Ходай аңа сәләтне дә, сынауны да мул итеп биргән. Яман шеш белән авырып тавышсыз да кала, йөрәгенә катлаулы операция дә кичерә. Ләкин ул яши, җырлый. Сәхнәгә чыгып тамашачысына халкыбызның моңлы, озын көйләрен ишеттерә. Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов 15 сентябрьдә 70 яшь тутырды. Ул бүген дә егетләрчә җитезлек белән яңа җырлар яздыра, хыяллана, юбилей концертына әзерләнә. Җырчы яшәү көчен кайдан ала?
– Фердинанд абый, күпләр сезне Апас районының Чури Бураш авылы егете дип белә. Ә чынлыкта Мәскәү егете икән бит!
– Әти сугыштан кайткач Мәскәүгә барып урнашкан. Аннары ике сеңлесен алып киткән. Без аларны Чәчәк апа, Дәү апа дип йөртә идек. Дәү апаны мин соңыннан «мамочка» дип йөрдем. Чөнки мине әтиләр аңа калдырып авылга кайтып киткәннәр. Урамга чыгып киткәч адашмасын дип миңа өйрәткән адресны да хәзергә кадәр хәтерлим. Башта баракта яшәдек, аннары биш катлы йортка күчтек. Мәскәүдән дә әти-әни үзе түгел, безнең авылдан әти алып китеп урнаштырган Ләйлиҗиһан исемле бер апа кыш көне алып кайтты. Минем бала вакытта төшкән бер генә фото да юк. Барысы да «мамочка»да калды. Аның мин киткәндә идәнгә ятып елаганын яхшы хәтерлим. Авылда бер-ике генә көн тордым да әтинең икенче сеңлесенә – күрше Зур Күккүз авылына илтеп куйдылар. Көзгә кадәр шунда яшәдем. Миңа 9 яшь тула иде инде. Мәктәпкә барырга кирәк. Бер нәрсәм юк иде. Сугышка китеп үлгән Рахип абыйның ниндидер зур сумкасын тоттырдылар. Эченә дәфтәр, карандашлар салып, апага ияртеп мәктәпкә озаттылар. Мин Чури Бурашта мәктәпне бетергәнче 10 ел яшәдем. Аннары Казанга чыгып киттем.
– Мәскәүдән кайтканда татарча белә идегезме?
– Беренче сыйныфка укырга баргач та мин «Пусть всегда будет солнце» җырын җырладым әле. Аннары бик тиз татар җырларын өйрәндем. Күккүздә яшәгәндә мин урамга бик чыкмадым бит. Өйдә апаның балаларын караштым. Ә алар русча белми. Шуңа да татарчаны тиз өйрәндем.
– Сезгә шундый көчле тавыш кемнән бирелгән?
– Нәселдән. Әти дә баритон тавышлы, аны гел җырлаталар иде. Ул елларда өмә белән йорт салулар еш иде. Аннары аның «мәгәрич»е дә булган инде. Әтинең җырлаганы авылның икенче башында ишетелә иде. Әни: «Әтиегезнең тавышы ишетелә, барыгыз алып кайтыгыз», – ди иде. Без апа белән барып басабыз да әти шунда ук безнең белән кайта. Әнием дә җырлады. Аның абыйсы – Рахип Җиһаншин профессиональ җырчы. Аның пластинкалары да бар. Ул 1937 елдан ТАССР радиосында эшләгән. Аннан үз теләге белән сугышка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Мин дә кечкенәдән җырлап үстем. Беренче сыйныфта укый башлаганда йорт салырга әзерләнделәр. Өй тирәсендә бүрәнәләр бик күп иде. Мине шунда бастырып җырлаталар иде. Беренче сәхнәм – капка төбендәге бүрәнә булды. Әти минем «маймылланганны» бер дә яратмады. Аның күзенә генә карап торам. Мин гел эш кенә эшләргә тиеш идем. Җырларны Зәйтүнә апа өйрәтә, ул бик матур җырлый иде. Ә сыер савучы Гөлфинур апа «Яшь наратлар» җырын өйрәтте. Укырга кергәндә минем инде җыр дәфтәрем бар иде.
– Көчле тенор тавышлы булсагыз да, заманында сезгә бер танылган артист: «Тавышың юк һәм булырга да мөмкин түгел», – дигән. Соңыннан үзенең исенә төшермәдегезме?
– Мин аның юбилейларында да җырладым әле. Ул сүзләрне беркайчан да исенә төшермәдем. Ул аны хәтерләмәгәндер дә инде. Бу – аның хатасы. Соңыннан ишеттем, әлеге сүзне ул тагын берничә кешегә әйткән булган. Ә алар – зур җырчылар. Смоктуновскийны да бит театрга алмаганнар, Шаляпинны да хорга кабул итмәгәннәр. Кешедә җырлау сәләте була. Тагын кайбер кешеләрдә талантны күрә белү сәләте дә бар. Нәҗип Җиһановта кемнең кем икәнен тоя белү сәләте көчле иде. Минем үземнән дә сорыйлар: «Моңардан берәр нәрсә чыгар микән?» – диләр. Үземне Җиһанов белән тиңләмим, ләкин миндә ишетү, тою сәләте бар. Кемнән нәрсә чыгачагы тавышыннан, алган ноталарыннан, җырлау манерасыннан ук беленә. Бу ишетү, тоемлау сәләте бөтен кешедә дә булмый. Җыр сәнгате – зур фән ул. Безнең Венера Шәрипова, Фәхретдин Насретдиновлар консерваториядә укытып карадылар, укыта алмадылар. Ишетмиләр, ә үзләре бит – бөек җырчылар, укыту сәләте юк, аңлата алмыйлармы, ишетмиләрме? Монысы –икенче мәсьәлә.
– Балачакта йөрәккә кереп калган җыр нинди?
– Мәскәүдән кайткач, бер җыр өйрәндем: «Тәрәзә төбемнән гөлем, ай, югалды. Әйтегезче, дуслар, аны кем алды?» Әти: «Карак кергән инде, улым, урлаганнар», – дип шаярта иде. Кеше килгәч, җырларга кушса: «Әти, теге «карак»ны җырлыйммы?» – дип сорый идем. Озак кына авторы да билгеле булмады. Хәзер аны Георгий Ибушев җырлап йөри, бик яратып тыңлыйм. Ул авторларын да эзләп тапты. Шулай ук «Яшь наратлар», «Уракчы кыз» җырлары ул вакытта бик популяр иде.
– Сез бик күп онытылган җырларны халыкка кайтарган кеше...
– Мин Казан дәүләт консерваториясендә дә махсус программа белән укытылган кеше. Нәҗип Җиһанов: «Обкультурьте звук, голос не трогайте», –дигән. Татар җырларында фәлсәфә бик күп. Халык җырларын шактый гына эзләп таптым. Академик Мәхмүт Нигъмәтҗановның фольклор буенча җиде томлыгы бар иде. Шуннан күп җырлар алдым. Читтән алып кайткан «Алма-Атаның алмасы» җыры бар. Себер татарларыннан алып кайткан «Фатыйма» җыры да – шундыйларның берсе. Мин генә түгел, Илһам абыйлар да шулай ук кайда нәрсә ишетә – алып кайта иде. Гомумән алганда, татар халык җырларының бик азы гына фондларга эләккән. Максат Гомәров туплаган антологиядә 600 дән артык татар җыры эшләнмичә аның өстәлендә ята. Бер йөзе әйләнеп йөри инде. Ә биш йөзләбе ноталары белән беркемгә кирәкми. Йөреп карадык, кызыксынучы юк. Альбом итеп, язмаларда, пластинкаларда чыгарылса иде. Җырны бит аны нотага төшереп кенә түгел, авыздан авызга күчереп өйрәнгәндә төгәлрәк килеп чыга. Нинди генә грамоталы белгеч булса да, көйнең бөтен бормаларын, исен, тәмен нотага төшереп булмый. Чөнки һәр кешенең җырны тоемлау сәләте, моңы, тембры, диапазоны төрлечә.
– Бүгенге яшьләр арасында халык җырларын тоеп җырлаучылар бармы?
– Милләтнең беркайчан да талантлары кимеми, безнең консерваториядән бик шәп, сәләтле җырчылар чыга. Күптән түгел Хәния Фәрхи иҗатына, аның тууының 65 еллыгына багышланган концерт булды. Анда Алинә Кәримова Хәния җырларын башкарды. Ул – һәр җырның эчендә, җыр – Алинә күңелендә. Ул халык җырларын да шулай башкара, Азат Кәримов та шулай ук. Безнең Алмас Хөсәенов, Илшат Вәлиев һәм башка бик күп көчле җырчыларыбыз бар. Моңнарыбыз эфирларда күбрәк яңгыраса, яшьләребез дә шуңа тартыла. Ә инде җиңелчә җырларны күбрәк пропагандаласак, алар шуңа өстенлек бирә. Без бүген рус эстрадасы белән чагыштырсак, үзебезнең йөзебезне югалтып бетермәдек әле. Чөнки халык җырлары яңгырап тора. Әлбәттә, сәхнәгә менмәскә тиешлеләре дә бар. Ләкин анысы да кирәк. Ул һәрвакыт булган. Тукай заманында да булган. Тукайның үзен дә тәнкыйтьләгәннәр. Тарих үз эзеннән агып тора, вакыт бар нәрсәне үз урынына куя. Яшьләр Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева репертуарыннан үрнәк ала, конкурслар эшләп тора. Аларның исемнәре онытылмый. Бу безнең үзебез өчен кирәк.
– Профессиональ җырчы буларак иҗат иткән Фердинанд Сәлахов шоу-бизнес дөньясына ничек яраклашты?
– Мин 1981 елда, Казан дәүләт консерваториясе студенты булган вакытта Римма Ибраһимова төркеменә профессиональ сәхнәгә килдем. Бу татар җыр сәнгатенең «алтын чоры» булган икән. Без Венера Шәрипова, Фәхретдин Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина чит ил классикасын татарча җырлаган заманда сәхнәгә килдек. Эстрадада Вафирә Гыйззәтуллина, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова иде. Без шулар арасында ничек чыга алдык икән дип уйлыйм. Килдек, җырладык. Берзаман СССР таркалды. Без базар мөнәсәбәтләренә килеп кердек. Филармониядә эстрада бүлеген ябып куйдылар. Мин күчешне сизмәдем дә. Чөнки халык җырларын күп җырлагач, мин чит илләрдә бик еш чыгышлар ясадым. Анда фольклор белән кызыксыналар иде. Дөньяның 37 илендә булдым. Бервакыт Ярамир Низаметдинов белән бер ай буе «Шереметьево» аэропортында утырдык. Шуннан 9 чит илгә чыгып кердек.
– Бу көннәрдә матур юбилеегыз – 70 яшьлегегезне бәйрәм итәсез. Сез бүген дә популяр. Моның сере нәрсәдә икән?
– Минем язмышым шулай булды: бик күп авырулар, бик күп операцияләр кичердем. Сәхнәгә чыгып җырлар өчен, үземнең тоткан кыйбламны югалтмас өчен, морадыма ирешер өчен мин «тәмугның бөтен почмакларында йоклап чыктым». Сәхнә – минем өчен бик кыйммәтле урын. Популяр булам, мине халык беләчәк дигән нәрсә миндә булмады. Фәкать җырлыйсым гына килде. Катлаулы җырлар бик күп башкардым. Җырламаган кеше тимер кебек күгәрә. Әле дә күнегүләр ясап, җырларымны өйрәнәм, яңаларын яздырам. Сере шунда: эшләргә кирәк, мин инде популяр, дип туктарга ярамый. Сине тамашачы популяр ясый. Каныбызда булган җырларны һәрвакыт биреп торсак, тамашачы сине аңлаячак.
– Йөрәгегезгә бик катлаулы операция кичердегез. Моны үлеп яңадан терелгән дияргә мөмкин. Шундый зур сынаулардан соң кабат тормышка, сәхнәгә әйләнеп кайтырга нәрсә ярдәм итте?
– Миңа ике инфаркт рәттән булды. Моның сәбәбе бар. Бу дөньяда минем өчен иң газиз булган кешем – апам ун көн эчендә китеп барды. Шуннан соң ике инфаркт булып, мине МКДЦда табиблар коткарып калды. Ел ахыры иде, лимит беткән, операция ясарга финанслар, мөмкинлекләр булмау сәбәпле, өйгә чыгарып җибәрделәр. Хастаханәдә тота алмыйлар. Мине бу хәлдән алып чыгучы кешеләр – филармония директоры Кадим Нуруллин һәм Айдар Фәйзрахманов. Артистлар арасында дуслык юк, диләр. Бар. Алар бөтен республиканы аякка бастырды. Ниндидер юлларын табып, тиз генә операциягә салдылар. 8 сәгать ясадылар. Хастаханәдән дә мине Айдар Фәйзрахманов җитәкләп алып чыкты. Менә мин көчне кайдан алдым. Минем таяныр кешеләрем барлыгын белдем. Мине яшәтергә теләүчеләр бар иде. Бу бит әле гаиләңнән тыш кешеләр. Гаиләм дә бик борчылды. Алар өчен бу коточкыч көннәр иде. Кадим Назыйрович һәр көн килде. Филармониядә эшләүче кызлар да, кертмәсәләр дә, ничектер керәләр, даруларны Мәскәүдән кадәр табып кайтарттылар. Менә шул кешеләр синең бу дөньяда калуыңны телиләр. Иң зур бәхет – кирәклегеңне тою ул. Мин аларга әллә нинди яхшылык та эшләгән кеше түгел бит инде. Һәм, әлбәттә, табибларга рәхмәтлемен. Ходай безне ташламаса, яныңда ышанычлы кешеләр булса, яшәп була. Минем баш очымда әбиләремнең догалары да бар. Алар да яшәтә.
– Сез бүген нинди әти һәм дәү әти?
– Икесе дә – «непутевый». Күрәм инде, өлкәннәр оныкларын җитәкләп йөри. Җәйләр буе оныклар белән яшәүчеләр бар. Минем вакыт юк. Улым Марат филармониядә минем белән бергә эшли. Күрешәбез. Оныклар да килә. Кирәк булганда ярдәм дә итәбез. Ләкин эгоизммы инде ул, белмим. Эш, эш, һаман эш. Кеше уйлыйдыр инде, 70 кә җитте, оныклары белән утырса да була дип. Кайчагында үзем дә уйлап куям. Әмма әле тамашачы кабул иткәндә җырлыйсы килә бит.
– Иҗат кешесе өчен бу гадәти күренештер. Алда бит әле юбилей концертын да оештырасыгыз бар, тагын вакыт юк дигән сүз.
– Әйе, юбилей концертына әзерлек эшләре бара. Ул 2026 елның беренче юбилее булып 3 гыйнварда Татар дәүләт филармониясендә узачак. Мин 15 сентябрьдә тусам да, паспорт буенча туган көнем – 1 гыйнвар. Шуңа да юбилей кичәм шул көннәрдә узар. Ул шактый кызыклы булыр һәм минем 45 еллык иҗади эшчәнлегемне дә үз эченә алачак. Тамашачыларымны көтеп калам.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез