Газ юлы. Зәңгәр ягулыкка тоташу бәясе, килешүләрен яңартырга өлгермәүчеләр киңәш

Газ кермәгән авыллар, зәңгәр ягулыкка тоташу бәясе һәм газ килешүләрен яңартырга өлгермәүчеләргә бер киңәш. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шул хакта сөйләштеләр.

Республикада газлаштырып бетерү (социаль газлаштыру) программасы башланганнан бирле 28,8 мең җир кишәрлегенә кадәр газ үткәргәннәр. Бу хакта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов әйтте.

– Безгә килеп ирешкән гаризалар нигезендә 28 мең 835 җир кишәрлегенә кадәр газ үткәрдек. Шул исәптән, 23 мең 258 йорт хуҗасы зәңгәр ягулыктан файдалана инде. Бу – коймага кадәр газ үткәрелгән йортларның 81 проценты. Ил буенча исә әлеге күрсәткеч 55 процент тәшкил итә, – диде ул.

Татарстанда газлаштырып бетерү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Ул 2021 елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителде һәм җир кишәрлеге чикләренә кадәр газны түләүсез җиткерү мөмкинлеген тәэмин итә. Газлаштыру газ бүлү челтәрләре булган торак пунктларда алып барыла. Мөрәҗәгать итүчедә йорт хуҗалыгына яки йорт хуҗалыгы урнашкан җир кишәрлегенә милек хокукын яки законда каралган башка хокукны раслаучы документ булырга тиеш. Җир кишәрлеге чикләрендә газ куллану челтәрен төзү, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын (казан, газ плитәсе, газ исәпләү приборы) сатып алу һәм урнаштыру кулланучы хисабына башкарыла. 2023 елдан программада тиешле шартларга туры килгән медицина һәм белем бирү учреждениеләре, 2024 елдан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре дә катнаша ала.

Рөстәм Усманов сүзләренә караганда, 2024 елда республикада 7,8 мең җир кишәрлегенә кадәр газ үткәрелгән. «Газлаштырып бетерү программасы вакыт ягыннан чикләнми», – дип тә искә төшерде ул.

Программада катнаша торган алдынгы районнар да билгеле. Гаризалар күбрәк Тукай, Лаеш, Питрәч районнары, Казан, Әлмәт кебек шәһәрләрдә теркәлгән. Хәер, бу аңлашыла да: газ кертүгә ихтыяҗ зуррак булган саен, күрсәткечләр дә арта. Ә менә килешүләрне башкару күрсәткече республиканың Ютазы районында зуррак, диделәр брифингта.

Билгеле булганча, ташламага ия булган гражданнарга коймадан алып йортка кадәр һәм йорт эчендә газ кертү чыгымнарына субсидия бирелә. Хәзерге вакытта аның күләме 100 мең сум тәшкил итә. Субсидияне бер йортка бер тапкыр алырга мөмкин. «Дөрес, бүген җир кишәрлеге эчендә газ кертү, газ җиһазлары сатып алу һәм урнаштыруга бәйле чыгымнар моннан артып китә. Әмма субсидия тотылган акчаның шактый өлешен кире кайтару мөмкинлеген бирә. Бу хакта карар кабул ителгәндә моңа 100 мең сум да җиткәндер, әмма үзегез күреп торасыз, бәяләр гел үсә», – диде Рөстәм Усманов. Аннан: «Зәңгәр ягулык плитәгә кадәр килеп җитсен өчен тәгаен күпме чыгым тотасы?» – дип тә кызыксындылар. Әмма бу сорау җавапсыз калды.

Газ турында хыялланып кына яшәүчеләр дә бар.

– Рәсми саннардан күренгәнчә, Татарстанда 3140 торак пункт теркәлгән, шулар арасыннан 306 торак пунктка кадәр газ кермәгән. Әлеге юнәлештә эш график нигезендә алып барыла, газлаштыру программасы ел саен раслана, акча мәсьәләсенә бәйле кыенлыклар юк, – диде Рөстәм Усманов.

Тик газ кермәгән барлык торак пунктлар да киләчәктә зәңгәр ягулыкка тоташачак дигән сүз түгел. «Газүткәргеч төзүнең нәтиҗәлелеге турындагы карарны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кабул итә. Мәсәлән, биш йортлы авылга газ кертү өчен йөз чакрым торба сузу отышсыз. Бу акчага тагын да күбрәк объект төзеп, халыкка зуррак файда китерергә мөмкин», – диделәр брифингта.

Хөкүмәт йортында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңарту мәсьәләсенә дә ачыклык керттеләр.

– Вакыт-вакыт кулдагы килешүләрне яңарту ихтыяҗы туа. Бу очракта да шулай. Безнең 1,6 миллион абунәчебез бар. Аларга газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне яңарту өчен катгый чикләр куймыйбыз. Чөнки беренче мәлдә моңа бәйле ыгы-зыгы да килеп чыкты. Без үзебез дә бу эшне газ оешмасына бармыйча гына хәл итү яклы. Югыйсә бүген гап-гади СМС-хәбәр ярдәмендә кредит та рәсмиләштереп була. Әмма Хөкүмәт карарында килешү кәгазьдә булырга, аңа имза куелырга тиеш дип язылган, – диде Рөстәм Усманов.

Эш шунда ки, 2023 елда ил күләмендә «Газ белән тәэмин итү турында»гы федераль Законга һәм РФ Торак кодексына төзәтмәләр үз көченә керде. Аның нигезендә, газ челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү, шул исәптән, фатир һәм йортлардагы газ плитәләрен, казаннарны һәм газ мичләрен ремонтлау белән чимал җибәрүче оешма гына, ягъни «Газпром трансгаз Казан» гына шөгыльләнә ала. Тик моның өчен оешма белән килешү төзергә яки булганын яңартырга кирәк.

Рөстәм Усманов әйтүенчә, килешүнең куллану вакыты чыга икән, аны һичшиксез яңартырга кирәк булачак. «Халыкның хәлен аңлап, аларга озын-озак чиратларда утырырга туры килмәсен өчен, өстәмә шартлар да тудырдык. Бөтен уңайлыклар була торып та, килешүне яңартмыйлар икән, газны өзү турында кисәтү җибәрергә туры киләчәк. Бүген абунәчеләребезнең барысы да диярлек килешүләрен яңартып бетерде инде», – диде Рөстәм Усманов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре