Яшәсен 1 нче май – хезмәт ияләренең сугышчан көчләренә смотр көне! «Кызыл Татарстан»ның җиңү китергән елның 1 маенда дөнья күргән санында иң беренче әнә шул сүзләргә игътибар итәсең. Бәйрәм санында тагын ниләр язганнар?
«Тырыш һәм туктаусыз хезмәт белән фронтка һәрьяклап ярдәмне арттырыгыз, сугыш аркасында илебезгә килгән яраларны тизрәк төзәтегез, безнең Совет дәүләтенең куәтен тагын да югарырак күтәрегез!»
Газетаның беренче битендә урнаштырылган «Верховный Баш Командующий» боерыкларының бәйрәмгә багышланганында әнә шундый юллар бар. Иптәш Сталин Кызыл армия уңышларын саный, дошман белән көрәштә тагын да зуррак җиңүләргә ирешергә чакыра.
Сталинның тагын бер боерыгы «2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре» турында. Дошман илендәге шәһәрләрне алуда катнашкан һәм зур батырлык күрсәткән сугышчыларны зурлый ул. Шундый ук боерык «4 нче Украина фронты гаскәрләре»нә дә аталган.
«Изаил» колхозы иртә культуралар чәчүне төгәлләде» язмасы исә безне җиргә төшерә. Актаныштагы колхоз турында ул. Анда менә нинди юллар бар:
«Ватан сугышы фронтларындагы соңгы вакыйгалар, фронтовикларыбызның тиңдәшсез батырлыклары, Берлинга барып кереп, дошманны аның үз оясында кыйнаулары колхозчыларда хезмәткә булган дәртне тагын да көчәйтте».
Шушы ук биттәге кыска гына бер язмадан без «Казан предприятиеләре работниклары, Кызыл Армиянең тарихи җиңүләре белән рухланып эшләү нәтиҗәсендә, яңа уңышларга» ирешкәнне беләбез.
Икенче биттә дә бәйрәм рухы сизелә.
«Хезмәт ияләренең традицион бәйрәме – Беренче Май – 1945 нче елны безнең илебездәге һәм бөтен дөньядагы хәрби һәм политик тормышның гаять зур вакыйгалары белән бергә туры килә».
«Беренче Май – Гитлер Германиясен тулысынча тар-мар итү өчен көрәшүче хезмәт ияләренең сугышчан көчләренә смотр көне» дигән язма әнә шундый сүзләр белән башлана.
«Хәзер берләшкән милләтләр халыклары сугышның иң җаваплы чорларыннан берсен кичерәләр. Көрәш төгәлләнү чорына керде...»
Шуннан соң язмада совет халкының тылдагы җиңүләре, икътисад күрсәткечләре бәян ителә.
«Барлык совет кешеләре ватан бәхете өчен җиң сызганып эшләргә тиешләр. Чын патриотлыкның беренче билгесе – нәкъ менә ватан файдасына эшләү».
Әнә шундый ялкынлы сүзләргә, өметле киләчәк турындагы хыялларга бай булган язмадан соң укучылар совет информбюросы хәбәрләре һәм чит илләрдәге яңалыклар белән танышкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез