Cәфәрдә йөрергә ярата торган кешене туктатам димә. Геолог Рәис Миңнуллинның маҗаралары белән моңа кадәр дә укучыларыбызны таныштырып тора идек. Бу юлы ул дуслары белән Непалдан әйләнеп кайтты. Кайларда ул җир, анда ниләр бар, нинди халык яши? Сәяхәтчедән шул хакта белештек.
– Рәис Мәрданович, Непалга нинди җилләр ташлады?
– Непалга барып чыгу күптәнге хыялыбыз иде. Дөрес, бер төркем егетләр белән 2015 елда ук җыенып беткән идек инде. Ул вакытта көчле җир тетрәү сәбәпле, туристларга Непалга сәяхәт кылудан тыелып торырга тәкъдим иттеләр. Әмма әлеге могҗизалар илен күрү хыялы безне беркайчан да ташламады.
– Непалга нинди юллар илтә?
– Башта Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Шарҗа шәһәренә очтык. Юлыбыз 6 сәгать дәвам итте. Вакытыбызны әрәм итмәдек. Килеп төшкәч тә, шәһәрдәге тарихи урыннарда йөрдек. Дулкын бик көчле булуга карамастан, Фарсы култыгындагы Гарәп диңгезендә су коенырга җөрьәт иттек.
Шарҗа шәһәреннән Непал башкаласы Катмандуга биш сәгатьлек юл. Аралары 2976 км. Самолетта очучылар нигездә непаллылар иде. Беренче гадәттән тыш хәл белән шунда очраштык. Аэропортка утырганда, очкыч ниндидер сәбәп белән тизлеген киметә алмады. Җиргә көчле бәрелү аркасында күп кешенең әйберләре, телефоннары салонга очты. Бәхеткә, корбаннар булмады. Туристик компания белән алдан ук килешү төзү сәбәпле, Према Басаула исемле гид безне бик шатланып каршы алды. Җитмәсә, безнең бәхеткәдер инде, рус телен дә яхшы белә икән. Кунакханәгә барганда, төрлелектән күзне камаштыра торган шәһәрне тамаша кылдык. Монда күккә ашкан бетон йортлар белән кечкенә өйләр янәшә салынган. Әйләнә-тирә биек таулар белән камап алынган. Беренче мәлгә иң тәэсирләндергәне, мөгаен, шул күренешләр булгандыр.
– Тагын ниләр күрдегез?
– Катманду урамнарында транспорт искиткеч күп. Өстәвенә шунда ук сыерлар, качырлар утлап йөри. Сулыш алу авыррак. Према Басаула әйтүенчә, Непал башкаласы таулар белән әйләндереп алынган казанга урнашкан, шуңа күрә һава агымы бер якка да хәрәкәт итә алмый. Җитмәсә, транспорттан чыккан сөрем дә өстәлә. Башкалада без өч көн булдык. Шул арада гид безне шәһәрнең кызыклы урыннары белән таныштырды. Сваямбунатх – иң изге урыннардан саналган будда басмасы. Будданатх – бик зур будда гыйбадәтханәләре комплексы. Пашупатинатх дингәннәре дә – шундый ук комплекс, әмма һинд диненеке. Икесендә дә матурлык, чисталык, тәртип, гореф-гадәтләргә ихтирам ярылып ята.
Дүртенче көн дигәндә, борма-борма юллардан тау итәгенә юл тоттык. Геолог буларак, барыннан да бигрәк мине кечкенә генә кишәрлекләрдә, хәтта тау битләрендә авыл хуҗалыгы культураларын үстерә алулары гаҗәпләндерде. Безне бер тау башындагы кунакханәгә урнаштырдылар. Ерак түгел – Һималай таулары. Беренче тапкыр Эверест түбәсен күрдек. Тау битләренә менгәләп, истәлеккә дип, тау токымнары алдык.
– Геолог буларак, күбрәк таулар кызыксындыргандыр, мөгаен?
– Һималай тауларының исеме санскрит теленнән алынган, тәрҗемәсе – «кар патшалыгы». Бу исем юктан гына бирелмәгән. Чыннан да, тауның күп өлешен мәңгелек боз һәм кар каплаган.
Бозлыклар көньякта – 4,5 км, ә төньякта 6 км биеклектән башлана. Һималай таулары берничә ил – Кытай, Һиндстан, Пакыстан, Непал, Бутан, Мьянма һәм Бангладеш территорияләрендә урнашкан. Тауларның озынлыгы – 2400 километрга, киңлеге 1335 километрга җитә. Иң биек ноктасы – 8848 м. Һималайда Эвересттан тыш тагын 9 шундый биек нокта бар. Җир шарында андый тауларның саны – 14. Һималайга бары тик 20 млн «яшь». Геологлар үзара әнә шулай «бары тик» ди, чөнки дөньядагы башка тау системалары белән чагыштырганда, мондый яшь әллә ни зур түгел. Таулар үсә тора, еш кына җир тетрәүләр дә була.
Күп кешенең организмы биек тауларга яраклаша алмый. Хәтта әзерлек үткән туристларда да 3000 метрдан соң тау авыруы башланырга мөмкин. Әмма җирле халыкка бу янамый. Алар анда яшиләр һәм үз көннәрен күрәләр. Европа илләрендә яшәүчеләргә караганда, шерплар (җирле халыклар) күпкә чыдамрак. Тауга менгәндә алар кислородка мохтаҗ түгел.
Непалда булганда без Һималай таулары өстеннән самолетта очкан идек. Әкият кебек күренеш: ямь-яшел үзәннәр кар яткан ап-ак таулар белән алышына. Бу матурлыкны хәтта сулыш алырга онытып күзәтәсең. Соңыннан Һималай таулары өстеннән очканлыкны раслый торган сертификат та тапшырдылар.
– Нинди гайре табигый гореф-гадәтләре бигрәк тә истә калды?
– Сәяхәтләрдән зур булмаган коллекциям өчен һәр илнең кечкенә генә флагын алып кайта торган гадәтем бар. Непалда мине аның формасы да, эчтәлеге дә гаҗәпләндерде. Беренчедән, ул – дөньяда бердәнбер турыпочмаклы булмаган флаг. Ике өчпочмак Һималай тауларындагы Эверест һәм Джомолунгма түбәләрен символлаштыра, шулай ук ике диннең барлыгын билгели. Ә кояш белән ай – бу илнең озак яшәвен күрсәтә торган символлар. Ягъни Непал ай һәм кояш кебек озын гомерле булачак.
Непалда йөзләрчә этник төркем яши һәм аларның барысы да үз гореф-гадәтләрен барлый, саклый. Гид сөйләвенчә, Непалда төп киңәшче дә, гаилә, сәясәт, сәнгать өлкәләрендә диктатор да – дин. Монда икенче тапкыр тууга (сансара), җанның чыгып китүенә (мокша), карма (үткән эшләрнең нәтиҗәсе) төшенчәсенә дә ышаналар. Туу, үсмер чак, никахлашу, картаю һәм бакыйлыкка китү иң төп вакыйгалар булып санала. Нваран дип аталган исем кушу тантанасы бала тугач, унберенче көндә башкарыла. Исем сайлау йолдызнамәгә нигезләнә. Баланы күкрәк сөтеннән аеру да – аерым бер вакыйга. Сабыйга беренче тапкыр дөге ашаталар. Бу баланың икенче этапка күчүен аңлата. Джанку бәйрәмен 77 яшьтә, 1000 айда (84 нче яшь киткәч), 88, 99, 110 яшьтә билгеләп үтәләр. Бәйрәм көнне яше җиткән кешене байларча киендерәләр һәм тәгәрмәчле арбада гыйбадәтханәләр буйлап йөртәләр. Элек Непалда уртача гомер озынлыгы 67 ел булган. Шуңа күрә джанку яшенә җитү икенче тормыш башлануга тиң була. Ә икенче джанкудан соң исә кеше Аллаһы Тәгаләгә күрсәтелгән ихтирамга лаек була.
Җирләү мәсьәләсе дә бик үзенчәлекле. Тауларда җир бик ташлы, яндыру өчен агач җитми. Шуңа күрә җәсәдләрне аерым билгеләнгән урыннарда үләксә белән туенучы кошлар хөкеменә калдыралар. Бу будда дине буенча кошларга сәдака бирү кебек тә була.
– Бәйрәм итәргә яраталармы?
– Непалда бәйрәмнәр алышынып кына тора. Әйтүләре буенча, елдагы көннәр санына караганда, бәйрәмнәр күбрәк икән. Нававарша дип аталган непалча Яңа ел апрельнең икенче атнасына туры килә. Аны бик күңелле, шау-шулы итеп үткәрәләр. Думжа бәйрәмендә халык биюләре урын ала. Ә Сыер бәйрәме сигез көнгә сузыла. Анда да уен-көлке өстенлек ала. Беренче көнендә урам буйлап сыер булып киенгән бик күп кешеләр йөри.
– Шулай да Непалда иң шаккатырганы ни булды?
– Непалда Җир шарының бер почмагында да булмаган әйберләрне күрергә була. Катманду, гомумән, үзе бер музей кебек. Моннан тыш Непалда дүрт истәлекле урын ЮНЕСКО мирасына кертелгән. Болар – Катманду үзәнлеге, Будданың туган җире Лумбини, Сагартматха һәм Ройал-Читван милли парклары. Әгәр сукмаклар буйлап бер авылдан икенче авылга шушы истәлекле урыннар буйлап йөри китсәң, кунак йортларында җирле ризыкларны авыз итсәң, андагы кешеләр белән аралашсаң, иманым камил, Непалга шундук гашыйк буласың. Непал ул – могҗизалар иле. Монда альпинизм белән шөгыльләнергә дә, сәяхәттә йөрергә, салга утырып, агымсуда йөзәргә, сафарига утырып, джунглины гизәргә, һава шарларында очарга да мөмкин. Изге Непал җирендә халык табигать белән гармониядә яши. Менә шушы гамәл рухи яктан да, физик яктан да кешене көчле итә.
Белешмә
Непал – Көньяк Азиядәге Һималай тауларында Һиндстан белән Кытай арасында урнашкан дәүләт. Аңа 1768 елда нигез салына. Бөекбритания бәйлелегеннән 1923 елның 1 гыйнварында азат ителә. Конституция буенча социализм төзүгә йөз тота. 14 зонага, 75 районга бүленә. Мәйданы 140800 кв. км. Рәсми тел – непал теле. Халык саны – 30,5 млн кеше.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез