«Гашыйклар тавы» киносын караганнан соң уйланулар

Группадашым Илшат Әюпов беркөнне шалтыратып: «Чаллыга үзенең «Гашыйклар тавы» киносы белән режиссер Салават Юзеев килә, әйдә барабыз», – дип чакыргач бераз сәерсенгән идем. Сәбәбе премьера гына булмаган икән – Илшат яңа машина алган. Машинаны әйләнә-әйләнә карап, техник характеристикаларына шаклар катканнан соң, бинага кердек, анда Илшатны директор каршы алды.

Группадашның монда үз кеше икәне күренеп тора, ул шап-шоп директорның җилкәсеннән какты, хәрәкәтләре салмакланды. Өс киемнәрен җитәкче бүлмәсендә генә калдырып, залга кердем, бераздан Илшат та минем янга утырды. «Син нәрсә инде, – диде ризасыз тавыш белән, – син нәрсә бала-чага сыман. Без ровно өч тулганда керергә тиеш идек. Без керүгә кино башлана һәм халык безнең хакта: «Боларны гына көткәннәр икән», – дип уйлаячак иде...»

Залга карадым. Ханымнар, пединститут кызлары... Кинәт тамагым кипте, ярый әле кино башланды...

Кино тәмамлангач, сәхнәгә режиссер белән төп рольләрнең берсен башкарган Эльза Кәримова чыгып, сорауларга җавап бирергә әзер икәнлекләрен белдерделәр. Һәм, әлбәттә инде, беренче сорау көтелгәнчә, очрашу жанры кысасындагыча булды:

– Бу фильмны төшерү авыр булдымы?

Илшат пышылдап кына сүгенде, «Җиңел эш буламыни», – дип мыгырданды. Аннан үзе басып: «Хәзерге масштаблы киноларны ничектер «бодҗ-бодҗ» итеп төшерәләр бит, монда алай түгел», – дип кулларын болгап сөйләде. Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова чыгып рәхмәт укыды, артист Булат Сәлахов та рәхмәттән башлады, аннан үзенең дә бу спектакльдә уйнаган чактагы хатирәләренә кереп китте. Шул урында Илшат Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары»ндагы Әлтафи кебек итеп: «Чукынды», – дип куйды, – кайту юк икән бүген». Тагын кемнәрдер рәхмәт әйтте, режиссер, йомшак кына елмаеп, барысын да кабул итеп торды.

Спектакль карагач, әсәрне укыгач та, хөкем чыгара, фикер әйтә торган гадәтем юк. Чөнки беренче тәэсирләр психологик тестларга җавап биргәндә генә хуплана, монда исә аң аша узуы, утырып җитүе, кабул ителеп, уй туарга тиеш, акыл эшчәнлеге аша эшкәртелүе кирәк. Бу юлы ачыклау максатыннан режиссерга, актрисага һәм залга мөрәҗәгать иттем:

– Күрәм, сез рус телле, бу нәрсә киноның эшләнелешенә йогынты ясамаганмы?

Салават  Юзеев моны, ягъни рус телле булуының тәэсире барлыгын кире какты, татар киносын дөньяви дәрәҗәгә күтәрергә, үзебезне башка халыкларга танытырга кирәклеген сөйләде. Минем исә эчтәге шайтан ризасызлык белдереп мыгырданды: «Ие, без хаҗәт, ди дөньяга... Ул болай да бик тыгыз, сыеша алмыйлар. Безнең үз – татар дөньясы бар, татар, бәлки, шуңа хезмәт итәргә тиештер?» Эльза Кәримова исә яшьлеккә хас кискенлек белән үзенең Казан кызы булуын, татарча яхшы сөйләшүен сөйләде. Күңелдә янә тыпырчыну булып алды: «Казан... Казан, әйе, татар мәдәниятенең һәм, әйтергә кирәк, опера-балет, театрлар кебек югары сәнгатьнең үзәге. Ләкин ул әле татарлык дигән сүз түгел...» Ләкин кино каләмгә тотынырга этәрде. Бу инде әйбәт дигән сүз. Әмма…

***

Белгәнебезгә, фильм Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» поэмасы буенча төшерелгән. Шагыйрь хакында «Татар әдәбияты тарихы»ның VI томында (Казан, Татар. кит. нәшр., 2018) Н.Йосыпова болай ди: «Үзен Такташның дәвамчысы дип санаган шашкын рухлы романтик шагыйрь чордашларыннан иҗатының эчтәлеге белән дә, фәлсәфи-романтик рухы, яшьлек дәрте, омтылышлы фикерләве белән дә аерылып тора» (319 б). Шул ук хезмәттә, шул ук автор телгә алынган поэма хакында болай яза: «Гашыйклар тавы» (1985–1986) повесть-поэмасы Мөнирә һәм Сәет мәхәббәте хакында сөйли. Гашыйклар тавында бер-берсенә тугры калырга вәгъдәләшкән геройларның тормыш юллары аерыла. Мөнирә соңгы сулышына кадәр Сәетнең сугыштан кайтуын көтеп яши, ә ирне яшьлек хатасы – Мөнирә янына кайтмавы сагышлы, аяныч язмышка дучар итә...»

Киноның исә эчтәлеге болай: ниндидер оешма Гашыйклар тавын тигезләпме, тигезләмичәме, анда нидер эшләргә тели. Нәрсәдер төзергәме, нефть чыгарыргамы – аңлашылмый. Экранда җирләр тетрәтеп килгән куәтле техникага инде олыгайган Мөнирәнең каршы чыгып басып, дистәләгән берәмлектән торган колоннаны туктатуы күрсәтелә. Ярар, хыял монда әле үзен аклый, ялгыз герой явыз көчкә каршы чыга һәм әлегә җиңүгә ирешә. Ләкин алга таба романтика тормыш чынбарлыгы, элементар яшәеш, җәмгыять кануннары хисабына яши башлагач, күңелдә ризасызлык туа. Чөнки әлеге техника колоннасының хуҗасы –  ул Илдар Хәйруллин башкаруында, гадәттән тыш зиннәтле залның уртасына, зиннәтле кәнәфигә утыртып, Голливуд боевиклары стилендә бирелә, – Мөнирәнең улы Азаматны чакырып, аңа әнисен тыярга, каршы чыкмаска кушарга кирәклеген җиткерә. Менә нәкъ шушында туды бугай миндә режиссерның татар телле булып, татарча уйлавына шик. Югары сәнгать даирәсендә үскән, төшергән киносында романтизм кагыйдәләрен алгы планга куеп эш иткән, бераз, белмим, бәлки бик ныктыр, тормыштан аерылган Салават Юзеев ялгыз героиняга куәтле мафиозиның үзе белән исәпләшерлек көч сала.

Алга таба Азамат әнисен үгетләргә дип аның янына кайта. Ләкин, улы күпме генә сөйләмәсен, сораулар бирмәсен, карчык, ни өчендер, моны һич аңлый алмадым, классик әйтмешли, авыл мокытлыгы комачауладымы, – ни «ә» дип, ни «җә» дип бер авыз сүз әйтми.

Алгарак китеп әйтик, күрәзәче киңәше белән әтисен эзләп тапкан Азамат тагын шул җәфага тарый, улы күпме генә сөйләшергә тырышмасын, карт таш балбал кебек утыра, ник бер сүз эндәшсен! Гомер буе студентлардан имтихан алган укытучы буларак әйтәм, эндәшмәгән, сөйләшмәгән, соравыңа җавап бирмәгән кешедән дә кыен әйбер юк бит ул! Бу әйберне режиссер ни өчендер ике тапкыр куллана. Дөрес, аннан соң карт сөйләшә башлый, улы белән фәлән ел элек калдырып киткән туган авылы Таллыкүлгә һәм хатыны (хатыны? –законлаштырылган никах идеме бу? Бу турыда кинода әйтелми) янына кайтканда бөтен гомер юлын сөйләп чыга. Сәяхәт вакытында булган бу сөйләшүләрдә соңгы вакыттагы әсәрләрдә  күренә башлаган ата белән улның мәхәббәт, сөю турындагы әңгәмәсе дә урын алган.

Киноның ышандыру көчен Рәфыйк Таһировның уйнавы яхшы гына ныгыта. Мин театраль, сәнгать белгече түгел, ләкин әлеге артист тавыш күтәрмичә, күтәрелеп бәрелмичә уйнавы белән миңа ошады. Ул образны тапкан дип уйлыйм, Азамат – җирдә нык басып торучы, сабыр, теләсә нинди эшне иң элек кырык яктан уйлап эшләргә тормыш тарафыннан өйрәтелгән татар кешесе. Мафиозиның эмиссарларын гәүдәләндерүче кара машина аны кисәтү рәвешендә яныннан хәтәр пырылдап үтеп киткәндәге Азаматның (Р. Таһировның) карашы бу киноның үзәге сыман тоелды миңа. Ул – куркынычның күзенә сынап, ататайланып батыраймыйча, әмма үз көчен яхшы белеп, чигенмәячәген, көрәшсез генә бирелмәячәген аңлатучы караш.

Һәр жанрның үзенчәлеге бар. Шуңа күрә кино сәнгатен бәлки аңлап та бетермимдер. Бу язма бәя бирү дә, тәнкыйть тә түгел, бу – гади тамашачының уйланулары. Уйландыра икән, димәк, автор максатына ирешкән...

Гомәр Даутов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре