Газетага язылу

Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык басмасы дөнья күрде

Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык басмасы киң катлам укучыларга татар халкының бөек шагыйрен яңача ачарга ярдәм итәчәк. Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков «Татар-информ»га сөйләде.

«Дөньяга Габдулла Тукайны таныту максатыннан алты томлык басманы рус телендә әзерләнгән һәм бушлай Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтына куелган. Тәкъдим ителгән алты томлык – Габдулла Тукай әсәрләренең тулы басмасы. Алты томлыкта Тукайның барлык шигырь, поэма, мәсәлләре, балалар өчен язылган әсәрләре, публицистик мәкаләләре, хатлар туплаган. Тукайның бөтен иҗат мирасы беренче тапкыр бер системага салынды», – диде Илгиз Халиков.

Әлеге томлыкларны тәкъдим итү кичәсе 28 апрельдә булыр дип көтелә.

Шулай ук ул басманың милләтара багланышлардагы әһәмиятенә аерым игътибарын юнәлтте. «Тукай иҗатын рус теленә тәрҗемә итү – рус халкы, рус телле укучылар өчен яңа дөньяны ачу мөмкинлеге. Тукай иҗаты аша алар татар җанын, татар фәлсәфәсен, халкыбызның авыр тарихи юлын, шатлык һәм кайгыларын аңларга, тоярга өйрәнә. Әлеге җыентыклар Тукай иҗатын яңа биеклекләргә күтәрер, аның әсәрләре Россиянең төрле почмакларында яңгырар, яңа укучыларны табар», – дип өстәде Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.

Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлы басмасы – Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан китап нәшриятының уртак проекты. Институтта әзерләнгән күптомлы хезмәтләрнең барысы да Татарстан китап нәшрияты ярдәме белән дөнья күргән.

Алты томлык нинди хезмәтләрне үз эченә ала:

  • Беренче томда Габдулла Тукайның 1904–1907 елларда язылган һәм ХХ гасырның күренекле шагыйрьләре, тәрҗемәчеләре тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре тупланган. Томлыкта шулай ук татар шагыйренең элек тәрҗемә ителмәгән шигырьләре Галина Булатова һәм Борис Вайнер тәрҗемәсендә тәкъдим ителә.
  • Икенче томда шагыйрьнең 1908–1909 елларда язылып, ХХ гасырның күренекле әдипләре тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре урын алган. Биредә дә элек тәрҗемә ителмәгән әсәрләр Галина Булатова һәм Борис Вайнер тәрҗемәсендә бирелә.
  • Өченче томга Габдулла Тукайның 1910–1913 елларда язылган шигырьләре, шулай ук Галина Булатова һәм Борис Вайнер тарафыннан яңадан тәрҗемә ителгән, моңарчы рус телендә яңгырамаган әсәрләре кертелгән.
  • Дүртенче томда Габдулла Тукайның 1906–1907 елларда язылган публицистик мәкаләләре, проза әсәрләре һәм әдәби-тәнкыйть язмалары тупланган.
  • Бишенче томда шагыйрьнең 1908–1913 еллардагы публицистикасы, проза һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре урын алган.
  • Алтынчы томга Иван Крылов мәсәлләренең тәрҗемәләре, балалар өчен проза, «Исемдә калганнар» автобиографик повесте, шулай ук 1906–1913 елларда язылган юл язмалары һәм хатлары кертелгән.

Әлеге китаплар Габдулла Тукай иҗаты, татар әдәбияты белән кызыксынучы укучыларга, шулай ук аның шигъри мирасын өйрәнүче тикшеренүчеләргә, Тукайның тормышы һәм иҗаты, татар әдәбияты белән кызыксынучыларга, тикшеренүчеләргә тәкъдим ителә.

Проектның төзүчесе, кереш сүз, кереш мәкалә, сүзгә-сүз тәрҗемәләр һәм искәрмәләр авторы – филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов. Басма Илгиз Халиков (җитәкче), Айнур ТимерхановДания ЗаһидуллинаЗөфәр РәмиевМарсель Ибраһимов, Гүзәл Төхвәтова, Рөстәм Галиуллин составындагы редколлегия хезмәте нәтиҗәсендә әзерләнгән.

Китаплар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гыйльми советы карары нигезендә басылган. Һәр томның тиражы – 550 данә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре