Киләсе елда 2023 елда вакыты чыккан, әмма автомат рәвештә озайтылган таныклыклар гамәлдә булмаячак, дип яза ТАСС.
Яңа таныклык алу өчен имтихан тапшырырга кирәкми. Машина йөртүчегә паспорт, иске таныклык һәм медицина белешмәсе белән килергә кирәк. Документта автомобиль белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр бармы-юкмы икәне күрсәтелергә тиеш.
Бу тәртип инде күптән гамәлдә һәм үзгәрми. Ул Хөкүмәтнең 2014 елның 24 октябрендәге карары белән расланган. Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгендә медицина бәяләмәсе турындагы таләп таныклык алыштырганда мәҗбүри булып кала, дип искәртәләр.
Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын автомат рәвештә озайту вакытлыча чара буларак кертелгән иде. Хәзер 2023 елда бирелгән яки озайтылган документлар хуҗаларына, гамәлдәге хокукларыннан мәхрүм калмас өчен, аларны алыштыру турында алдан кайгыртырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез