Галимнәр көче. Татарстанда “Фәнни алга китеш” премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Республикада “Фәнни алга китеш” исемле яңа премия булдырылды. Фән өлкәсендә уңышка ирешкән галимнәр беренче бәйгедә үзләрен сынап карарга өлгерде дә инде. Җиңүчеләргә бүләкне IT-паркта узган чарада тапшырдылар. Башка вакытта бик җитди булып тоелган галимнәрнең йөзләрендә елмаю балкый бүген.  Иң яхшыларын без дә күреп, алар белән аралашып кайттык.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Рәисе дә катнашты. Ул галимнәрне Россия Фәне көне белән котлап, 2024 елда Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елының республика фәнни-мәгариф тармагы өчен иң нәтиҗәле чорларның берсе булуын әйтте. Галимнәргә республика хисабыннан акчалата ярдәм күрсәтү җәһәтеннән яңа чаралар булдыру буенча зур эш башкарылуын, моңа кадәр булганнарын камилләштерүләре турында искә төшерде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, фәнни премияләр күләме дә арттырылган, яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы эшләнгән.

– Президент Владимир Путин кушуы буенча Россиядә алдынгы инженерлык мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге университет кампуслары челтәрен булдыру, шулай ук «Приоритет – 2030» кебек программалар озайтылды. Безнең югары уку йортларына әлеге мөмкинлекләрне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов, алдагы бурычларны искә төшереп.

“Фәнни алга китеш” – Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан булдырылган һәм быел тәүге тапкыр тапшырылган премия. Барлыгы 130 гариза кабул ителеп, финалга 21 номинат чыккан. Премия фонды  – 5,5 млн сум.

Җиңүчеләрне барлыгы ун номинация буенча бүләкләделәр. Арада “Фәндә цифрлаштыру” , “Перспектива”, “Иң яхшы галим”, “Балаларга фән”, “Фәнгә тугрылык” юнәлешләре дә бар. Әйтик, “Фәнгә тугрылык” номинациясендә КФУның метеорология, климаталогия һәм астмосфера экологиясе галиме Юрий Переведенцев лаек булды.

Елның иң яхшы галиме булып танылган Михаил Варфоломеев КФУда укыта. Ул – авыр чыгарыла торган углеводород ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире. Галим фикеренчә, киләчәк фәнни казанышлардан тора.

– Безнең команда яңа нәтиҗәле технологияләр уйлап тапты. Хезмәтләребез республика өчен файдалы булачак, – диде ул. –  Минем өчен фәнгә нәкъ менә Татарстанда хезмәт итү – үзе бер горурлык. Без – галимнәргә сезнең игътибар да, ярдәм дә бик кадерле.

“Галим-мәгърифәтче” номинациясендә җиңгән Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдрафикова белдергәнчә, тарихка карап эш итсәк, ул безгә зур юл күрсәтәчәк.

– Без, туган ил тарихын өйрәнүчеләр дә фәнгә үз өлешебезне кертергә тиеш. Үз тарихыбызга, традицияләргә таянырга кирәк, – диде ул.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелеш материаллары кафедрасы мөдире Альфред Сөләйманов “Перспектива” номинациясендә җиңде. Галим шөгыльләнгән фән өлкәсе бүген халык хуҗалыгында бик кирәкле. Ул безгә хезмәтләренең берсе турында сөйләде.

– Явым-төшемнәр төзелеш материалларына тәэсир итә. Без булдырган стандартлар ярдәмендә катлаулы техник системаларның ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын фаразлап булачак. Ул биналарны җимерелүдән саклау, яңа материаллар уйлап тапканда аларны чыдамлырак итү мөмкинлеге бирә. Ничек җимерелүен белгәч, ничек төзәтүен дә беләбез, – ди галим.

Татарстан Фәннәр академиясенең махсус премиясенә хәзерге көндә Луганск халык республикасында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтүче Казанның йөрәк-кан тамырлары хирургы Вадим Горбунов ия булды. Бүләкне аның әнисе Ирина Горбуновага тапшырдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре