«Үзе мәрхүм инде, аның турында хатыны Долорес апа белән сөйләшә аласыз», – диделәр безгә Тукай районының Теләнче Тамак мәктәбендә. Истәлеккә стенд да ясап куйганнар. Горурланыр өчен сәбәп бар. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыралармыни?
Гариф Сәйфиевнең якты дөньядан китүенә 22 ел үтсә дә, беренче космонавтның беренче шоферын онытмый авыл халкы. Гагарин дип кушамат та таккан булганнар үзенә. Кем ул Гариф Сәйфиев? Хәер, моны хатыны Долорес ападан да яхшырак белүче юк. Йолдызлы күккә карарга яратса да, җир кешесе булып калган ул.
– Без икебез дә – Хуҗи авылыннан. Гариф белән күршеләр генә булып яшәдек. Мин аннан 7 яшькә яшьрәк идем. Теләнче Тамак мәктәбендә укытучы булып эшләгәч, әлеге авылда төпләндек. Татар теле, җәмгыять белеме укыттым. Гариф армиядән кайткач, Сельхозтехникада шофер булып эшләде. Аннан ветлечебницага урнашты. Оста гармунчы иде, мәҗлесләрдә бөтен авылны җырлата иде. Ике кыз үстердек. 5 онык, 7 оныкчыгыбыз бар, – диде Долорес апа.
Хәрби хезмәткә киткән җирдән әнә шулай танылып кайта егет. Тик бу хакта авылдашларына да, хатынына да берни сөйләмәгән. Күпмедер вакыттан соң гына чишелгән әлеге сер.
– Башта фермада эшләде ул. 1962 елда армиягә киткәч, Мәскәүдәге космонавтлар әзерләү үзәгенә – Йолдызлы шәһәрчеккә эләгә Гариф. 1,5 ел буе Космонавтлар әзерләү үзәге башлыгы – ике тапкыр Советлар Союзы Герое Михаил Одинцовны йөрткән. Юрий Гагарин, Валентина Терешкова, Герман Титов, Валерий Быковский, Андриан Николаев кебек башка очучылар белән дә аралашкан. Алар башта очрашуларга маршрут автобусларында йөргән. Һәрберсенә өр-яңа «Волга» машинасы кайткан. Шул чакта Гагарин Гарифка: «Кайсын телисең, шуны сайлап ал, син мине йөртәчәксең», – дигән. Тыйнак, төгәл, мәрхәмәтле булуын сизеп алган, күрәсең. Русча белми, өстәвенә Мәскәүдә машина йөртү өчен осталык кирәк. Гагарин ярдәм иткән үзенә. Дәрәҗәле кунаклар белән очрашуларда да читтә калдырмаган, табынга чакырган. «Син – татарин, мин – Гагарин», – дип тә шаярткан, – ди лаеклы ялдагы укытучы.
Җай чыгуга, Гагарин Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәренә – туган нигезенә кайта торган булган. Әлбәттә, шоферы белән. Әтисе – слесарь, әнисе Анна Тимофеевна – гап-гади хатын-кыз. Мунча кертеп, кунак иткәннәр үзен. Солдаттан кайтырга җыенган егетне үз яныннан җибәрәсе килмәгән Гагаринның. «Мәскәүдә ике бүлмәле фатир бирәбез, әниеңне алып кил», – дигән. «Әти үлгәндә, 4 айлык көмәндә калганмын. Әнием мине ялгыз үстергән. Ул гомердә дә шәһәр фатирында яши торган кеше түгел. Аны ташлап китә алмыйм», – дигән. Юра әле аны сеңлесе белән таныштырырга да җыенган. Бу чакта да әнисен искә төшергән. «Үз динебездә булмагач, әни риза булмас шул», – дип җавап биргән.
Менә шулай юллары аерыла Гагарин белән «Татарин»ның. Тик шул вакытта да солдатның киләчәген кайгырткан очучы. Түбән Каманың төзелә башлавын, тирә-юньдәге авыллардагы яшьләрнең шунда урнашуын ишетеп, аңа комсомол путевкасы алырга ярдәм итә. «Бу юллама белән сиңа эшкә урнашу җиңел булыр», – дип, хәер-фатихасын бирә. Тик Гариф анда ике ай гына эшләргә өлгерә. Аннан авылга шофер итеп чакыралар...
Танылган очучыларның имза куйган фотоларын кадерле истәлек итеп саклый егет. 12 ел үткәч, Сәйфиевләр, күршеләрен ияртеп, Мәскәүгә юл тота. Билгеле, Гарифның космонавтлар шәһәрчеген күрәсе килә. Сакта торучылар үзгәргән, аны берәү дә танымый. Шунда бергә хезмәт иткән комсомол секретаре, инде полковник булган Егор Латышевны искә төшерә. Хезмәттәше гаиләгә кунакханәнең иң шәп бүлмәсенә урнашырга ярдәм итә. «Ул бүлмәдә мәртәбәле кунаклар гына ял иткән. Атна буе рәхәтләнеп яшәдек. Гариф йөрткән машинаны постаментка куйганнар. Космонавтлар музеен карадык. Йолдызлы шәһәрчектән Гагарин турында күбрәк белеп, ирем белән икесенең дә холкы туры килгән икән, дип сөенеп кайттым. Космонавтлар шәһәрчегеннән котлаулар гел килеп торды. 60 яшенә җибәргәне соңгысы иде. Тагын бер елдан ирем яман шештән вафат булды», – ди Долорес ханым.
Улы өчен әнисенә рәхмәт. Долорес апа каенанасы Шәмселбаян апаны искә төшереп: «Укый-яза белмәгән, бер сыйныф та укымаган әнисе улына Гагаринны йөртерлек нинди тәрбия бирә алган. Менә нинди безнең татар халкы!» – диде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез