Гаптери бабайны аңлап бетермәгәнбез икән...

Уйланып утырсаң, элек авылның кеме генә юк иде. Һәркайсының – үз акылы, үзенчәлеге, гореф-гадәте, тарихы дигәндәй... Тирә-күршеләр бигрәк тә истә калган.

Гаптери бабайның чын исеме – Габдрахман. Аңа, беркатлырак булгангадыр инде, Тонык кушаматы тагылган иде. Әмма Әмерик дип тә йөрттеләр. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшкән ул. Концлагерьдан америкалылар коткарган. Хәзер төгәл генә әйтә алучы да юк инде. Америкада булып кайткан, дип кенә сөйлиләр. Башта созниклар тарафыннан Америкага җибәрелеп, аннан Одессага кайтарылган пароходка эләккәндер, күрәсең. Бик шәп, чит ил хәрби киеменнән кайтып, бөтен тирә-якны шаккатырган. Кемнәр коткарганын, чит ил кешеләренең, ашагач, табак-савытны юып тормыйча, күтәреп кенә атуын (күрәсең, бер тапкыр гына кулланыла торган булгандыр инде) сөйләп йөргән. Әмма теленең тик тормавы бик кыйммәткә төшкән. Аны мунча кергән җиреннән өстенә кияргә дә ирек бирмичә, бер ыштаннан гына алып чыгып китәләр. Ул вакыттагы партоешма секретаре Риза абый Абзалов, йөри торгач, Габдрахман абыйны бу бәладән коткара. Психиатрга күрсәтә һәм, аны сәер дип табып, иреккә чыгаралар. Ул шуннан соң сөйләшмәскә әйләнә. Белешмәдәге диагнозны расларга да кирәк булгандыр, күрәсең.

Тормышлары бик авыр булды. Биш баланы дөньяга китергән Халисә апа авырып китте, хәле яхшырмады. Соңгы елларда урын өстендә генә ятты булса кирәк, шулай хәтердә калган. Ул дөньялыктан китеп барганда, без башлангычта укый идек. Кече уллары Гумәр – минем сабакташым.

Габдрахман абыйның эһ тә итмичә гаиләсен тартып баруына минем бүген дә исем китә. Югыйсә, опека дигәннәренең аларга да килеп йөргәннәрен, балаларны детдомга алып китәргә теләгәннәрен бик яхшы хәтерлим әле. «Дәшми торган» булса да, кирәк вакытта теле ачыла иде аның. Аты-юлы белән сүгеп чыгара иде ул аларны. Кирәк чакта дигәннән, Габдрахман абый бер тапкыр минем дә тетмәмне тетте. Кызы Халидә никтер укырга йөрми башлаган. Мәктәп директоры Камил абый, кызын мәктәпкә җибәрүен үтенеп, кертеп чыгарсың әле дип, язу бирде. Мин керүгә, Габдрахман абый абзардан килеп чыкты да, язуны укып, сүгә башлады. Әнисе авырый, өйдә тагын дүрт малай, олы уллары Наил дә сау түгел. Халидәсез бернигә дә өлгерми. Миңа шуны аңлатырга тырышты ул. Вакыт-вакыт эчендә җыелган «кызу»ын чыгарасы килгәндер инде. Югыйсә чыгып кына китәсе бит. Бастым да каттым шунда. Менә сиңа сөйләшми торган бабай! Каршы йортта яшәүче апа тәрәзәдән күргән икән. Әле ярый ул кереп алды.

Ничек кенә авыр булса да, балаларны таркату турында хәтта башына да килмәгәндер, күрәсең. Эшләде дә эшләде ул. Башка хуҗалыклар кебек сыер, сарык, каз, тавык асрадылар. Габдрахман абый аларны «уфалла» арбасы белән үлән ташып туйдырды. Хәзер уйлап утырам: әллә инде чит илдә булуы ярдәм иткәнме – башы шәп эшләгән аның. Төзү материалларын табып булмаган бер заманда Шәрип чокырындагы текә ярдан балчык чыгарып, шуннан кирпеч суга. Комны ике авыл арасындагы Аракы чокырыннан ташый. Аларны абзарында билгеле бер вакыт киптерә дә тагы шул Шәрип чокырының уңайлы җирендә, кирпечләрне яндырырга дип, «гурна» ясый. Яр кырыен казып, шунда үзенең бер кагыйдәсе буенча өеп, астына учак ясап калдыра һәм мич яккан кебек яга. Аның ул кирпечләренә сорау зур, заказ күп була. Чөнки авыл халкы йорт сала, мичне һәрберсендә чыгарырга кирәк.

Габдрахман абый, ул заманга хас булмаганча, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнә. Кәвәл базарына үзе бәйләгән себерке сатарга йөри. Васильеводагы пыяла заводыннан лампа куыклары алып кайта. Ватылмый, дип мактый-мактый сата. Ышаналар инде. Шулай да бер күңел төшәрлек вакыйга була. Бу хакта авылдашым Наҗия апа сөйләгән иде. Бервакыт шулай бик мактагач, аның әтисе лампа морҗасына су сибә, өске ягындагы тар җире ярыла да китә. Габдрахман абый: «Зинһар, бу хакта кешегә әйтмә инде. Алайса сата алмыйм бит», – дип ялына. «Әти үзе дә бик кайгырды. Ул шаяртмакчы гына булган икән», – дигән иде Наҗия апа.

Габдрахман абый кибеттән кайтышлый бала-чаганың урамда уйнаганын озак-озак күзәтеп торырга ярата иде. Сәләмә киемнән, башында катып беткән эшләпә, йөзен җыерчык баскан, үзе, бала-чага уеныннан кызык табып, шырык-шырык көлә һәм... ап-ак тешләре ялтырый. Бакыйлыкка күчкәнче, аның бу тешләренә берни булмады. «Сугыш вакытында авызымда бер тешем дә калмады. Америкада куйдылар», – дип әйтә торган иде. Соңыннан гына аңладым: бик сыйфатлы имплант тешләр булгандыр ул.

Нишләптер, Габдрахман абыйны мин еш искә төшерәм. Элек авылда кабул итүләренчә, беркатлы да, сәер дә, «тонык» та булмагандыр ул дигән фикергә киләм. Югыйсә мондый көчле рухлы була алмас иде. Аңлап бетермәгәнбез без аны.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре