Фата түгел калфак. Бүгенге туйларда йола-гадәтләргә урын бармы?

Җырчылар, биючеләр, утлар, шоколадлы фонтаннар, салютлар... Заманча туйларда әллә ниләр күрергә мөмкин. Билгеле, һәр пар тәүге гаилә бәйрәмен хыялындагыча, кабатланмас һәм истә калырлык итеп оештырырга тырыша. Кунакларны шаккатыру турында да онытмыйлар. Менә шулар арасында йолаларга, гореф-гадәтләргә урын каламы? Бүгенге яшьләр арасында милли туй уздыручылар бармы? «ВТ» әнә шуны белеште.

Сандык түгел, чемодан

«Бирнә сандыгы» сүзтезмәсен инде күптән өлкәннәр авызыннан гына ишетәбез. Хәзер кияү йортына кәләш сандык белән түгел, заманча чемодан тәгәрәтеп килә. Эчендә исә – кияү һәм аның туганнарына бүләк түгел, ә үз киемнәре. Кыз озату, кыз сорау кебек матур йолаларны да искә алучы сирәк. Болар, имеш, вакытны юкка сарыф итү генә.

–  Август аенда улымның туе. Шуңа әзерләнәбез. Бик теләсәк тә, туй көнне кыз алырга бармыйбыз, – дип сөйләде Арчада яшәүче Альбина Сабирова. – Машиналарны матур итеп бизәп, дус-туганнар бергә җыелып, кыз өенә барырбыз, уеннарда катнашырбыз, кызны «сатып алырбыз» дигән идек. Яшьләр: «Фотосессиягә вакыт аз кала, өлгермибез», – дип каршы килделәр.

Яшьләр язылышу тантанасын да туйның банкет өлешендә генә уздырырга җыена. Хәзер шулай бит: ЗАГС органнарында алдан ук язылышып, рәсми кәгазьне алалар да туй мәҗлесендә «уен» күрсәтәләр. Килен төшерү йоласы да үткәрелми. Фотосессиядән соң, туры банкет залына кайтачаклар. «Киленне мендәргә бастырып, авызыңа бал да май», – дип тә әйтмим. Яшьләр кирәкми, диде. Хәзер бөтен нәрсә дә башкача бит. Яшь пар матур фото һәм видео артыннан куа», – ди кияүнең әнисе.

Туйның төп яңалыгы: бәйрәм тортын яшь парлар үзләре бизәячәк. Хәзер ике катлы зур тортка кияү белән кәләш җиләкләр тезә дә шуны кисеп кунакларга тарата икән. Модасы шундый, ди.

«Табында – ит, бәрәңге...»

Өч көн, өч төн. Элек туйларны әнә шулай озак бәйрәм иткәннәр. Ярты ел алдан кафе һәм ресторан залын белешәсе юк – туй кияү өендә үткән. Алып баручы белән дә сөйләшергә кирәкми – кияүнең якын дусты менә дигән мәзәк остасы. Әллә ничә йөз мең сум түләп атказанган артистларны чакырырга кирәкми – табын янында утырган һәр кунак гармунга кушылып җырлый белә һәм артистлардан кимен куймый. Урта буын кешеләренең кайсыннан гына сорама, туй дигәндә, шулай дип җавап бирәчәкләр. Яшел Үзәндә 32 ел бергә гомер итүче Энҗе һәм Хәбир Маннановлар да шундый фикердә.

– Хәзерге заман туйлары безнең чорныкын уздыра алмый инде. Беренче көнне өлкәннәр белән бәйрәм итәсе, икенче көнне – яшьләр, өченчедә дус-туганнар кабат җыелыша. Кеп-кечкенә йортка 50–60 кеше сыйган. Хәзер 150 кешелек залга 120 кеше җыелса, кысан, сулыш алырга кыен. Табында – ит, бәрәңге, кәбестә салаты, чөгендердән винегрет, тозлы кыяр һәм помидор. Һәр килгән кунак тамак туйдырып кайтып киткән. Артыгын кыланмаган, – дип искә ала гаилә башлыгы. – Туйга бөтен авыл җыела иде, хәзер күршесен дәшмәгән парлар да күп.

«Безнең чорда сандыгы да, бүләге дә бар иде», – дип сүзгә кушылды Энҗе апа. Аның бирнә сандыгы әле дә төп йортта тора икән. «Сандык – хатирә ул. Балаларыбыз тугач, кулларына киерткән беләзек, аларның беренче тырнак һәм чәчләре дә шунда саклана», – дип елмая ул.

– Ул чакта «выкуп» дигән нәрсә юк иде. Кайнанамның мине мендәргә бастырып, бал һәм май каптырганын ачык хәтерлим. Киленне каршы алу йоласы үтәлгән, димәк. Бирнәгә исә юрган һәм мендәрләр белән олы якка тюль дә алып килгән идем, – дип хәтер йомгагын сүтте Энҗе ханым.

Миллилеккә урын бар

«Элек» һәм «хәзер» дигән чагыштыруны һәр чор арасында да үткәрергә мөмкин. Ни кызганыч, бүгенге туй мәҗлесләрендә йола һәм гореф-гадәтләргә, миллилеккә урын аз бирелә. Шулай да, беренче гаилә бәйрәмнәрен милли рухта үткәрергә теләүче парлар да юк түгел. Мамадышта яшәүче Гөлгенә Маннанова (исеме үзгәртелде. – Авт.) һәм аның сөйгәне Рүзил – шундыйларның берсе. Яшь парлар әлегә очрашып кына йөрсәләр дә, туй мәҗлесләренең нинди булачагын күптән күзаллыйлар. Кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршы алачак. Мәҗлес башланганчы һәркем чәкчәктән авыз итәчәк. Аннары исә туй татар халкының милли җыр-биюләре белән үрелеп барачак.

– Рүзил әле миңа тәкъдим дә ясамады, ләкин без туебызның нинди булачагын  төгәл беләбез, – дип көлә Гөлгенә. – Мин никтер әлеге бәйрәмне нәкъ шундый итеп күз алдына китерәм. Дөбер-шатыр биюләрсез, мәгънәсез җырлардан башка гына. Узган ел дусларыбызның туйларында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең чыгышын күреп, «аһ» итеп кайткан идем. Рүзилгә: «Без дә өйләнешкәндә аларны чакырырбыз», – дидем. Ул да ошатты.

Үз туйларында әле югалып бетәргә өлгермәгән кыз озату һәм килен төшерү йолаларын үтәргә кирәк дип саный яшьләр. «Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә, дип юкка әйтмиләр. Туй – концерт карау урыны түгел, безнеңчә», – ди алар.

Концерт түгел

Хәер, кунакларның бәйрәмгә концерт карарга килүләре дә сер түгел. Конвертыңа хәлеңнән килгәнчә «бүләк» саласың да ашыйсың-эчәсең, җырчыларның чыгышларын карап, килгәнең өчен зур рәхмәтләр ишетеп кайтып китәсең. Мәҗлесләр алып баручы Рәсим Фасыйхов әнә шулай ди.

– Туй мәҗлесләренә хәзер гореф-гадәтләрне кертергә тырышмыйлар, чөнки ул әйберне никах вакытында эшләдек инде, диләр. Минемчә, туй – ашау-эчү бәйрәме генә түгел, ә элеккеге йолаларны бераз булса да кунакларга күрсәтү дә. Берара әлеге йолалар гомумән югалып торган иде, хәзер, киресенчә, яшь парлар бәйрәмнәрендә элеккеге җырларны ишетергә, матур милли киемнәрне күрергә тели. Болар бит килгән кунакларга да кызык. Мәҗлескә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка почмакларыннан да туганнар кайтырга мөмкин. Алар бит килен күчтәнәче дип тәкъдим ителгән чәкчәк, баллы төш, гөбәдиягә дә шаккатып карап утыра, – ди алып баручы. – Мәҗлескә җырчы чакыралар – монысы инде «мода». Хәзер туйга барыр алдыннан яшь парлардан: «Кайсы җырчы килә?» – дип сорау да гадәти күренеш. «Концерт» озакка китсә, алып баручыга вакыт та, эш тә калмый. Мин үзем кунаклар белән эшләргә, аларны сөйләштерергә, җырлатырга, уйнатырга яратам. Мәҗлес кунаклары арасында да менә дигән җырчы һәм биюче, мәзәк сөйләүчеләр очрый.

Алай да миллилек фанатлары бар, дигән фикердә Рәсим. Шәхсән үзенә шундый парның никах туен үткәрергә туры килгән. Хан һәм ханбикә киемен кигән кияү белән кәләш көймә белән Кабан күле ярына килеп туктый. Аларны милли уен коралларында уйнап, җыр башкарып, ансамбль сәламли. Аннары яшь парлар тирмәгә (юрта. – Авт.) кереп китә. Анда исә кызның чәчен үрү йоласы күрсәтелә. Баксаң, кияүгә чыгучы кызның бер толымга үрелгән чәчен сүтеп, ике толымга үрү йоласы бар икән.

– Бу йола турында беренче ишеттем. Күзәтергә кызык булды. Кунаклар да бик кызыксынып карап утырдылар. Туйга килеп, шундый белем белән кайтып кит әле син! – дип көлә алып баручы.

Рәсим Фасыйхов исә һәр бәйрәмгә тугры дустын – баянны «ияртеп» йөри. Туймы, юбилей мәҗлесеме – кирәге чыкмый калганы юк. Татар халкы гомер буе җырлап яшәгән. Кайгыда да, шатлыкта да җырлаган ул.

– Хәзер туйдан «шоу» ясарга яраталар. Шаккаттырырга тырышалар. Социаль челтәрдә берәр яңалык күрәләр дә, «Минем туйда да булырга тиеш», – диләр. Барабанчы булсынмы, шоколадлы фонтанмы, ялтыравыклы портретмы – шуңа омтыла яшьләр. Мактану, уйнау башланды. Күрше белән күрше узышып койма кора бит, туйларда да нәкъ шулай. Проекторны кабызып, видео күрсәтәләр, «Поле чудес», «Кемнең миллионер буласы килә?» кебек уеннар уйныйлар. Кем өчендер кызыктыр, тик туйга экран һәм телефоннардан ял итәргә киләләр. Кунаклар телевизорны өйдә дә карый. Шуңа да бу күренешләр кешене ялыктыра дип уйлыйм.

Сүз уңаеннан, ел башында Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы милли туй уздыручы яшьләр өчен махсус грант программасы турында игълан иткән иде. Туй үткәрергә җыенган яшьләрнең дәүләттән 50–100 мең сум акча алу мөмкинлеге булачак. Төп шарт: мәхәббәт тантанасында милли мәдәният элементлары булырга тиеш. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы арада әлеге грант буенча конкурс игълан ителәчәк.

Сан

 * 2024 елда Татарстанда 22 меңнән артык пар никахлашкан.

* Татарстанда ир-атлар – 25–29 яшьтә, хатын-кызлар 18–24 яшьтә өйләнешә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре