Кукмара районында, республикада беренчеләрдән булып, кечкенә сөт парклары эшли башлады. Сөтчелек тармагында яңа күренеш булган проект нидән гыйбарәт, ул ни өчен кирәк? Республиканың башка районнары Кукмара тәҗрибәсен кабатлармы? Без шушы сорауларга җавап эзләдек.
Нидән гыйбарәт?
Районда шушындый дүрт мәйданчык бар. Югары Чура авылында – сигез, Ядегәрдә – алты, Искебашта – дүрт, Лельвиж авылында дүрт ферманы үз эченә алган мини сөт парклары төзелгән. Тагын берсе Пашур авылында быел сафка басарга тиеш. Без исә иң беренчеләрдән булып эшли башлаган Югары Чура авылындагысын барып күрдек.
Ферманы арендага аласың да шәхси хуҗалыгыңдагы сыерларыңны китереп тапшырасың. Яңалык буенча беренче күзаллау шушындыйрак иде. Тик барып күргәч, аның бераз үзгәрәк булуын аңладык.
Баштан ук башлыйк. Бу юнәлешнең юл башы «Восток» азык әзерләү үзәгенә барып тоташа. 2019 елда эшли башлаган оешмада әзерләнгән азыкны «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативына керүче шәхси хуҗалыклар, фермерлар сатып ала. Катнаш азык белән туклана башлагач, бер сыер бирә торган сөт күләме 9–14 килограммга кадәр артып, тәүлегенә 30 литрга җиткән. Тик һәр яңалык шик белән кабул ителгән кебек, монда да икеләнүчеләр, шикләнүчеләр табыла, «катнаш азык кыйммәткә чыга», «аның нәтиҗәсе юк» ише сүзләр ишетелгәли башлый. Менә шуннан соң аның файдасын «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Алексей Леонтьев үз мисалларында дәлилләргә була. Һәм «Үз авылыбызны торгызыйк» дигән девиз астында мини сөт паркы проектын эшләп, аны башта – район башлыгы Сергей Димитриевка, аннан соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәләр. Проект кызыксыну һәм яклау таба. Шулай итеп, республика һәм район җитәкчелегенең фатыйхасын алып, 2021 елда беренче ике корпус сафка баса.
Хәзерге вакытта парк 24әр баш сыерга исәпләнгән сигез торакны берләштерә. Һәр торак арендага бирелгән. Аларның һәркайсы кооператив милке булып санала, ләкин биш елдан соң арендага ала торган ферманы шәхси хуҗалык, фермер яки үзмәшгуль сатып алып, үзенеке итеп рәсмиләштерә алачак.
Фермалар без гадәтләнгән шәхси хуҗалыктан нәрсәсе белән аерыла соң? Бердән, сыерлар көтүгә куылмый, бәйдә тормый. Икенчедән, пайчыга печән чабасы, ашлык сатып аласы, техника эзлисе юк. Сыерларны махсус аппарат белән савалар. Сөт торбалар аша турыдан-туры суыткычка китә. Барысы да заманчалаштырылган. Фермада нәселле сыерлар асрыйлар. Берсе көненә 30 литрга кадәр сөт бирә.
Җир белән интегә торган кеше дә юк монда. Һәр ферманың үз хуҗасы булса да, кооперациядәге кебек кемдер – акчасы белән, кемдер хезмәт белән кергән. Ягъни һәр кеше үз эшен эшли: кемдер акчасын биреп, инвестор буларак үз өлешен керткән, кемдер малын алып килгән, кемдер сыер астын җыештыра, кемдер азык өчен җаваплы, кемдер финанс ягын кайгырта, кемдер ветеринария буенча җаваплы. Әйтик, Чурадагы сигез фермада тугыз пайчы бар. Аның җидесе – көн дә фермада эшләүчеләр, икесе – инвестор. Ялланып эшли торган тагын өч кеше бар. Каядыр барып кайтасы җир булса да, хуҗаларның күңеле тыныч – маллары караулы.
Иң кызыклы һәм кызыксындырган өлеше, әлбәттә, икътисад. Алексей Леонтьев әйтүенчә, төп табыш – сөттән. Гади генә арифметика: айга якынча 5 млн сумлык сөт саталар. Аның 2,5 млн сумы азык сатып алуга тотыла. Калган чыгымнар өчен (ягулык, хезмәт хакы, ветеринария, запас частьлар) 600–700 мең сумны чигергәч, уртак казнада 1 млн 700 мең сум чамасы акча кала. Шуны тугызга бүләләр дә, һәр кешегә уртача алганда ай саен 170–180 мең сум чиста табыш керә. Ялланып эшләүче егетләр моңа өстәп тагын 40–50 мең сум хезмәт хакы да ала.
– Авылда, өй янында гына мондый хезмәт хакы тагын кайда бар? Аның 100 меңен членский взнос итеп түлиләр дә, калганын үз мәнфәгатьләренә калдыралар, – ди җитәкче.
Ни өчен кирәк?
Алексей Леонтьев әйтүенчә, проектның иң беренчел максатлары авылдагы терлек санын арттыру һәм эш урыннары булдыру була.
– Мал асраучы печән, фуражны үзе әзерли башласа, җиргә кереп чума. Аның төп эше сыер саву, малларны тәртиптә тоту булырга тиеш. Азык әзерләү белән җирләре, көчле техникалары булган аерым оешмалар шөгыльләнсә яхшырак. Ферма өчен азыкны без сатып алабыз. Шуңа да мини сөт паркларында эшләүчеләр техника, азык өчен кайгырмый. Авыл җирендә сөт – ак нефть ул. Тик 1–2 сыер асрап кына алга китеп булмый. Өлкәннәр, азык әзерләргә авыр дип, сыерын бетерә. Ә бер бетергән икән, кеше аны кабат алып тормый инде. Яшьләрнең исә бу эш белән маташасы килми. Нәтиҗәдә авылларда терлек саны кими, – ди ул.
Проектның нәтиҗәсе дә бар. Әйтик, узган ел күрсәткечләре буенча, Чура – районда терлек санын саклап калган бердәнбер җирлек. Саклап кына калмаган, 2,5 ел эчендә сыерлар санын 200 башка арттыруга да ирешкән.
– Башка авылларда халыкның сөтен җыябыз, акчасын түлибез, сенаж белән тәэмин итәбез, ләкин аңа карамастан, авылларда маллар кими. Бары тик Чура җирлегендә генә уңай күренеш күзәтелә. Мондый проектлар булмаса, малларны ничек саклый алырбыз? – ди Алексей Леонтьев.
Эш урыннары булдыру, акча эшләү белән бергә проектның социаль әһәмияте дә бар. Чөнки бирер өчен башта каяндыр алырга кирәк бит әле. Бу уңайдан кооператив авылдагы бер генә зур эштән дә читтә калмый.
– Җыелышларда авылдашлардан: «Безгә юлга, клубка, мәктәпкә ремонт, тегесе-монысы кирәк», – дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде. Ләкин кем әле сиңа «кирәк» дип кенә китереп бирә? Шулай бервакыт мин: «Әйдәгез, шундый парк ясыйбыз, Рәисне чакырып китереп күрсәтәбез, шуннан соң сорыйбыз», – дидем. Шул вакытта миннән көлделәр генә. «Була торган нәрсәмени ул? Кайчан була әле?» – диделәр. Һәм берничә елдан соң мин ничек әйттем, шулай булды да. Мин үзем шушы авылда яшим, өч балам бар. Эшләгән һәр эшне авыл мәнфәгатен кайгыртып башкарам. Миңа авылы да, буасы да, чиркәве дә кадерле. Парк оешканнан соң авылда, җирлектә никадәрле эш эшләнде. Үзара салымга да ел саен үз өлешебезне кертәбез. Шуңа күрә мин авылларның киләчәге шушындый паркларда дип уйлыйм. Авылны башкача үстереп булмый, – ди Алексей Леонтьев.
Шунсыз булмый
Бу проектка әлегә республикада тиңнәр юк. Башка районнар килеп, кызыксынып, өйрәнеп китсәләр дә, әлегә үзләрендә булдыручылар күренми.
– Бу проект авылдагы эшсезлек проблемасын хәл итүгә дә, мал санын арттыруга да ярдәм итәчәк. Авылга инвестор, иганәчеләрне җәлеп итү ысулы да, – дип саный идея авторы. – Мондый паркларны һәр җирлектә булдырырга кирәк. Хәзер инде элеккеге кебек үз ишегалдыңда гына мал тотып, әллә ни ерак китеп булмый. Ләкин бу эшләрне башлап җибәрер өчен азык әзерләү үзәге, кооператив, тораклар булу шарт. Моның өчен инвесторлар, эшләргә теләге булган кешеләр кирәк. Шуңа күрә җиңел генә була торган әйбер түгел. Иганәчеләргә авылда чишмә төзекләндерергә, мәчет салдырырга гына димәгән. Алар фермалар төзүдә, мал санын арттыруда да өлешләрен кертә ала. Үзләренә дә файдалы булыр иде. Бер ферма төзелеше якынча 5 миллион сумга төште. Дәүләт чыгымнарның 70 процентын, ягъни 3 миллион сумга кадәр субсидияләде. Авыл өчен бу – зур ярдәм.
Менә шундый кызыклы проект белән танышып кайттык Кукмарадан. Уртак казнага эшләүнең уңай яклары күп шикелле. Башка районнар да үрнәк итеп алып, аны үзләрендә булдыра алырмы? Анысын инде вакыт күрсәтер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез