13еннән 14 мартка каршы төндә күк йөзендә “канлы” Ай пәйда булачак. Казан федераль университетының астрономия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Чынында Айның тулысынча тотылуы гына бу. Гадәти хәл. Ай, әлбәттә, канга батмый, бәлки куе кызыл төскә генә керә. Ни өчен, дисезме? Табигый иярчен тулысынча планетабызның күләгәсенә эләгә. Кояш нурлары, Җир атмосферасы аша узганда, кызыл спектр ягына авышып, Ай да аларның чагылышыннан кызара”, – дип аңлаткан профессор.
Ай һәм Кояш елына уртача икешәр тапкыр тотыла. Ай тагын сентябрь аенда тотылачак, һәм аны Татарстанда күреп булачак. Бүген төнлә исә “канлы Ай” безгә күренмәячәк, дип кырт кискән белгеч.
“Илебезгә килсәк, Ай тотылуны Ерак Көнчыгышта, Чукоткада күзәтергә мөмкин булачак. Әмма борчылырга урын юк: сентябрьдә, аяз булган очракта, Айның тулысынча тотылуын без дә күрә алачакбыз”, – дип басым ясап әйткән Нефедьев.
Профессор билгеләп үткәнчә, “канлы” Ай сәламәтлеге һава торышына бәйле булган кешеләргә бернинди дә йогынты ясамаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез