Газетага язылу

Һәлак булган 16 яшьлек кызның канында нәрсә табылганын әйткәннәр

Каменск-Уральск шәһәрендә һәлак булган 16 яшьлек кызның канында күп микъдарда кофеин тапканнар.

– Үләр алдыннан энергетикларны күп кулланган булуына бәйле булырга мөмкин, – дип сөйләп үткән E1.RU хәбәрчесенә көч структурасындагы бер чыганак.

Кызның мәете 9 августта кичен урман полосасында табылган. Аның моңа кадәр бер тәүлек алдан тимер юл станциясеннән өенә кайтканда һәлак булганлыгы күздә тотыла. Алдагы көнне Дана Екатеринбургка педагогика көллиятенә документлар тапшырырга барган. Туган шәһәренә кайткач, автобуска өлгермәве сәбәпле, өенә җәяү киткән.

Моңа кадәр “КП-Екатеринбург” үләсе көне алдыннан Дананың дус кызына җибәргән видеосын кулга төшергән. Кыз анда ничек итеп энергетик эчүен күрсәтә. Бу ролик беренче тапкыр Андрей Малаховның шоу-программасында күрсәтелгән. Кызның әтисе анда баласының наркотиклар кулланудан үлмәвен расларга килгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 1 сентябрьдә 34 яшьлек завод эшчесе Дананы үтерүдә шикләнеп тоткарланган. Әлеге ир кызны үләсе көнне озак вакыт велосипедта эзәрлекләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре