Фәрит Мөхәммәтшин: "Ришвәтчелек күрсәткече 10 проценттан 8,5 процентка калды"

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Республика күләм ришвәтчелеккә каршы яшьләр форумы"нда катнашты. Катнашучыларны сәламләп, ул Татарстанда ришвәтчелек күрсәткече кимүе турында белдерде.

- Соңгы 5 елда коррупциядә тотылган татарстанлылар саны кими. Бу начар күрсәткеч түгел. Чарага әзерләнгәндә, мин бик күп материаллар анализладым һәм узган ел белән чагыштырганда ришвәтчелек күрсәткеченең 10 проценттан 8,5 процентка кимүен ачыкладым, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәрит Мөхәммәтшин

Көн хәбәре