Россиянең финанс кыры шулай ук җиңелчә тетрәнү кичерә. Үзәк банк үткән атнада төп ставканы үзгәрешсез калдырды. Белгечләр фаразлавынча, әгәр чималга бәяләр төшмәсә, 2023 елда Россиядә процент ставкалары түбәнәергә ихтимал.
Әмма ил эчендә акчага ышаныч юк. Бездә бит хәзер доллар белән евро да кәнфит кәгазе урынына йөри. Акчага әйләнсеннәр өчен, аларны чит илгә чыгарырга туры килә. Соңгы бер ел эчендә бай россиялеләрнең, акчаларын чит илгә чыгарып, күчемсез милек сатып алу омтылышы ике тапкыр үскән. Моның нәтиҗәсе ил эчендә бик яхшы күренә. Россиядә күчемсез милеккә бәя төшкәндә һәм ул сатылмыйча ятканда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Төркиядә һәм кайбер башка илләрдә рус капиталы күчемсез милекнең бәясен күкләргә чөя. Россия Үзәк банкы валютаның чит илгә качуына борчылмый. Эльвира Нәбиуллина: «Бу уңайдан ниндидер махсус чаралар күрергә кирәк дип санамыйбыз», – диде.
Финанс министрлыгында исә халык кулындагы долларларны алтынга алыштырырга кирәк дип саныйлар. Март аеннан башлап алтын бәясе 2,5 тапкыр арзанайган икән үзе. Шуңа карамастан, алтын сату күләме 7 тапкыр арткан. 30 тонна алтын коелма шәхси кулларга күчкән инде. Алтын коелмаларны алганда, өстәмә кыйммәт салымы түләү бетерелү дә моңа этәргәндер, мөгаен. Финанс министры урынбасары Алексей Моисеев ел ахырына кадәр сатылган коелмалар массасы 40 тоннага җитәргә мөмкин дип фаразлый. Аның фикеренчә, алдагы ун елда кешеләр кулындагы валютаның 20 процентын алтынга әйләндерсәң, бик яхшы булачак. Соңгы айларда алтынга ихтыяҗ 350 процентка үскән. Бу уңайдан хәтта Үзәк банк коммерция банкларыннан алтын сатып алуны туктаткан. Сатылган коелмаларның 60 проценты бер килограмм авырлыкта икән. Ике проценты килограммнан артык. Калган 38 проценты – килограммга кадәр. Хәзер хаклык 100 граммнан кечерәк коелмалар сорый башлаган. Саннар кайсы катлауларның үз акчасын алтында сакларга омтылуын ачык күрсәтә.
Аналитиклар алтынны байлык саклау өчен бик үк яхшы актив дип санамый, чөнки бәясе кискен төшә. Бары тик ун-унбиш ел буена саклау өчен алганда гына файда китерергә ихтимал дип бәялиләр. Әмма хәзер финанс базарлары бик тотрыксыз, кәгазь валюталарның берсенә дә ышанып булмый. Криптовалюталар турында әйтеп тә торырлык түгел. Вазгыять кискен үзгәреп, алтын өскә чыгарга мөмкин. Дөньяның иң зур инвестицион банкларының берсе булган Goldman Sachs банкы белгечләре, мәсәлән, биткоин урынына алтын сатып алырга киңәш итәләр. Тиз алышынучан финанс факторларына алтын азрак бирешә дип саныйлар.
Айлык кереме ашарга җитмәгән кешеләр өчен бу киңәшләрдән бер файда да юк, әлбәттә. Финанс системасы зур сальто ясарга торганда, акчасы барлар өчен алтын ышанычлырак.
Рәшит Фәтхрахманов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез