Фәрит Шәйхетдинов: «Тагын кемдә шундый көрәш бар?»

Көчле кешегә акыл кирәкме? Батыр исеме кайчан кадерлерәк булган? Көрәшнең киләчәге өметлеме? Келәмдә уңышка ирешеп, келәмдә дә, гаиләсендә дә чемпион егетләр тәрбияләгән Фәрит Шәйхетдинов белән 70 яшьлек юбилее алдыннан аның тормыш кагыйдәләрен барладык, көрәш турында сөйләштек. 

Келәмсез көрәш

Көрәш белән мавыгу нәселдән килгән дип әйтә алмыйм. Дәү әтинең дәү әтисе Хәлиулла бабай көрәшче булган дип беләм. Дәү әти сөйләгәне хәтердә: «Картайганчы көрәшкән, 120 кило авырлыкта булган. Сабан туенда бөтен кеше көрәшеп бетереп, араларыннан иң көчлесе калгач, шуңа каршы чыккан. Аны да күтәреп сала торган булган».

Безнең урам бер генә яклы булса да, малай-шалай күп иде. Гаилә саен 5–6 бала бит. Бездән 3–4 яшькә зуррак Мәгъсүм исемле малай бар иде. Абыйсы Казанда Фәрит Мадьяровка самбога йөри икән. «Абый күрсәтте», – дип безне ала да сала, ала да сала бу. Мин еламаска тырышам, түзәм. Шулай итеп, әкрен генә үзем дә яңа алымнар өйрәнәм. 1966 елда күрше авыл Сабан туенда бил алышканым истә. 5–6 малайны еккач, үземнең бик үк төшеп калган кеше түгеллегемне аңлый башладым. Келәме дә юк, шартлары да, әмма теләк зур иде. Көч күп булсын дип герен дә, үзебез ясап, штанганы да күтәрдек. Эш тә күп эләкте. Мал күп иде, бишәр сыер тоткан чаклар булды. Печән алып кайтырга, кукуруз арасынан чүп үлән җыярга кирәк. Башка малайлар алты тапкыр барса, мине җиденчесенә чыгып китә идем. Спортта да шул үҗәтлек ярдәм иткән, күрәсең.

17 яшемдә Казанга терәлеп торган, ул вакытта Биектау районына кергән Брикетный бистәсендә яшьләр арасында Сабан туе батыры булып калдым. Зурлар арасында иң көчле дүрт кеше арасына кердем. 1971 елның 25 июне дип истә калган. Чөнки ул көнне мәктәптә чыгарылыш кичәсе иде.

Беренче елны укырга керә алмадым. Эшкә урнаштым. «Динамо»да авыр атлетика белән шөгыльләнә башладым. Сыйныфташым Зөфәр чакыргач, пединститутта грек-рим көрәшенә барып карадым. Башта алмадылар, киләсе елда институтка керәм, дигәч кенә ризалаштылар.

Карама буена

Без кечкенә чакта спорт төрләре аз иде. Көрәш, штанга – көчле спорт төрләренә тартылдык. Замана үзгәрә. Хәзер кеше алдында үзеңне күрсәтү, ялтырау, интернетта утыру модага күбрәк кермәде микән? Егетләр зур булып үсәләр, ә физик яктан, гафу итегез, эшкә яраксыз. Аларның илне саклыйсы бар бит.

Спортка ничек тартырга? Күп нәрсә әти-әнидән тора. Матди яктан тәэмин итү генә түгел, сәламәтлек, физкультурага һәм спортка да игътибар кирәк. Рухи яктан да әзерлик улларыбызны. Иң мөһиме – спорт белән шөгыльләнгән кеше үскәч тә сәламәтлегенә битараф булмаячак.

Мин үскәндә безнең авылда 1200 кеше яши иде. Хәзер 500дән азрак. Бер сыйныфта 104 бала иде. Хәзер бөтен мәктәбенә 70–80 бала. Көрәш авыл спорты булып саналды. 1970 нче елларда «Казаньхимстрой»да беренче көрәш секциясен Гайнетдин абый Мөхәммәдиев ачты. Казандагы бөтен көчле егетләр шунда җыелды. Хәзер һәр авылда диярлек спорт залы, келәме бар. Әмма көрәшергә кеше аз. Балтач, Кукмара районнары ни өчен һәрвакыт лидерлар арасында? Чөнки авылларында халык саны күп. Турыдан-туры бәйләнеш. Төп сәбәпләрнең берсе шул. Икенчедән, хәзер һәрбер район үзәгендә бассейн, Боз сарае бар. Бала-чага уен төрләре кызыграк тоела. Көрәшкә авыррак тартылалар. Әмма шәһәрләрдә эш күп әле. Казанны алсак, һәрбер районда көрәш мәктәбе булырга тиеш. Бер караганда җиңел генә мәсьәлә кебек. Ә хәл иткәндә, өскәрәк менгән саен мәшәкате арта. Акчасы, тегесе-монысы дигәндәй. Әмма бу эшне татарны саклау, күтәрү дип алсак, акчаны башкача санарга кирәк.

Талант, тырышлык һәм акыл

Келәмдә уңышка ирешү өчен талант кына җитми. Рухи яктан омтылыш, үҗәтлек тә булырга тиеш. Тырышлык мөһим. Тренерыбыз Мәгазь Сәхәбетдинов әйтә иде: 1 процент талант, 99 процент тырышлык кирәк, дип. Проценты буенча килешмәсәм дә, тырышлыкның өстен булуы белән килешәм. Таланты булып та, тырышлыгы булмау аркасында югалган егетләрне күп күрдем. Карыйсың, турникта да күтәрелә алмый, бөгелә дә алмый, тимер-томыр да күтәрә алмый. Тырыша торгач, талантлырак саналганнарны узып китә. Тренерның да роле бик зур. Аларның белемлесе бар, белемсезе. Кеше белән эшли белү, балаларны җәлеп итү сәләте кирәк. Акыл да кирәк, әләбәттә. Башың эшләмәсә, көндәшең  алымына ничек каршы торасың? Аны бит мизгел эчендә уйлап өлгерергә кирәк.

Батыр исеме

Безнең вакытта да, хәзер дә келәмдә – ике куллы, ике аяклы, ике колаклы кешеләр. Дөрес, хәзер буйлары озынрак. Гәүдәләре авыррак. Ашау яхшы бит.

1977 елда 80 килолы категориядә бил алышам. 35 кеше идек. Ике оттырышка кадәр бил алышабыз. Күз алдына китерәсезме: өч көн буе көрәштек, әмма ярышны тәмамлый алмадык. Финаллар дүшәмбегә калды. Хәлиткеч алышта Михаил Минеев белән туры килдек. Муса Җәлил бәйгесен өч тапкыр откан кеше. Аны җиңгәч, залның бер почмагына барып утырып еладым. Иң истә калган җиңү шул булды. Мактау грамотасы бирделәр. Аның да хәзерге кебек рамкасы юк. Медаль дә юк. Әмма бәясен әйтеп бетереп булмый. Ә хәзер? Бүләгенә карыйлар. Шөкер, миңа да ике машина отарга насыйп булды. 1997 елда Киров районы Сабан туенда, 1998дә Яшел Үзәндә бәхет елмайды. Ул вакытта 40тан узган идем инде. Көрәшкән вакытта күңелсез вакыйгалар да булды. Әмма үкенмим. Чөнки мин әле дә көрәштә.

Шәкертләр

Улларымның бил алышканын күзәтү иң авыры булды. Берсендә мин – баш хөкемдар, ә улым Фәнил финалда көрәшә. Дөрес хөкем итмәгәннәрен күреп торам, әмма барып сүз дә әйтеп булмый. Дөрес аңламаячаклар. Ул якка карамаска тырышам, ә йөрәктә нинди утлар уйнаганын үзем генә беләм. Олы улым Фәнис зур җиңүләр яулаган Фирдүс Зәйнулиннар белән көрәшеп үсте. Ә кечесе башта көрәште, аннары укуга күбрәк игътибар бирде. Биш оныгым бар, икесе малай. Аркалары ныгысын әле. Пенсиягә киткәч, бәлки, алар белән шөгыльләнермен.

Минем кул астындагы егетләр әле дә искә ала: «Фәрит абый хөкемдар булганда кот алынып тора иде. Чөнки бездән күбрәк таләп итте». Тормыш бит көрәш белән генә бетми, гадел булырга, кеше булып калырга кирәк.

Шөкер, үземдә ачылып бетмәгәнне укучыларыма бирә алдым. Шуңа күрә үкенмим дә. Горький паркында узган ярышта бер келәмдә – яшьләр, икенчесендә зурлар бил алыша. Илгиз Гайнуллин финалда көрәшә. Мин ята-ята нидер аңлатам, ярдәм итмәкче булам. Кемдер аяктан тарта, ә мин борылып та карамыйм. Баксаң, мине икенче келәмдә көтәләр, инде кисәтү дә бирергә өлгергәннәр икән.

Татар көрәшенең киләчәге

Әйтәләр бит әле: максатның булдыра алмаслыгын билгеләргә кирәк, дип. Булдыра алганы үзеннән-үзе килә. Татар көрәшен Россия, дөнья күләменә чыгара алсак, яхшы булыр иде, дип әйтә идек. Чыгабыз кебек. Шул дәрәҗәне тотарга, тагын да күбрәк эшләргә иде. Универсиада, БРИКС Уеннары, дөнья чемпионатлары уздыру бик кирәк. Без көрәшкәндә мондый әйберләр башка да килмәс иде. Ярышлар уздыру гына җитми. Ил төбәкләрендә секцияләр оештырасы, тренерлар әзерлисе бар. Дөнья күләменә чыгу өчен ким дигәндә 30–40 илдә татарча көрәш белән кызыксынучылар, шөгыльләнүчеләр кирәк. Японнарның бөтен дөньяга билгеле дзюдосы бар. Ә безнең татарча көрәш матуррак та әле! Тагын кемдә шундый көрәш бар?! Горурланыйк, булганны саклыйк, үстерик. Көрәшне үстерү – милләтне юкка чыгудан саклау дигән сүз. Бу – Хөкүмәтебез ярдәмендә башкарыласы эш.

Безнең белешмә

Шәйхетдинов Фәрит Сәгытдин улы. Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылында туып-үскән. Көрәш буенча Татарстан, Россия чемпионы, Муса Җәлил бәйгесе җиңүчесе. РСФСРның спорт остасы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган тренеры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре