Апас районының Зур Күккүз авыл җирлегеннән борчулы хат алдык. «Бер төркем кешеләр, оешып, авыл җирлеге башлыгы Розия Низамовага яла якмакчы, аның хезмәтен каралтмакчы булалар. Без моның белән килешмибез. Безгә аның үз урынында эшләве кирәк. Эшкә яраклы вакытларын читтә үткәреп, тыныч кына яшәп яткан авыл тормышын бутаучылар үз сүзләренә җавап бирергә тиеш. Язмаларда язылган сүзләрне укырга да оят хәтта», – диелгән иде анда. Мөрәҗәгатькә унлап кешенең имзасы да куелган. Барысын да ачыклар өчен, юлга кузгалдык.
Дөреслек һәркемнең үзенеке
Әлеге җирлеккә Ясаклы Барыш, Зур Күккүз, Кече Күккүз һәм Шонгаты авыллары керә. Барысында бергә 771 кеше яши. Розия Низамова шушы җирлекне 15 елдан артык җитәкли.
– Мондагы һәр кешене, һәр почмакны, һәр чокыр-чакырын, атамасын беләм. Моңа кадәр халык белән уртак тел табып, матур гына эшләп килдек, – ди ул.
Аңлашылмаучылыклар 2022 елда башланган. Аныклап китик: канәгатьсезлек белдерүчеләр Ясаклы Барыш авылында яши. Биредә авыл халкы икегә бүленгән. Дөресрәге, биш-алты гаилә җирлек башлыгының эшеннән канәгать түгел.
Безгә авыл өстеннән вертолет белән очып йөреп, «Сине утыртабыз!» – дип кычкырган видеолар да килеп иреште. Җирлек башлыгына янау, сугу, кизәнү, капкаларын бикләп, ачкычларын алып китү очраклары да булган. Канәгатьсезлек белдерергә, сүз белән әйтергә була, тик калганнары инде бернинди дә кысага сыймый, дип уйлыйм. Кем генә булсаң да, нинди генә урын биләсәң дә.
– Ни өчен миңа карата шулкадәр нәфрәт булуын һич аңламыйм. Уйлап-уйлап карыйм да, төгәл сәбәпләрен таба алмыйм. Дөрес, ул кешеләрнең һәркайсына берничә тапкыр кисәтү ясаганым булды, ә сүз әйткәнне кем яратсын? Минем урынга утырасылары киләдер, бәлки? Мондый хәлдә калган башка җирлек башлыклары да бар. Теләсә кемнән шундый мөнәсәбәт булгач, безне кем яклар соң? – ди ул, ачынып.
Шулай да низаг очы әлеге вакыйгаларга барып тоташа дип аңладык. 22 ел мәчеттә мулла вазыйфасын башкарган Рәшит абый Хәбибуллин эшеннән туктагач, җирлек башлыгы бу урынга Рәкыйп абыйны Казаннан чакырып кайтара. Тик бераздан үзе үк авылга дәшкән кеше районга Розия ханым өстеннән шикаятьләр яза башлый. Җирлек башлыгы фикеренчә, бу эшләрдә элеккеге колхоз рәисенең икенче хатыны Зөһрә ханымның кулы уйнавы сизелеп тора. Мулла да шушы берничә кеше кулында «курчак» кына төсле, ди җирлек башлыгы.
– Өч ел элек Ясаклы Барыш авылында клуб белән мәчет арасына койма тотасы бар иде. Үзара салым акчасына 95 мең сумга рәшәткәләр сатып алдым. Ул вакыттагы Рәшит мулла белән кереп сөйләштем дә, эшләүче бригадага 30 мең сум акча өстәп бирде. Алып торган акчаларны артыгы белән кайтардык. Эшмәкәр Фәнис мәчеткә янкорма эшләгән вакытта 49 мең 700 сумлык төзелеш материаллары алып кайтып бирде. Үзем дә 15 меңлек материал алып кайттым, ләкин миннән һаман шул акчаны таптыралар, – ди Розия ханым.
Әлеге акчаның кая киткәнлеген, бирү-бирмәвен республика прокуратурасыннан да килеп тикшергәннәр, документлардан аңлашылганча, бернинди дә хилафлыклар ачыкланмаган.
Халыкны җирлек башлыгына каршы котыртуның тагын бер чыганагы бар: ул да булса – Ясаклы Барыш авылындагы күл. Аны чистарту буенча сметаларны 2019 елда төзиләр, ә эшне ике елдан соң гына башкаралар. Шуңа күрә алдан планлаштырган акча җитеп бетми.
– Бик теләп башланган эш иде ул югыйсә. Күпчелек эшләре башкарылса да, ахырга кадәр төгәлләп булмады. Ул кешеләр бетмәгән эшләрдә дә мине гаепли. Ләкин акча миндә түгел бит. Алар хәтта район аша да узмады, турыдан-туры «Күлләрне савыктыру» программасы буенча килде, – дип аңлатты Розия ханым.
Низаглар мәчет тирәсендә барганга күрә, Рәкыйп хәзрәтнең үзен күреп сөйләшергә булдык. Исәбебез – һәр ике якның да фикерен тыңлап язу лабаса. Тик, кызганыч, мәгънәле, эчтәлекле сөйләшү генә килеп чыкмады. Янында якынча 15 минут тирәсе торсак та, сорауларыбызга җавап ала алмадык. Миңа калса, авыл хәзрәте сабырлык, зыялылык үрнәге булып, авыл халкын берләштерүче, үзенә карата хөрмәт уятучы кеше булырга тиештер?
Җирлек башлыгының эшчәнлегеннән канәгать булмаган кешеләр арасында элеккеге мулланың улы Камил Хәбибуллин да бар. Без аны да күреп сөйләштек.
– Розиянең бервакытта да акчаның кая киткәнлеге буенча хисап тотканы юк. Сорый башлагач: «Син кем соң?» – дип кенә әйтә. Мәчеттән алган акча буенча да, әйе, алынган, нәрсәләрдер эшләнгән, инде аларны кайтарып бирергә кирәк. Мәчеттә ремонт башладык. Кайтарып бирмәгән очракта да аңлатырга була бит. Аның 4 елга бер тапкыр җыелыш җыйганы юк. Сораулар җыела, аны биреп булмый, аңлатып булмый, гел үзенчә генә сөйли. Ике арада аңлашу юк, – диде ул.
Дөресен генә әйткәндә, ике якның да бер-берсенә әйтелгән сүзләре, үпкәләре күп. Барысын да язып та бетереп була торган түгел. Безгә гадәттә конкрет бер проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап язалар иде. Бу юлы чаң сугарлык ниндидер вакыйга да булмаган. Кем белән генә аралашсак та, кем кемгә кайчандыр нәрсә дигән, нәрсә эшләгән – шуларны гына санап чыгуга калды.
Эшләнгән эшләр
Җирлек башлыгы да бар яктан да идеаль түгелдер, аның да игътибары, кулы һәм көче җитеп бетмәгән җирләре бардыр. Анысын да инкарь итеп булмый. Аннан соң һәркемгә ярап та бетү мөмкин түгел. Ләкин бу очракта без кешенең эшен күреп кенә бәяли алабыз. Шуңа күрә без дүрт авылны да урап уздык. Зиратлар чистартылган, обелисклар яңартылган, юллар, чишмәләр төзекләндерелгән, санитар зоналар каралган, авыл тарихында тирән эз калдырган бабайларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен элмә такталар куелган, беседкалар, балалар мәйданчыклары ясалган, мәктәпләр, клублар төзекләндерелгән, бер авылда яңа клуб төзелгән, авылларда мәчетләр, ФАПлар, табиб амбулаториясе, музей, кибетләр эшләп тора. Халык үзара салым җыюда да актив катнаша. Соңгы елларда 1000–1500 сумнан җыйганнар. Быел Шонгатыда зират рәшәткәсе тотасы булгач, кеше башыннан 3000әр сум биргәннәр. Авыл халкы маллар да күпләп асрый, умарталар тоталар. Бәйрәмнәр уздырып торалар, ир-егетләре хәрби операциядә хезмәт иткән гаиләләрне җыялар. Авылда үрнәк гаиләләр күп, укытучылар коллективы көчле. Ә менә Зур һәм Кече Күккүз авылларының юл кырыйлары чүп үләннән арындырылган булса да, Ясаклы Барышта бу мәсьәләдә эшлисе бар әле.
Тынычлык бетте
Зур Күккүз җирлегендәге үзара каршылыклы мөнәсәбәтләр турында республиканың шәхси газеталарында да язмалар басылган. «Әхлаксыз гаиләдә туган» дигән сүзләр Розия ханымның күңеленә аеруча нык тигән.
– Бу сүзләрне укып, бик гарьләндем, еладым. Мин гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Әтием белән әнием алдынгы авыл хезмәтчәннәре булды. Бишебез дә югары белем алдык. Алар мондый сүзләргә лаек түгел, – диде ул.
Җирлек башлыгыннан кер эзләүчеләр булса да, мактаучылары күбрәк очрады миңа. Һәрхәлдә урамда очраганнардан җирлек башлыгының эшчәнлегенә карата тискәре фикер ишетмәдем.
– Авылыбыз бик әйбәт, чиста безнең, тик бераз олыгаеп кына киттек шул, – диде Роза апа Насыйбуллина. – Розия килгәч, кул тимәгән җирләрне дә карап бетерде. Сулар керде, юллар, көтүлекләр каралды, мин аңа бер сүз дә каршы әйтә алмыйм. Авыл советының күзгә күренә һәм күренми торган әллә никадәрле эше бар. Үзем озак еллар шушында эшләдем, бөтен нечкәлекләрен бик яхшы беләм. Газеталарда аны яманлап язмалар басылган икән дигәч, бик аптырадым, чөнки моңа кадәр аның эшенә карата начар сүзләр ишеткәнем юк иде. Ул андый мөнәсәбәткә лаеклы кеше түгел.
Эшмәкәр Фәнис Зарипов та авылдашының фикерләрен куәтләде.
– Кемнәргәдер эшләп тә ярап булмый. Розия ханым кебек эшләүче кешеләр күбрәк булса, бөтен тирә-як гөл булыр иде. Аның кебек тырыш кешеләр сирәк, хезмәтен республика, федераль дәрәҗәдә бәяләделәр, – диде ул.
Рәкыйп хәзрәт янына барганда, капка төбендә утыручы берничә ир-ат янына да тукталасы иттек. Алар арасында әфганчы, әлеге вакытта улы фронтта булган Рамил Гомәров та бар иде.
– Эшмәкәр Марсель Җәләлиев мәчеткә ремонт ясый. Барганыбыз юк. Авылыбыз икегә бүленде бит. Тыныч кына, матур гына яшәп ятканда менә шулай китереп чыгардылар. Авылның да тынычлыгы, мәчетнең дә яме бетте. Розиягә каршы чыккан гаиләләрнең башка бер проблемалары юк шикелле тоела безгә. Зарланырга сәбәп тә юк бит, ник кер эзлиләр алар? Элек кая гына барсак та: «О, сез данлыклы Барыш бит!» – дип әйтәләр иде, ә хәзер каян икәнебезне белүгә: «Ә-ә-ә, теге гаугалы авылданмыни?» – диләр. Әллә безгә күңеллеме? Барыштан дип әйтәсе дә килми хәзер. Авылның исемен пычратып, шулай көлергә кирәкмени? – диде ул.
Автордан. Бу вакыйгалардан район башлыгы Айрат Җиһаншин да, аның урынбасарлары да хәбәрдар булып чыкты. Тик урынбасар Ленар Хантимеровка берничә тапкыр шалтыратсак та, җавап бирергә вакыт таба алмады...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез