Финишка якынаю. Татарстанда чәчү мәйданнарының 70 процентында иген җыеп алынган

Татарстанда урып-җыю кампаниясе, экваторны узып, ахырына таба атлый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта барлык чәчү мәйданнарының 70 процентында иген җыеп алынган. Бу 2 млн 716 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтып урнашкан дигән сүз. Уңыш күләме – гектарына 29,1 центнер.

Инде урып-җыюны тулысынча тәмамлаган район да бар. Моңа иң беренчеләрдән булып Әтнә игенчеләре иреште. Әйтергә кирәк, урып-җыюны күпчелек районнарга караганда соңрак башлаган районнарның берсе дә әле ул. Алар 17325 гектар мәйданнан 59 мең 355 тонна ашлык җыеп алды. Чыгышы – бер гектардан 34,3 центнер. Әлегә басуларда техник культуралар гына калган.

– Быел да иң кирәк вакытта яңгыр булмады. Аның каравы урып-җыюга керешкәч, явым-төшем аркасында ун көн туктап торырга туры килде. Су басулар, давыллар булмады анысы – шунысы яхшы. Безнең комбайннар бик көчле. Райондагы 50 кыр корабының 37се – чит илнеке. Бер комбайнга 346 гектар туры килә. Көннәр яхшы торганда ике атнада бетерерлек көчебез бар. Хуҗалыкларның һәркайсында ашлык киптергечләр бар. Кайткан ашлыкның 60 процентын киптереп бару мөмкин. Бу шулай ук зур роль уйный, – ди идарә башлыгы Ленар Сәмигуллин.

Коры килсә дә, узган ел да районда уңыш чыгышы 31 центнер булса, быел – 34.  Уңыш сере – технологияләрдә, дип саный җитәкче. Беренчесе тирәнтен эшкәртү булса, икенчесе – яфрактан тукландыру.

Тәтеш районы игенчеләре дә сынатмый. 2 сентябрь мәгълүматлары буенча алар 135 мең 97 тонна ашлык җыеп алган. Әлегә барлык мәйданнарның якынча 25 проценты калып килә. Тәтешлеләр иң беренчеләрдән булып урып-җыюга төшеп, тиз арада шактый күләмдә уңыш җыеп алуга ирешкән иде, тик өлгергән иигеннәргә яңгырлар нәтиҗәсендә зыян килеп, югалтулары булды.

– Ике атна вакытны югалттык, инде бу көннәргә шактый эшләребез төгәлләнгән булыр иде. Шактый күләмдә арпага да зыян килде, шунысы кызганыч. Тик безнең бер минут та төшенкелеккә бирелергә вакытыбыз юк: эшләребез күп. Бу уңышларны җыеп алып бетерергә, чәчүне тәмамларга кирәк, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ирек Садриев. – Иң мөһиме: командабыз көчле, барлык яңалыкларны кулланып эшләүче яшь җитәкчеләр дә, киңәшләре белән ярдәм итүче өлкәннәребез дә бар. Яңа технология белән эшләүчеләрдә уңышы да, даимилеге дә җитәрлек.

Бөртеклеләрне җыеп алу белән бергә кукурузны сенажга салырга, 8181 гектар мәйдандагы шикәр чөгендеренә керешергә кирәк тәтешлеләргә.

– Шикәр чөгендеренең уңышы яхшы күренә, әмма ничек урнаштырып бетерербез – менә анысы бераз борчып тора. Узган ел Буа шикәр заводы начар эшләү сәбәпле, югалтуларыбыз күп булган иде. Үстергәннең сыйфаты китсә, эшләүнең тәме бетә бит. Авырлыкларга карамастан, быел да алдынгылыкны бирмәскә исәплибез! – диде Ирек Садриев.

Билгеле булганча, быел республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында моңа кадәр күренмәгән яңгырлар яуды. Шуңа күрә Азнакай, Баулы, Ютазы, Актаныш районнары игенчеләренә аеруча авырга туры килде. Алар өлгергән ашлыкларын җыеп ала алмады, югалтулары да зур булды.

Әйтик, Азнакай районы – әлегә урып-җыю күрсәткечләре буенча аутсайдерлар рәтендә. Биредә барлык мәйданнарның 43 проценты гына урып суктырылган. Амбарларга 42 мең 213 тонна ашлык кайтарганнар.

– Чыннан да, мондый хәлнең бездә соңгы берничә елда булганы юк иде, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов. – Башкаларда бер тамчы яңгыр булмаганда да, бездә койды гына. Бөтен республикада туктагач та, бездә яңгыр тагын берничә көнгә сузылды. Бердән, туфрак суга туена дип сөенсәк, икенче яктан, югалтуларсыз булмады, күпмедер вакыт чәчүгә керә алмадык. Ниһаять, соңгы атналарда рәхәтләнеп эшләүгә ирештек. Бүген чәчсәк, планның дүрттән берен үтәрбез, дип планлаштырабыз.

Рамил Исламов сүзләренчә, яңгырларның бөртеклеләргә дә, кузаклы культураларга да зыяны зур булган.

– Арпаларга яңгырлар артык зыян салмаса да, май һәм июнь суыклары аркасында уңыш зур булмады. 18–20 центнердан артып китә алмады. Көзге бодай уңышы начар түгел, анысы аз гына калып килә. Яшерен-батырын түгел, без республика буенча соңгы рәтләрдә барабыз. Вакытны кулдан ычкындыргач, чүбе дә үсә. Шулай да кәефсезләнеп кенә утырып булмый. Эшләргә, кояшлы көннәрне тулысынча файдаланып калырга тырышабыз. Соңгы берничә көндә комбайннар да өстәлде. Көннәр шушылай матур торса, ике атна эчендә урып-җыюны төгәлләрбез, дип торабыз, – диде ул.

Инфографика

Кайсы район күпме ашлык җыйган?

(мең тонналарда)

Әгерҗе – 26,4

Аксубай – 68,6

Арча – 100,7

Баулы – 27,1

Балтач – 72,6

Чүпрәле – 85,1

Зәй – 88,7

Мамадыш – 84,1

Яңа Чишмә – 80,3

Балык Бистәсе – 65,2

Чистай – 114,1

Ютазы – 27,4

Мәгълүматлар Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынды.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре