Бу хакта Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы нәтиҗәләре буенча журналистлар белән аралашканда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Утырыш яңа төбәкләрне РФнең хокукый, социаль һәм транспорт системаларына интеграцияләүгә багышланган иде. Чараны Дәүләт Думасы спикеры урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин үткәрде.
Яровая, аерым алганда, Дәүләт Думасында яңа территорияләрнең махсус икътисади зоналарының кирәкле белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү өчен максатчан җыелма программаларында катнашу мөмкинлеген күздә тоткан закон проекты каралуын искә төшерде.
Яцкин кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре яңа төбәкләр өчен мөһим әһәмияткә ия булуы белән килеште. Ул шулай ук яңа территорияләрнең алдан баручы социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыруга игътибар итте.
Фәрит Мөхәммәтшин, беренче чиратта, сүз яңа төбәкләр халкына ярдәм итү турында баруын билгеләде. Аның сүзләренчә, Татарстан Луганск төбәгендәге шефлык алган шәһәрләргә азык-төлек, беренче кирәк-ярак әйберләре, төзелеш материаллары, техника һәм автомобильләр җибәрә. Җирле администрацияләр ТР хакимияте белән туры элемтәдә тора.
«Болар барысы да битараф булмаган татарстанлыларның даими ярдәме белән эшләнә. Бу эш 175 милләт вәкиле яшәгән Татарстанның күп милләтле халкын тагын да берләштерә һәм тупландыра. Россия Закон чыгаручылар советы президиумының бүгенге утырышы безнең гамәлләребезнең хаклы булуын гына раслады», – дип белдерде ул.
Төрле объектларны торгызу буенча эшләр алып барыла. Ике ел эчендә ике күпфункцияле үзәк, Лисичанск үзәк район хастаханәсе, дүрт гомуми белем бирү һәм бер спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар бакчасы һәм башка берничә учреждение ремонтланып файдалануга тапшырылган. Җылыту сезонына күп кенә күпфатирлы йортлар әзерләнгән, махсус техника һәм ашыгыч ярдәм машиналары тапшырылган.
Бер ел элек Татарстан Республикасы белән Запорожье өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. 2017 елда Татарстан Дәүләт Советлары һәм Кырым арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде, дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, Татарстан яңа субъектлар вәкилләре өчен мәгариф проектларында актив катнаша. Бу елның ноябрендә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Кырым Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре хезмәткәрләре өчен территорияләр үсешенең уңышлы тәҗрибәләрен өйрәнү буенча беренче семинар узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез