Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә үз төркемендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте: быел аның музыканты, гитарист Сергей Тихонов киткән. 20 ел бергә эшләгән, бергәләп илнең барлык почмакларын айкаган музыкантының китү сәбәбен Илсөя үзе әйтте:
– Китү сәбәпләре – һәркемнең үзенчә. Кемнеңдер яше бар, кемнеңдер саулыгы әллә кем түгел, кемдер шәхси тормышын кора, ә кемдер тынычрак эш эзли. Нормаль хәл! Алар минем тормыштан түгел, бәлки гастрольле тормыштан китә. Без алар белән очрашабыз, аралашабыз. Гастроль – бик авыр әйбер, мин аларны аңлыйм! Һәркайсына рәхмәтлемен. Без алар белән катлаулы юл уздык, – ди Илсөя Бәдретдинова.
Моннан тыш быел җырчы төркеменнән тамашачыларның иң яраткан музыкантларыннан берсе – якут кызы Айсхана киткән иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез