Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының йомгаклау утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел БДИ тапшыруга бәйле алдан алынган нәтиҗәләре белән уртаклашты.
“Төгәл саннар 20 июльдән соң билгеле булачак, – диде министр. – Алдан алынган нәтиҗәләргә караганда, республика буенча уртача күрсәткечләр илкүләмендәге уртача саннардан да зуррак”.
Аның әйтүенчә, быел Татарстанда БДИны 361 тапкыр 100 баллга тапшырганнар. “Узган ел белән чагыштырганда, бу – 162гә күбрәк”, – диде министр.
Быел ике укучы БДИдан 300 балл, 19ы – 200 балл, 317се исә 100 балл җыйган.
“Вузга кергәндә кызыксындыру чарасы буларак ун баллга кадәр балл өстәү мөмкинлеге каралган. Татар теленнән бердәм республика сынавын тапшыручыларга өч балл өстәләчәк”, – диде Илсур Һадиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез