Глубинка ашлыгы: 80 елга якын вакыт узгач та тычканнарга азык булып хезмәт итә

Ташкичүнең борынгы таш мәчетендә кайвакыт күзгә тычканнар чалына. Гадәттә без анда рамазан аенда гына авыз ачарга дигән җимешләр тотабыз. Ябык савытка салмасаң, шул җимешләргә кимерүчеләр ияләшә. Аллаһы Тәгаләнең шул вак мәхлуклары белән күзгә-күз очрашуларның берсендә, аптырап: «Нәрсә ашап торалар соң болар монда?» – дип сорап куйдым. «Белмисеңмени, монда бит беренче кат түшәме белән икенче кат идәне арасында ашлык бар», – диделәр.

Мәчеткә ашлык каян килгән? Күңелдә бу сорау туып тормады, чөнки монда Бөек Ватан сугышы чорында «глубинка» булган: тирә-як авыллар кырыннан җыелган ашлыкны шунда китереп салганнар. Колхозларның үзләренә чәчүлек ашлык та калдырылмаган. «Трудодень»гә бил бөгүче колхозчыга гадәттә җан асрарлык та ашлык эләкмәгән. «Трудодень»нең нәрсә икәнен аңлау өчен, Айдар Хәлимнең «Берлинга хат» хикәясен карыйк. Борын асты кипмәгән сабый сугыштагы абыйсына хат яза. Хатның һәр юлыннан ачлык бөркелеп тора. Вазгыять менә мондый: сабыйның абыйлары (үзләре дә балалар), күрше авылга барып, сарык көтәргә ялланганнар. Чоры өчен бик мул хезмәт хакына: сөт, бәрәңге, хәтта он дигән валюта белән түләячәкләр. Әмма «халхуз ферсидәтеле» малайларның олырагын җибәрми: «Үзебезнең халхузда тырутка эшләсен», – ди. Ананы кәнсәләрдә ябып тота, әмма әни бирешми: «Монда ачка үтерер хәлем юк», – дип каты тора. Сугыштагы абыйсына хат язучы нарасый да бик яхшы белә «трудодень» хакын: «Тырут нәрсә – корый таяк бит ул», – дип яза, ягъни иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бил бөксәң, хезмәт хакы урынына бер таяк сызып куялар. Хәллерәк колхозлар уңышны җыйгач, «трудодень»гә бераз ашлык та бирергә мөмкин, бирмәсәләр дә, берни әйтә алмыйсың. Җәза органнары халыкка икмәк өләшкән рәисләрне күзәтеп кенә тора. Артыгын кылансаң, төрмә капкасы һәркемгә ачык.

2005 елда дип хәтерлим, Айдар Хәлим кунакка килгәч, аны авылның ике йөз еллык мәчетенә алып кердем. Мәчетнең тарихын сөйләдем. Совет чорындагы тарих аңлашыла инде: намазсыз-гыйбадәтсез. «Манарасы киселеп, ае юкка чыккан мәчетне сугыш чорында глубинка итеп тоталар», – диебрәк сөйлим язучыга. «Син дә беләсеңмени ул глубинканы, сездә дә булганмыни ул?» – ди Айдар Хәлим, күзләрендә яшь тамчылары җемелди. Глубинканың ни икәнен аңа аңлатып торасы юк: сугыш чорында туган, ачлык михнәтен бар тулылыгы белән татыган. «Берлинга хат» хикәясендә чор тасвирын сабыйларча беркатлылык белән сурәтләүче балада автор прототибын шәйләү кыен түгел.

Сугыштан соң унҗиде елдан артык вакыт узгач тусам да, ул чор газапларын бераз чамалыйм мин, чөнки әти унсигез яшьтә сугышка чыгып киткән, кырык беренче елда унбиш яшьлек әни – колхозда бригадир. Бригадир дигәч тә, башкалар белән бергәләп чәчәсең, урагын урасың, аерма шунда: сиңа әле исәп-хисап та ясап барырга кирәк. Теге «трут» дигән таякны куеп бару да синең өстә, чөнки бар кеше дә бертигез эшләми, бер сменага берничә «таяк» эшләүчеләр дә, бер белән генә калучылар да була. Авылда эшче куллар белән проблеманың ни рәвешле булуын аңларга мөмкин: һәр көн берничә таза-сау ирне сугышка озаталар. Бар хезмәт кул көче белән башкарыла, авырлык акрынлап хатын-кызлар, карт-корылар, балалар җилкәсенә төшә. Кешеләр бушка авыр хезмәт белән чиләнергә бик атлыгып тормагандыр, билгеле: сугыш чоры законнары белән куркытырга туры килә. Әни истәлеге. Бригадирларның берсе сүзне кыска тоткан: иртә таңда тәрәзәне шакып, бер генә сүз кычкыра икән: «аталар». Алты яшьлек кыз бала (әни исемен әйтеп сөйли иде) шул сүздән куркып, урагын җилкәсенә асып, иген кырына чыгып баскан иде, ди.

Кырык икенче елның гыйнвар аенда, рекордлы салкыннар бар нәрсәне шакырдатып катырганда, колхозда аз гына эш кимегәч, инде уналты яшькә аяк баскан әни, кул чанасы тартып, «трудармия»дәге әтисе янына чыгып китә. Баруын олаучыларга утырып бара ул, чанада – ризык, чөнки хезмәт армиясендәгеләр ачтан интегә. Авылда исә әле ул вакытта, күрәсең, алдагы ел запасы бераз булган. Күз алдыгызга китерегез: әле сабыйлыгы чыгып бетмәгән кыз бала җилкәсенә утын агачы күтәреп эштән кайтып килүче әтисен көтеп ала һәм, әтисе күренгәч, агач артына кача да: «Әти, күк-кү», – дип кычкыра. Тавышны таныган ата, аптырап, як-ягына карана... Унбиш көн тирәсе юлда була әни, шул унбиш көнне йөреп әйләнеп кайтканчы, 11 бригадир алышынган, дип искә ала иде. Яңа бригадирны куялар гына – повестка килә. Менә шундый тизлек белән йота фронт ирләрне.

Сугыш чоры авылындагы хәлне аз гына күз алдына китерә алдыгызмы? 1941–1942 еллар кышын якынча җиңел уздырган халыкны аннан соңгы елларда ачлык җәфалый башлый. Ашлык бар ул барын, бар, авыл уртасындагы таш мәчеттә шыплап тулган, әмма аңа кагыла алмыйсың. Ул – синеке түгел, дәүләтнеке. Стратегик запас. Ул запасны нәтиҗәле файдаланганнармы, юкмы – анысы башка мәсьәлә. Бюрократия беркайчан да нәтиҗәле карарлар кабул итә алмый. Бу хакта Аяз Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар» повестен укып белә аласыз. Якындагы глубинкада ашлык була торып, бик ерактан чана белән симәнәлек солы тартып кайтып килүче үсмер авызыннан сөйләнелә андагы вакыйгалар.

«Глубинка» янәшәсендәге өйләрдә ачлык. Монысы минем әниемнең энесенең хатыны (без туганапай дип йөртәбез) истәлеге: берничә апа гаиләдәге бердәнбер ир затыннан булган кечкенә энеләрен (ул әле аны-моны аңларлык түгел, шуңа күрә ачлыкка чыдый алмыйча, чөгендер яфрагын ашап бетергән): «Әни хәзер безне нишләтә?» – дип елый-елый тукмыйлар. Ә берничә адымдагы мәчеттә – глубинка, глубинкада – ашлык. Ул ашлык әле сиксән елга якын вакыт узгач та тычканнарга азык булып хезмәт итә. Миңа да насыйп булды сугыш чоры кырында үскән берничә бөртек солыны учыма алырга. Чәчеп үстереп карамак та булган идем. Үсәрлеге калмаган, кибеп беткән инде. Ни өчен солы дип гаҗәпләнмәгез. «Язгы кәрваннар» повестенда да ач халык глубинкадан симәнәлек солы тартып кайта. Атлар юк, чөнки я фронтта, я күтәрәмгә калганнар. Атка көч бирердәй солы – глубинкада.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре