Ә язмышлар кемдә генә гел җырдан тора икән?! Юк андыйлар. Зөлфия апа да йөрәге яраларын, борчуларын уен-көлке, юмор хисе белән басып яши торгандыр. Күңелсезләнеп, үз эченә йомылып йөрүчеләр күп ул, ә ә менә бернигә карамый җор теллелегең, оптимистлыгың белән башкаларга кәеф бүләк итеп кара син! Көчле рухлылар гына шулай булдыра ала.
Зөлфия апа ишле гаиләдә үскән. «Әле әти сугыштан кайткач та өч кыз туды», – дип искә алды. Ә аңарчы бишәү була инде. Язмабыз герое 1942 елның 1 мартында дөньяга килгән. «Без Миңнеханов белән бер көнне туган», – дип, шаяртып та алды. Үзе дә биш бала анасы ул. Тик менә Зөлфиясен 49 яшендә тол калдырып, тормышларының иң матур, инде балаларының бер-бер артлы үсеп, канат чыгарган мәлендә инсульт дигән мәкерле чир ире Сәлимнең гомерен кисә.
– Бик яхшы укысам да, Норлат мәктәбендә унны бетерә алмадым. Апа кияүгә киткәч, 17 яшемдә аның урынына дуңгыз фермасына эшкә чыктым. Әлхәмдүлилләһ, дуңгызлар караган җирдән дә килеп алдылар, шөкер! Аннары бозаулар карадым, – ди Зөлфия апа.
Ул хайваннарны карарга бик атлыгып тормаганнар шул, олырак яшьтәгеләр бөтенләй аяк терәп каршы булган, ә сәвит заманы яшьләрен күндергәннәр инде, комсомол дин, хәрәм турында уйларга тиеш булмаган.
– Мин бер шофер егет белән очрашып йөрдем. Инде өйләнешергә планнар кораганда, 7 ноябрьдә бу миңа әйтә, әни рөхсәт итми өйләнергә, ди. Әнисенә каршы бара алмый бит инде. Мәхәббәте өчен көрәшергә хәленнән килмәде, күрәсең. Ярар, шулай язгандыр. Ә Сәлим аңарда грузчик иде. Аннары артымнан килмәсенме! Куып җибәрдем. Көлеп йөрмәгез, дидем. Тыңламый әйткәнне, көн дә килә. Менә язмышың булгач, 20 көн алдан ЗАГСка гариза биреп, 25 көн эчендә тормышка чыктым. 1962 елның 20 гыйнварында өйләнештек. 15 ел каенана белән яшәдек, матур тордык. Беркайчан үкенмәдем. Биш бала табып үстердек. Иртәрәк кенә китеп барды, – дип, хатирәләр белән уртаклашты Зөлфия апа.
Уллары Фәргатьнең дә гомере кыска булган. 36 яшендә шулай ук инсульттан дөнья куйган. Балаңны югалтудан да ачырак хәсрәт бармы икән ана өчен?! Әмма бернишләп тә булмый. «Ходай күпме гомер биргән, шуны яшибез. Беркем дә алдан белми никадәр икәнен. Шөкер, бүгенге көндә кызым, киявем, өч улым, киленнәрем, тугыз оныгым, өч оныкчыгым бар! Аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшим», – дип, шигырь юлларын да тезеп китте:
Бер улым Казахстанда,
Киявем Әфганстанда.
Бернәрсәгә дә кайгырмыйм,
Яшим Татарстанда.
Әйе, Зөлфия апа шулай җәлт кенә шигырь дә чыгарып куя. Сөйләшү темасына туры китереп, җырын да җырлап бирә. Әйтәм бит, күңелендәгесен кем кереп караган, тыштан, бер кайгысыз, дип уйлаучылар күптер аның турында. Ә соңгы өч елда ул оныгы өчен ут йотып яши. «2022 елның 26 сентябрендә махсус хәрби оперциягә алынды. 2023 елда яраланып, госпитальдә ятты. Мәскәүдә аякларына операция ясадылар. Яңадан шунда китте. Инде менә ялга кайтмаганына – бер ел. Исән генә булсын!» – дип өзгәләнә Зөлфия апа.
Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядәге барлык ир-егетләребезгә, шулай ук андагы хатын-кызларга исән-имин туган йортларына, якыннары янына кайтырга насыйп булсын, дигән теләктәдер бүген тынычлык яклы һәркем.
Зөлфия апага сокланып кайттык. Аңа «күзләр тимәсен» дип карарлык, сөбханаллаһ! Үзе кебек якты һәм нурлы өендә безне җырлап каршы алды, юмор, уен-көлке белән рәхәтләнеп аралашты. Ә саубуллашканда, җырлый-җырлый биетеп, озатып калды. Аның яныннан чыккач, әле бик озак йөзебездән елмаю китмәде.
Гөлнара Вәлиева
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез