Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларын, ветераннарны, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын җыйдылар.
Республика Рәисе, парламент депутатлары, Татарстан Хөкүмәте исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны Ватан Геройлары бәйрәме белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрик итте. Бәйрәм тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та катнашты.
«Быел бәйрәм федераль һәм республика дәрәҗәсендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей елында үткәрелә. Бу истәлекле дата безгә тарихи дәвамлылык, Ватан хакына батырлык һәм каһарманлыкның мәңгелек кыйммәте турында искә төшереп, үзенчәлекле мәгънәгә ия. 2007нче елдан башлап 9 декабрь дәүләт дәрәҗәсендә Россия Геройларын, Хезмәт Геройларын, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Сугышчан Дан Орденының һәм Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын искә алу һәм хөрмәтләү көне итеп билгеләнде. Татарстанда бу мактаулы исемлеккә барлыгы 439 Ватан Герое исеме кертелгән», – дип белдерде ул.
Хәзерге вакытта Татарстанда 16 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Герое, 3 Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, 2 Хезмәт Герое яши.
Шулай ук тантана барышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Җиңү» Россия оештыру комитетының истәлекле медальләре тапшырылды. Бүләкләргә ТР «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе башлыгы, «Россия ветераннар берлеге» Гомумроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «ТР Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков лаек булдылар.
Аннары патриотик тәрбиягә һәм эзләнү эшенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе «Хәрби дан клубы» рәисе Михаил Черепанов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина, «Хәтер китабы» мемориалы мөдире Ольга Гришуковага да медальләр бирелде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт ирештерелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез