Яшел келәм булып җәйрәп яткан иген басуларын күп тапкыр күргәнебез бар. Ләкин моңа кадәр укроп һәм кинза басуларында булырга туры килгәне юк иде. Апас районының Дәвеш авылында яшел тәмләткечләр үстерүче фермер Наилә Әхмәдиева безне әнә шундый үзенчәлекле бизнесы белән таныштырды.
Казаннан авылга кайтып эш башлаган Наилә Әхмәдиева турында беренче тапкыр гына язуыбыз түгел. Моңа кадәр ул ире Азат (кызганыч, берничә ел элек мәрхүм булды. – Авт.) белән авылга кайтып яшелчәләр, суган, яшел тәмләткечләр үстерә башлаулары, югалту һәм табышлары турында сөйләгән иде. Тик ул чакта аралашуыбыз ишегалларындагы теплицаларында булды. Ул очрашудан соң өч еллап вакыт узган. Яшелчә мәйданнары арткан, эш юнәлешләре тармакланган, Наилә ханым үзе дә республиканың көчле фермеры булып танылды. Быелдан агротуризм буенча грант отып, шул юнәлештә дә эшли башлаганнар.
2011 елда эшләрен 4 гектардан башлаган булсалар, хәзер инде эш мәйданы 80 гектарга якынлашкан. Бүген Әхмәдиева хуҗалыгында бәрәңге, яшел һәм башлы суган, кинза, укроп, базилик, петрушка, шпинат, бөтнек, руколла кебек яшел тәмләткечләр үсә. Кыяр һәм помидор да бар, тик аларын теплицалар буш тормасын өчен генә үстерәләр.
– Гел нидер үзгәртәсе, яңалык кертәсе килә, чөнки көндәшләр дә елдан-ел арта. Мин аралашуга һәрвакыт ачык, барысын да сөйлим, аңлатам, теләге булганнарга киңәшләр дә бирәм. Шуңа күрә хәтта әйләнә-тирәмдә дә яшел тәмләткечләр белән шөгыльләнүчеләр артты. Ә миңа үз продукциямне сатар өчен һаман саен бер адым алдан барырга кирәк, – ди Наилә Әхмәдиева.
Аның сүзләренчә, Татарстанга яшел тәмләткечләр башлыча читтән кертелә. Ә төп көндәшләр – Мәскәү һәм Самара өлкәләре.
– Аларның үстерү мәйданнары бик зур. Һәм алар арзан бәядән сата. Узган ел эссе булды, һәм июнь ахырында укропның бәясе 300 сум иде. Быел – 100 сум. Бер ел икенчесенә туры килми. Безнең кыйммәтрәк бәядән сатасы килә, билгеле. Ләкин, шөкер, 100 сумнан сатып та табыш алып була. Шушы еллар эчендә үзебезнең сатып алучыларыбыз барлыкка килде. Күпләп тә килеп алып китәләр. Шуңа күрә сату, урнаштыру белән авырлык юк. Тәмләткечләребез Татарстаннан читтә дә сатыла, – ди ул.
Әлеге вакытта фермер укропның «Аллигатор» сортын үстерә. Хуш исле, тәме дә үзенчәлекле. Аннан соң бер тапкыр кисеп алгач, кыякка кабаттан үсә икән.
– Быел корылык булмаса да, берән-сәрән генә орлыкка киткән укроп күренә башлады, менә шунысы гына бераз кәефне төшерде, – ди фермер ханым.
Яңалык дигәннән, эшли башлаган елларда кәбестә, кишер, чөгендер дә үстергән фермер. Тик алардан табыш алыр өчен зур мәйданнар белән эшләргә кирәк, дип саный. Алда язганыбызча, хәзер үзләрен агротуризм юнәлешендә сыныйлар.
– Быел күп кунаклар кабул иттек. Бигрәк тә балалар килә, кызыксына, сораулар бирә. Анысы аеруча да сөендерә. Киләчәккә дә планнар, уйлар, фикерләр бар. Ләкин һәр нәрсәгә дә өлгереп бетәргә кирәк. Ярдәмчеләрсез булмый. Агротуризм юнәлеше ныграк җәелсен, безнең турында күбрәк кеше белсен өчен күп тырышлык куярга туры килә әле. Ә кадрлар белән авырлык бар. Хуҗалыгыбызда күрше-тирә авыллардан 5–6 хатын-кыз эшли. Үзбәкстаннан кайтучылар да бар. Алары бишәү. Алар өчен аерым йорт, бүлмәләр бар. Тик хәзер аларны рәсмиләштерү бик катлауланды. Бездә болай да эшләргә кешеләр җитми. Ә бу киртәләр, бюрократия безнең эшләрне тоткарлый гына, – ди Наилә Әхмәдиева.
Балаларын да хезмәт белән тәрбияләгән Наилә ханым. Ишегалларындагы зур теплицаларга су сибү, чүп утау, башка эшләрдә булышу – балалар җилкәсендә.
– Күпләр дәүләтне сүгә. Авырлыклар, кул җитмәгән, хәл итәсе мәсьәләләр бар, әлбәттә. Тик ярдәмне дә алып торабыз. Әйтик, бу басу өчен сугару системасы буенча проект төзедек. 3 миллион сум тирәсе санап чыгардык. Аның 30 проценты – үзебезнең акча, калганын субсидия итеп алдык. Бу зур ярдәм булды, – ди эшмәкәр ханым. – Шуңа күрә мондый бизнеска алынгансыз икән, авырлыклар булуга карамастан, аны саклап калыр өчен тырышырга кирәк. Гомумән, җирдә эшләгән кешенең һәр хезмәте бәрәкәтле. Нәрсә генә үстерсәң дә. Яшел суган гына үстерсәң дә, яхшы табыш алырга мөмкин. Миңа еш кына: «Наилә ханым, нәрсә үстерик икән?» – дип киңәш сорап киләләр. Андый кешеләргә: «Кыйммәтле продукция үстерегез. Мәсәлән, җиләк, брокколи, пекин кәбестәсе. Ә бәрәңге, кишер, суган ише яшелчәләрдән табыш алыр өчен аларны күпләп үстерергә кирәк. Аз гына үстереп, сизелерлек керем кертеп булмый», – дим.
 Наилә Әхмәдиевадан яшелчә, тәмләткечләр үстерү буенча киңәшләр
*Бер тапкыр яшел кыяк биргән суганнан икенче тапкыр уңыш алып булмый. Анысын черемә итеп куллансагыз яхшы. Искергән суганны җимеш агачлары (чия, карлыган, кура җиләге) төбенә түшәү аларны корткычлардан саклый.
*Суганнан соң түтәлгә бакча җиләге, кыяр, ташкабак, кабак утыртырга киңәш итмим. Ә менә борыч, баклажан, помидор, кәбестә, киресенчә, суган җирен ярата.
*Түтәлдә үсеп утыра торган башлы суганны кузгатырга ярамый. Культивацияләгән, араларын йомшарткан вакытта урыныннан кузгалган суган үсүдән туктый. Шуңа күрә аны тирәнрәк һәм сирәгрәк итеп утырту яхшы.
*Җирне дә тәрбияләп торырга кирәк. Ул витаминнар, туклыклы матдәләргә туендырылган булырга тиеш.
*Кайвакыт яшел тәмләткечләр, тармакланмыйча, өскә үсә. Моның сәбәбе югары температура яки су җитмәү булырга мөмкин.
*Суганның иң файдалы өлеше – аның аксыл башы һәм 5–10 см кыягы. Ул өлеше витаминнарга аеруча бай. Ә очында файдалы матдәләр аз.
*Кыякка дигән суганны орлыктан да чәчәргә мөмкин, ләкин ул катырак була. Ә менә суганчадан үстергән яшел кыяк тәмле, сусылрак була һәм шыгырдап тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез