Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утыршында “2023 елга, 2024-2025 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы закон проектын тикшерделәр.
Доклад белән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда республика бюджетының керем өлеше 426,9 миллиард сум (аны 54,6 миллиард сумга арттыру күздә тотыла) тәшкил итәчәк. Чыгым өлеше – 456,6 миллиард сум (40,7 миллиард сумга арттыру фаразлана). Бюджет дефициты 15,7 миллиард сумга кимеп, 29,7 миллиард сумга тиң булачак.
Сөйләшү барышында депутатлар махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төп ярдәм чараларын бюджет хисабыннан гарантияләргә кирәк, дип тә белдерде. “Хәрби хәрәкәтләр зонасында якташларыбыз үзара очрашып сөйләшә һәм республиканың төрле районнарында гаиләләргә ярдәм чаралары аерылуын әйтәләр. Шуңа күрә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга төп ярдәм чаралары күрсәтүне бюджет хисабыннан тәэмин итәргә кирәк. Аерым алганда, сүз балалар бакчасына түләүсез йөрү, мәктәптә көнгә ике тапкыр бушлай ашату, гаиләне милеккә салымнан азат итү турында бара”, – диделәр утырышта.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бюджетта мөмкин кадәр тиегезлекне сакларга тырышканнар.
– Бюджет балансланган. Бүгенге шартларда без каһарманлыкка тиң адым ясыйбыз дип тә әйтергә мөмкин. Шуңа күрә закон проектын беренче һәм соңгы укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итәм, – диде ул.
Депутатлар бертавыштан ризалык белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез