Газетага язылу

Грипп таралу сәбәпле, Казан хастаханәләренә керүне чикләделәр

Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кискен арту сәбәпле, Казандагы иң зур клиникаларда – Республика клиник хастаханәсендә һәм 7нче шәһәр хастаханәсендә вакытлыча чикләү кертелде.

 Бу хакта медицина учреждениеләренең рәсми телеграм-каналларында хәбәр ителде.

Хастаханәләрдә битлек режимы кертелгән, шулай ук пациентлар янына килү чикләнгән. Авыр хәлдәге пациентлар янына килүчеләрне рөхсәт кәгазе белән генә кертәчәкләр. Моннан тыш, килүчеләр ОРВИ симптомнары булмаган һәм медицина битлеге кигән очракта гына керә алачак.
Республика клиник хастаханәсендә стационар бүлекләрдә амбулатор пациентларны консультатив кабул итү вакытлыча туктатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре