Редакциягә Казанда яшәүче Рәфкать Ибраһимов мөрәҗәгать итте. Авылдашы – Питрәч районының Салкын Чишмә авылында яшәүче Равия Әхмәтҗанованың аяныч хәлдә калуы өчен борчылуы икән. Хәлләрне сөйләп биргәч, барысын да үз күзләребез белән күреп бәяләр өчен, юлга кузгалдык.
Су юлы
Без өйгә килеп кергәндә, Равия апа башына ак яулыгын килешле итеп бөркәнеп, тәрәзә янында Коръән укып утыра иде. Шунда ук башка дини китаплары да, дисбесе дә тора. Безнең нинди эш белән йөрүебезне шунда ук аңлап алды. Аңлап та алды, елап та җибәрде.
Эш менә нәрсәдә. 94 яшьлек хезмәт ветераны Равия апа Әхмәтҗанованың йорты урамның түбәнге өлешендә урнашкан. Кар, яңгыр сулары асфальт юл астына салып калдырылган торба аша чыгып, Равия апа йортының нигезе буйлап, фундаменттан ярты метр тирәсе генә арада, су ага торган канау барлыкка килгән. Канауның башланган урыны әлеге урам якка чыгып җитмичә, Равия апаның рәшәткәле коймасы турысыннан башланып, бер метр тирәсе тирәнлектә шарлавыклы чокыр ясалып, елгадан аккан кебек, су үзенә юл ясап ага торган булып калган. Язын, көчле яңгырлар вакытында идән астына да су керә икән. Ул канау елдан-ел тирәнәеп һәм киңәеп, йортның нигезенә дә зур зыян салу куркынычы бар.
– Минем моннан күргән газапларым бик күп инде, җаным. Бөтен басу суы минем йортыма төшә бит. Язын да, көчле яңгырлар вакытында да йокы күргәнем юк. Күпмедер еллар элек аның юлын үзгәрттеләр, аңа кадәр су башка җирдән ага, авылга төшми иде, – ди Равия Әхмәтҗанова.
Аның сүзләренчә, агып төшкән сулар бакчаларындагы яшелчәләрне дә агызып алып киткән. Шуңа күрә соңгы бер-ике елда бәрәңге дә утыртмый башлаган. Хәер, 94 яшьлек ялгыз карчык бакчасына яшелчә утыртмыйча да яши алыр анысы, күңеле генә тыныч булсын.
– Бервакыт яңгыр яуганнан соң ишегалдындагы утыннарны, бакчадагы бәрәңгеләрне агызып алып төшеп китте. Сентябрь урталары иде ул. Бәрәңге алыр чак. Пычракка күмелеп калган бәрәңгене улым белән елый-елый казып алдык. Инде моңа кадәр анысына да түздек, су юлының нигезгә якынаюы бик куркыта бит, – ди ул.
Равия апаның язмышы да гыйбрәтле. 4 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 12 яшеннән үк колхозда эшли башлаган ул. 12 ел фермада эшләгәч, күрше авылдагы картлар йортына эшкә урнашкан. Анда 30 ел эшләгән.
– Фермадан кайтканда, урлап, Казанга кияүгә алып киттеләр мине. Бер дә күрмәгән, белмәгән кеше иде. Күңелем дә ятмады, карт әти белән әнине дә карыйсы бар иде. Бер ел яшәдек тә, кире авылга кайттым. Ике абыем сугышта һәлак булып калдылар. Әтием, аяктан егылганчы, колхозның бөтен авыр эшен эшләде. Соңгы елларда саулыгы бетеп, урын өстенә калды. Әни карчыкка да җиңел булмады. Шуңа күрә мин гомер буе авылдан беркая да чыгып китмәдем, аларны карадым. Мине урлап алып киткән кеше ара-тирә авылга кайтып йөргәләде. Ике балабыз туды, ләкин барыбер бәхетле пар булып яши алмадык. Улыма 10 яшь чагында аерылышырга гариза бирдем. Инде ул да күптән мәрхүм. Бертуганнарым, ахирәтләрем берсе дә исән түгел. Менә миңа Аллаһы Тәгалә гомеремне биргән, бәхетемне генә язмаган, – дип күз яшьләрен сөртте Равия апа.
Сугыш вакытындагы хезмәтләре өчен бирелгән медале дә, хезмәт һәм тыл ветераны исемнәре һәм башка күп төрле Мактау грамоталары да тыныч һәм бәхетле картлык бүләк итмәгән шул Равия апага.
– Улым булганда яшәү җиңелрәк иде әле. Яман чир өч ел элек аны да алып китте. Бик авыр аннан башка. Сагынмаган, искә алмаган бер генә көнем дә юк. Бик яхшы күңелле бала булды. Кызым да бар. Ул бик күптәннән Эстониядә яши. Чикләр ябылу сәбәпле, кайта гына алмый. Япа-ялгызым утырып калдым менә, – диде Равия апа.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, акылы камил, фикере төгәл әбекәйнең. Үзе дә бик ипле, пөхтә, йорты да ялт итеп тора. Атнага бер тапкыр килә торган социаль хезмәткәрне генә көтеп утырмый, күпчелек эшләрне үзе башкара дип аңладык. Кызганыч, авылда кибет тә, фельдшер-акушерлык пункты да юк. Шулай да кирәкле әйберләрен күршеләре, социаль хезмәткәр алып кайтып тора.
Ярдәм итик
Равия апаның хәле турында җирлек башлыгы Азат Сәйфетдинов белән дә элемтәгә кереп сөйләштек.
– Без бу хәлләрдән хәбәрдар. Су, чыннан да, Равия апаның бакчасыннан, йорты яныннан ага, – диде ул. – Асфальт юл астында торба ята. Йорт чокырлы җирдә урнашкан булганлыктан, су аска агып төшә. Рельеф шундый булганга сез дә, без дә гаепле түгел. Районда андый җирләр бик күп. Кызганыч, аны үзгәртү безнең хәлдән килә торган эш түгел. Быел кар күп булды, ләкин йортны су басмады. Проблема ул дәрәҗәдә зур түгел. Һәм, аннан соң, бу – шәхси җир, монда ниндидер эшләр башкарыр өчен бюджет акчасын берничек тә файдалана алмыйбыз.
Равия апага ничек ярдәм итеп була соң? Әлеге сорау безгә анда чакта да, кайткач та тынгылык бирмәде. Равия апаның үз гомеренә җитәрлек итеп карап, күңеленә тынычлык табарга ярдәм итә алсак, яхшы булыр иде.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, канауны бетонлап куярга мөмкин, ләкин бу шактый чыгымлы. Икенчедән, аккан су канауның ян кырыйларын ашамасын өчен, тимерләр белән ныгытып, су юлына торбалар урнаштырырга була. Монысы арзанрак та, тиз арада булдырып була торган ысулга да охшаган. Тик әлеге дә баягы финанс мөмкинлеге кирәк. Шуңа күрә без мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Бәлки барып, эшләп бирердәй оста куллар да табылыр, дигән нияттә калабыз. Ул очракта Азат Сәйфетдинов та читтә калмас, дип өметләнәбез. Һәрхәлдә, алга таба эшләрдә ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде.
P.S. Равия апага ярдәм итәргә теләүчеләр исә 89867239448 телефоны буенча язманың авторына акча күчерә яки мөрәҗәгать итә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез