Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Рамазан Абдулатипов белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Рамазан Абдулатипов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.

Рамазан Абдулатипов Казанга эш сәфәре белән килде, анда ул “Шәрык базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасында катнашырга җыена. Фестиваль 20-27 октябрьдә Казанда узачак, быел оештыручылар алты меңгә якын кунакны көтә, проектта дөньяның 25 дәүләтеннән һәм Россиянең 15 төбәгеннән 40 милли мәдәният вәкиле катнаша. Фестивальнең тантаналы ачылышы иртәгә Казан Ратушасында була.

Моннан тыш, Рамазан Абдулатипов КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары өчен лекцияләр уздырырга җыена.

Парламентта очрашу кысаларында Рамазан Абдулатипов Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең «Сто вершин Расула Гамзатова» китабын тапшырды, ул Дагыстанның халык шагыйре, публицисты һәм сәяси эшлеклесе Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән. Китапта Рамазан Абдулатипов укучыны шагыйрьнең иҗаты белән генә түгел, ә Дагыстан халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән дә таныштыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре