Әлмәт районында яшь геологларның XI республика ачык кыр олимпиадасы үтте. Анда республиканың 35 районыннан, Красноярск крае, Башкортстан, Беларусьтан килгән яшьләр катнашты. Бәйге барышын «ВТ» журналисты да күзәтте.
Сынаулар Әлмәт районындагы «Кояшлы» лагеренда узды. Укучылар гидрология, геологик һәйкәлне тасвирлау, минералогия һәм петрография, нефть геологиясе нигезләре буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук алар Азнакай районының Урсай авылы инешендә дә биремнәр үтәде. Без килгәндә, бер төркем яшьләр шунда мәш килә иде. Кызык, нигә бутый киеп, су ерып йөри икән алар? Кулларында – үлчәү, калькулятор. Саннар белән эш итә болар. Без генә аңлый торган түгел бу. КФУның гомуми геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты Илдар Нуриев, укучылар су агымының тизлеген үлчиләр, диде.
– Бу – билгеле бер җирдә күпме су агуын билгеләүнең иң гади ысулларының берсе. Аннан укучылар елга урнашкан үзәнне тасвирларга тиеш. Шуннан соң чыгымнарны исәпләп чыгаралар, – диде Илдар Нуриев. – КФУның геология факультетында белем алучы 2 нче курс студентлары да мондый практика уза. Без студентларга шул ук гидрометрик үлчәүләрне бирәбез. Шуның нигезендә чыгымнарны билгеләргә мөмкин. Әйтик, елгаларда су биеклеге артуын, түбәнәюен, җир асты суларының ничек үзгәрүен дә фаразларга мөмкин. Шулай булгач, әлеге олимпиадада катнашучылар киләчәктә нинди фәннәрне өйрәнәчәген алдан ук белә алачак.
Азалия Җәләлиева белән Әмир Гайнатуллин Казанның 27 нче гимназиясендә белем ала. Алар икесе бер командада чыгыш ясады.
– Геология белән кызыксына башлавыбызга – өченче ел. Мәктәпкә яңа укытучы килгәч, география, биологияне яхшылап өйрәнсәгез, безнең белән олимпиадага йөри аласыз, диде. Без каршы килмәдек. Монда икенче мәртәбә генә катнашабыз. Бутый киеп, су еруның бер кыенлыгы да юк. Без авылга кайткач, табигатьтә шулай йөрибез. Аңласаң, бөтен биремне дә эшләп була. Елганың тирәнлеген, суның тизлеген үлчибез. Елга кая ага, янәшәсендә чишмәләр бармы, юкмы – барысын да күрсәтәбез, – диде Азалия.
Камилә Зәйдуллина быел Бөгелмә районының Карабаш мәктәбен тәмамлаган. КФУның геология һәм нефть-газ технологияләре институтына керергә җыена.
– Туганнар арасында геологлар бар. Шуларга кызыгып, мин дә шушы юлны сайларга булдым. Геологны яхшы һөнәр дип саныйм. Табигать көйсезлекләре куркытмый. Бәйгедә катнашу өчен биология, географияне, математиканы белергә кирәк, – ди Камилә.
Ә менә Баулының 7 нче мәктәбе укучысы Андрей Еграфовның очкычлар проектлаучы буласы килә.
– Олимпиадага бишенче мәртәбә киләм. Елдан-ел кызыграк үтә. Кичә 4 сәгать буе тауда йөрдек. Төрле тау токымнары эзләдек. Бүген елганың агымын үлчәдек. Иртәгә комлыкка барып, комнарны юабыз. Бу – алтын табу ысулы, – ди Андрей, мавыктырып.
Яшьләр ярышкан арада «Татнефть» компаниясенең корпоратив мәдәният һәм яшьләр сәясәтен үстерү бүлеге башлыгы Евгений Гаврилов чарада катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәюе турында сөйләде.
– Олимпиада 2014 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән үткәрелә. Беренчесендә 27 команда катнашкан иде. Күбесе – үзебезнең егет һәм кызлар. Быел 38 команда ярыша. Киләсе елда 40 тан артык булыр дип көтәбез, – диде ул.
Без шулай ук минералогия һәм петрография буенча ярышларның ничек үтүен дә күрдек. Яшь геологлар өчәр төрле минерал һәм тау токымнарын ачыкларга тиеш иде. Минераллар арасында кварц, топаз, кальцит, флюорит, апатит, гроссуляр бар. КФУның минералогия һәм литология кафедрасы доценты Евгения Нуриева белдергәнчә, минералогия һәм петрография сәламәтлек саклау, төзелеш, сәнәгать юнәлешләрендә файдаланыла. Утырма минераллардан алынган гипс медицинада кулланыла. Төзелештә – мәрмәр һәм гранит. Әлбәттә, алар кеше өчен куркыныч булмаска тиеш. Аларны радиоактивлыкка тикшерәләр. «Телефон яки компьютер җитештерү өчен дә минераллар кирәк. Без моны балалар өчен бик актуаль дип саныйбыз», – диде ул.
Республика олимпиадасында җиңүчеләргә XV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу мөмкинлеге бирелә. Ул быел 24 июльдән 4 августка кадәр Пермь краенда узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез