Газетага язылу

Габделфәт Сафин «игезәген» тапкан (ВИДЕО)

Җырчы Габделфәт Сафинның Уфага гастрольләре вакытында бер кызык хәл булган.  Анда аны  “игезәге” белән таныштырганнар.

Җырчыга бик тә охшаган ирен сәхнәгә алып менгән ханым:

– Безнең авылда минем иремне “Сафин” дип йөртәләр, туган-тумачалар да шулай, ди. Ә белмәгән кешеләр, үтеп барганын күрсәләр: “Габделфәт Сафин бит бу”, - дип, туктап калалар. Шуңа сезнең концертыгызга килдек. Икегезнең арагызга басып, истәлеккә фотога төшәсем килә, – ди, Данис исемле “игезәкнең” хатыны.

Габделфәт Сафин да югалып калмый, үзененә бик нык охшаган ир белән кочаклашып күрешкәннән соң яшен сорый. Аның: “54”, – дип җавап бирүенә: “О мин дә 54тә, әйе”, – дип шаярта. Чынлыкта аңа 62 яшь.

– Минем яшь бара, бөтен Россия буйлап аны гына җибәрәм хәзер. Молодец, Данис Сафин, – дип тамашачысын көлдерә Габделфәт.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре