«Сатып алучыны ашыктыру һәрвакыт хәтәр сигнал буларак кабул ителергә тиеш. Намуслы сатучыга ашыктыру, басым ясау кебек әйберләр хас түгел», – дигән белгеч.
Баранов әйтүенчә, «әбиләр схемасы» дигән төшенчә өлкән яшьтәге милекчегә генә дә кагылмый инде. Сатучы, хуҗасы берәү генә, юридик яктан «чиста», ашыгыч сатарга кирәк, шуңа күрә бәясе арзанрак, дигән булып, фатирга тагын кемнәрнеңдер хокуклы булуларын, башка әйберләрне яшереп калдырырга мөмкин.
Фатир хуҗасының, барысын да аңлап, үз теләге белән эш итүен белү генә түгел, инану кирәк. Торакның бүләк итү, мирас яки хосусыйлаштыру килешүе буенча күптән түгел генә кулдан-кулга күчүе бик тирәнтен тикшерүне таләп итә.
Фатирда кемнәрнең теркәлгәнлеге тикшерелмәсә, алыш-бирештән соң анда торакка хокуклы кешеләр калырга мөмкин, ә аларны чыгару – чиктән тыш кыен. Мошенниклар, «ашыгыч» дигән булып, ташлама тәкъдим итә, авансны тизрәк түләтеп кую ягын каера, документлар тикшерү вакытын ничек тә киметергә тырыша.
«Иң мөһим киңәш – бернинди дә ашыгычлыкка ризалашмаска. Торакны, сатучының кем икәнлеген, фатирның барлык документларын, аңа кемнәрнең хуҗа булып торганлыкларын – барысын да бәйнә-бәйнә тикшерергә кирәк», – дип йомгак ясаган Баранов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез