Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның урман хуҗалыгы торышын югары бәяләде

Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Анда министрлыкның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш башланыр алдыннан республика парламенты башлыгы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белән берлектә ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм казанышлары күргәзмәсен карады. Фәрит Мөхәммәтшинга урман хуҗалыгының федераль дәүләт мәгълүмат системасы, мәгълүматлаштыру, урман үсентеләрен цифрлаштыру буенча эш йомгаклары турында сөйләделәр.

Төп доклад белән республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республикада урманнарның 1,3 млн гектар мәйданны биләвен әйтте. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру буенча план күрсәткече 100% ка үтәлгән. Урман фонды территориясендә 2 мең 700 гектардан артык мәйданда урманны торгызу эшләре башкарылган. «Узган ел буена урманнар өчен 11,5 мең килограммнан артык орлык әзерләнде, аларның 665 килограмы ылыслы орлыклар», – дип билгеләп үтте министр.

Равил Кузюров үз чыгышында Урман корткычларына – каршы көрәш чаралары турында сөйләде. 2025 елда урман үсентеләренә куркыныч янамый, зарарлы организмнар санын юкка чыгару буенча чаралар үткәрү таләп ителми диде министр. Төп бурычлардан министр урман мәйданнарын арттыруны, шулай ук урманнарда федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыруны, урманнарны саклауны тәэмин итүне билгеләп үтте.

Дәүләт урман инспекторлары узган ел 37 мең тапкыр урманнарны тикшергән һәм 69 контроль чара үткәргән. “Нәтиҗәдә урман законнарын бозуның 164 очрагы ачыклана, урман фондына китерелгән зыян күләме 51 млн сумнан артып китә. Хокук бозуларга гаепле затларның 94% ачыкланган,ә килгән зыян өчен түләтү – 99,7% җиткән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин министрлыкка башкарылган эшләре, шулай ук депутатлар корпусы белән тыгыз элемтәдә торулары өчен рәхмәт белдерде. Мәсәлән, парламент башлыгы шундый мисалларның берсе итеп урман үсентеләрен сату-алу шартнамәсе нигезендә дәүләт учреждениеләренең агач әзерләү хокукын беркетүгә юнәлдерелгән «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон проектын атады.

«Мин министрлыкка, урманчыларга сезнең тармакка кагылышлы законнар әзерләүдә актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләреннән башлыйм. Кабул ителгән законнарның гамәлдә булуы, эшләве мөһим – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дөресен генә әйткәндә, урманнар – Аллаһы тәгалә бүләге, гөмбәләр, җиләкләр, урман массивлары кебек үк, алар экология, кеше яшәеше белән тыгыз бәйле. Үсештә булган икътисады һәм сәнәгать предприятиеләре белән дан тоткан безнең республикада да урман үстерү – бу бик мөһим миссия».

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, системалы эш нәтиҗәсендә янгын куркынычы булган сезонда да урманнарны зур янгыннардан саклап кала алганнар. «Бу сезнең казаныш, янгыннарга, законсыз урман кисүгә юл куймау, республикабызның урман фондын саклау, бу 4 миллионнан артык татарстанлыга тотрыклы тормыш шартларын тәэмин итү мөмкинлеге бирә, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Урманнарга карата игътибарсыз һәм саксыз мөнәсәбәттә булсак, без аны югалтырга мөмкинбез».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре