Фәрхәт Хөснетдинов: «Безнең белгечләргә илдә тиңнәр юк»

Быел Россия фәне көнен билгеләп үткәндә, Болгар ислам академиясе дә узган елдагы эшчәнлегенә зурлап йомгак ясады. Шул уңайдан уку йорты ректоры Фәрхәт ХӨСНЕТДИНОВ белән әңгәмә кордык, укучыларыбызны кызыксындырган бик күп сорауларга җавап эзләдек.

 – Фәрхәт Госманович, еллык эшчәнлеккә фән көненә бәйләп анализ ясагач, димәк, бу юнәлештә зур уңышлар бар дигән сүзме?

– Сүз дә юк, алга китеш бар. Минемчә, елның иң мөһим алгарышы дип диссертация советы утырышын атап була. Анда академиянең өч докторанты «ислам фәннәре докторы» дәрәҗәсенә лаек булды. Шулай ук академия фәнни-мәгариф һәм аңлату чаралары уздырды, максаты – туган илебездә теология мирасын яңарту һәм популярлаштыру өчен интеллектуаль потенциалны берләштерү. Алар арасында «Россия мөселманнарының дини мирасы» VI Болгар форумы, абитуриентлар өчен «Мөселман дин белгече: яңа буын» VIII җәйге мәктәбе һәм «Мәдәниятләр Болгар диалогы: гаилә заманча яшьләр кыйммәтләре системасында» халыкара җәйге мәктәбенә аерым игътибар бирелде. Бу чаралар яшьләр арасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде. Шулай ук академия цифрлы трансформация буенча актив эшен дәвам иттерә.

– Моннан ике ел элек Татарстан Конституция Суды рәисенең бөтенләй башка өлкәгә – Болгар ислам академиясен җитәкләргә китүе күпләр өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Үзегез бу тәкъдимне ничек кабул иттегез?

Бу хәл үзем өчен дә гаҗәбрәк булды. Академия, чыннан да, бик үзенчәлекле. Бу вакыт эчендә барлык нечкәлекләрне аңлап бетерү җиңел түгел. Әмма төп әйберләргә тиз төшендем. Команда белән бергәләшеп яңа максатлар куйдык, планнар билгеләдек. Шулай ук гамәлгә куючыларыбыз, партнерларыбыз, дөньяви һәм ислам вузлары җитәкчеләре белән актив эшлибез. Алар нинди мәсьәләләргә игътибар бирергә кирәклеген күрсәтеп торалар, ярдәм итәләр, киңәш бирәләр.

– Бер караганда, кеше ышанмаслык хәл кебек инде: сез бит – бүген ректор гына түгел, студент та. Россия ислам институты теология факультеты шәкерте. Ни өчен мондый адымны ясарга булдыгыз? Сезнеңчә, дини уку йортын җитәкләгән кеше, һичшиксез, дини юлда булырга тиешме?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә: «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», – дигән. Шуңа күрә укырга беркайчан да соң түгел. Балачактан алып хәзерге көнгә кадәр төрле хәлләрдә, төрле шартларда тормышым дингә бәйле булды. Кеше һәрвакыт үсешкә омтылырга тиеш дип уйлыйм.

– Үсеш дигәннән, академия эшчәнлеген үстерүгә финанс нинди чыганаклардан килә?

– Без академиянең гамәлгә куючылары белән бик тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Академиянең бюджеты гамәлгә куючылар советы утырышында раслана һәм хәйрия хисабына гына формалаша. Гамәлгә куючылар советы әгъзалары да әлеге эштә актив катнашалар: кемдер финанс ягыннан ярдәм итә, кемдер белем бирү эшчәнлегендә катнаша. Мисал өчен, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды хисабына күптән түгел генә күпфункцияле спорт мәйданчыгы сафка басты. Икенче мисал: укытучылар, хезмәткәрләр, студентлар һәм кунаклар өчен академия территориясендә 50 автомобильгә исәпләнгән машина кую урыны төзелде.

– Сез килгәндә, академия нинди хәлдә иде? Студентлар нинди шартларда яши?

– Академия бик яхшы хәлдә, андагы тәртипне безнең хезмәткәрләр төгәл күзәтеп тора. Студентлар һәм укытучылар заманча кампусның уңайлы, бер урынлы номерларында бушлай яшиләр, өч тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук академия эмблемасы төшерелгән көндәлек һәм тантанага кия торган киемнәр алалар. Белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары да үткәрелә. Студентларыбыз Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Марокко, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдә ел саен стажировка узалар. Шулай ук төрле төбәк, бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

– Академиягә кемнәр укырга керә ала? Монда бары тик югары ислам белеме белән генә кабул итәләрме? Студентлар тагын ниләр белергә тиеш?

– Академия – ислам мәгарифенең иң югары баскычы. Мәдрәсәдән соң Россиянең теләсә кайсы ислам вузына укырга керергә мөмкин, ә алга таба безнең академия – иң югары нокта. Ягъни мәдрәсәдән соң ук академиягә укырга керү мөмкин түгел. Укыту өчен ике юнәлешебез бар: магистратура һәм докторантура. Магистратурага керү өчен югары белем бакалавриаттан түбәнрәк булырга тиеш түгел һәм гарәп телен камил белергә кирәк. Ә докторантурага керергә теләүчеләрнең магистр яки махсуслашу дипломы булуа һәм шулай ук гарәп телен камил белүе кирәк, чөнки докторлык диссертациясен ул гарәп телендә язарга һәм якларга тиеш булачак.

– Болгар ислам академиясе сафка басканда ук, гамәлгә куючылар һәм Президент тарафыннан, уку йортын халыкара дәрәҗәгә күтәрергә, дигән йөкләмә бирелгән иде. Бу йөкләмә үтәләме?

– Болгар шәһәрендә ислам дине 922 елда кабул ителгән. Бу зур символик мәгънәгә ия. Рәсми төстә ислам динен кабул итү безнең төбәкнең, халкыбызның тарихын бөтенләй икенче юнәлешкә кертеп җибәрә, яңа югарылыкка күтәрә һәм бу иң төп этапларның берсе була. Шушы тарихи факторларга бәйле булганга, Болгарда академия төзелү мантыйкка туры килә.

Бездә чит ил студентлары да укый. Алар арасында Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Белоруссия кебек БДБ илләреннән килгәннәре бар. Шулай ук ерак чит илләрдән – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Йәмән кебек илләрдән дә студентлар укый. 70 процентка якыны – татарлар. Барлык чыгарылыш укучылары диярлек дини оешмаларда, югары ислам һәм дөньяви уку йортларында эшли. Аларның тикшеренүләре һәм фәнни эшләре башка студентлар, мәдрәсә һәм белем бирү учреждениеләре тарафыннан өйрәнелә, бу исә ислам фәне һәм мәдәниятенең үсешенә яңа мөмкинлекләр ача.

Болгар ислам академиясен чит илләрдә беләләр, хезмәттәшлек итәләр. Без PHD докторларын (иң югары академик дәрәҗә, «философия докторы») әзерлибез. Кайбер илләр безнең дипломны таныдылар. Мәсәлән, Миродил Хәйдәровның академиядә алган дипломы Үзбәкстан дәүләте тарафыннан PHD дәрәҗәсендә танылды. Ул хәзер дәүләт структураларында, югары урыннарда эшли. Безнең магистрлар һәм докторлар көндәшлеккә сәләтле дип тә әйтә алам. Россиядә безнекеләрдән дә көчлерәк белгечләр юк. БДБ илләренең күп кенә югары уку йортлары нәкъ менә безнең академиягә йөз тота. Башка җирләрдән тәҗрибәбезне өйрәнү өчен еш киләләр. Ә абруйның алга таба үсеше һәм академияне гомумдөнья контекстында тану мәгариф программалары һәм уку йортының фән өлкәсендә ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвенә бәйле булачак.

– Академия ачылгач та, башта белем бирү гарәп телендә булыр, дигәннәр иде. Моны, чит илләрдән белгечләр чакырырга кирәк булачак, дип аңлаттылар. Хәзер хәлләр ничегрәк? Студентлар татар телен өйрәнәме?

– Академиядә белем бирү процессының 80 проценты гарәп телендә алып барыла, чөнки Коръән һәм барлык ислам белемнәре безгә шушы телдән килгән. Укыту өчен югары ислам югары уку йортларыннан профессорларны да җәлеп итәбез. Соңгы вакытта академиядә БДБ илләреннән, Төньяк Кавказ, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килгән студентларның саны шактый артты. Алар арасында татар телен белмәүчеләр күп, шуңа күрә татар телендә белем бирелми.

– Академиянең халык күпләп яшәгән урыннан ерак урнашуы турында төрле фикерләр бар. Сез бу хакта ничек уйлыйсыз?

– Болгар Ислам академиясе, чыннан да, зур шәһәрләрдән һәм башкаладан ерак урнашкан. Әмма бу уку процессы һәм фәнни-тикшеренү эшләрен тирәнәйтү өчен идеаль шартлар тудыра. Биредә студентлар үз тикшеренүләренә күбрәк игътибар бирә ала. Табигать, тынычлык һәм тынлык продуктив уйларга ярдәм итә, магистрантлар һәм докторантларның потенциалын тулысынча ачарга мөмкинлек бирә. Академиянең уникаль атмосферасы лидерлар һәм галимнәр формалаштыруга ярдәм итәчәк. Алар ислам фәне һәм мәдәнияте үсешенә әһәмиятле өлеш кертә алырлар дип өметләнәбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре