2017 елдан республикада теркәлмәгән күчемсез милек объектларын һәм җир участокларын инвентаризацияләү башланган иде. Бу эш барышында нинди авырлыклар килеп туган? Халыкка нәрсәне белеп торырга кирәк? Хөкүмәт йортында узган брифингта әнә шул хакта сөйләштек.
Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин брифингны күңелле яңалыктан башлады. Инвентаризация вакытында кешеләрнең элек җиргә дәүләт актлары, нотариус һәм БТИ документлары белән расланган хокуклары булуы ачыкланган. Элеккеге документлар бүген дә гамәлдә, ләкин милекне сату, арендага бирү, башка кешегә күчерү өчен аны Росреестрда теркәргә кирәк. Моңа кадәр мондый хокукларны теркәү өчен 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булган. Быелдан исә бу хезмәт өчен түләргә кирәк булмаячак. Күңелле яңалык әнә шуннан гыйбарәт.
Гомумән алганда, 2017 елдан җир һәм күчемсез милек объектларын исәпкә алуның эш тәртибе ике пилот район – Биектау һәм Югары Ослан үрнәгендә башка районнарга да җиткерелде. 2020 елдан башлап һәр районда һәм шәһәрләрдә инвентаризацияләү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Бу эштә авыл җирлекләре башлыкларының өлеше аеруча зур.
– Бу зур эшләр беренче чиратта авыл башлыклары җилкәсенә төшә. Коронавирус булса да, бу эшләр тукталмады. Районнарда җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарында хезмәткәрләр җитмәве сизелә, – диде министр.
Районнарда кадастр учетына куелган 60 меңнән артык җир кишәрлеге, 37 мең капиталь төзекләндерү объектын анализлаганнан соң, 11 меңнән артык җир кишәрлегенең һәм 2 мең капиталь төзекләндерү объектының проблемалары булуы ачыкланган. Министр сүзләренчә, аларның 9 проценты хокукларын рәсмиләштерү белән мәшгуль, объектларның 2 процентының хуҗалары юк, 3 проценты дәүләт яки район милке булып тора, 8 проценты милекләрен 2000 елга кадәр теркәгән булган, кайбер объектларның хуҗаларын табу авыр.
– Кызганычка, күрсәтелгән документларның күпчелегендә төгәлсезлекләр һәм хаталар бар. Алар киләчәктә зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, милек турындагы характеристикада йорттагы үзгәрешләр күрсәтелмәгән булуы бар. Моннан тыш, күп вакыт документтагы җир мәйданы дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, – дип аңлатты җитәкче.
Гомумән алганда, бүгенгә 766 меңнән артык объект тикшерелгән. Бу барлык эшләрнең 90 процентын тәшкил итә. 34 районда эшләр тулысынча төгәлләнгән.
Фәнил Әһлиуллин әйтүенчә, милекне теркәү аны сату, арендага бирү, өлеш бүлеп бирү, торакка ипотека килешүе төзү, төзелешне тәмамлау һәм анда яши башлау өчен кирәк. Җирне, йортны алыш-биреш итүдән тыш, юллар салганда участок дәүләт карамагына алынган очракта тиешле компенсациягә дәгъва кылу өчен дә милекнең теркәлгән булуы мөһим. Моннан тыш, күрше участокның чикләре ачыкланган вакытта хуҗаның хокуклары бозылмасын өчен алдан теркәү эшен башкарып кую да эшне күпкә җиңеләйтә. Болардан кала, 2009 елдан башлап, бары тик хокуклары теркәлгән капиталь төзелеш объектларына гына газ кертү рөхсәт ителә. Шунысын да белеп тору зыян итмәс: күчемсез милек тиешенчә теркәлмәгән очракта, вафат булган хуҗаның варислары мирасны суд аша гына үзләренә яздыра ала.
– Шуңа күрә моның белән беренче чиратта халык үзе кызыксынырга тиеш. Алар әлеге мөмкинлектән файдалансын һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәтсен иде. Муниципалитетлардагы җирле администрация гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерүдә бөтен методик ярдәмне күрсәтергә әзер, – диде Фәнил Әһлиуллин.
Булган милкен теркәр өчен халык күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала.
«Дәүләти кадастр бәяләве үзәге» җитәкчесе Лена Хәмзина әйтүенчә, 2017 елдан бирле 600 меңнән артык җир фондындагы һәм авыл хуҗалыгы, сәнәгать җирләренә кадастр бәяләве үткәрелгән. Хәзерге вакытта авыллардагы җирләр тикшерелә.
– Тикшерү вакытында күп кенә объектларның проблемалары барлыгы ачыкланды. Әгәр сезнең документларыгызда бердәм дәүләти милек реестрында «билгеле булмаган куллану төре» (вид) дип язылса, методик күрсәтмәләр буенча, без бу объектларны бәяләргә тиеш, – диде Лена Хәмзина.
Җитәкче аңлатуынча, узган ел ахырында дача амнистиясенә дә яңалыклар кертелгән. Моңа кадәр әлеге программа буенча бакча территориясендә булган йортларны теркәргә мөмкин булса, хәзер торак пунктлардагы шәхси торак төзелеше астында булган җирләрне дә рәсмиләштерү җае бар. Шулай итеп, кешеләргә таләпләргә туры килеп бетми торган үз объектларын теркәү мөмкинлеге барлыкка килде. Монда кайбер шартлар гына үтәлергә тиеш: аерым тора торган йортта бер генә гаилә яшәргә һәм ул 3 каттан биек булмаска тиеш.
– Шулай итеп, кайбер таләпләрне урап узарга була. Бу мәсьәләдә безнең юристларыбыз бик актив эш алып бара, чөнки шәһәр нормаларына җавап бирми торган объектларны теркәү мөмкинлеге барлыкка килде. Шуңа күрә бу очракта дача амнистиясе күпчелек халыкка ярдәм итәчәк, – диде Лена Хәмзина.
Зөһрә Садыйкова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез