Россиядә бюджет дефициты үсә. Ул – глобаль кризис һәм глобаль киеренкелек нәтиҗәсе. Соңгысы безнең чикләрдә туплар булып шартлый, баш очыбыздан дроннар булып очып үтә.
Чамасыз хәрби чыгымнар, санкцияләр, бюджет акчасын аерым тармакларга кирәгеннән артык бүлү нәтиҗәсез калмый: бәяләр күтәрелә, технологик җиһазлар искерә, девелоперлар (төзүче компанияләр) бөлгенлек чигендә. Рәсми хәбәрләрне укыйк. «Федераль антимонополь хезмәт сәүдә челтәрләренең продуктларга өстәгән бәяләрен тикшерергә алынды...» – дип яза «Российская газета». Әйе, товарга сәүдәгәрләр өстәгән бәя чамасыз, диләр, йөз, ике йөз процентка җиткән очраклар җитәрлек. Бу кадәресен административ рәвештә тыярлар. Ләкин инфляция беркая да китми барыбер. Торак төзелешенең әйләнеп каплануын өстенлекле ипотеканы киңәйтеп туктатырга телиләр әнә. Моның өчен бюджеттан өстәмә акча бүләргә кирәк булачак. Димәк, беренче чиратта болай да галәмгә очкан торак бәяләре үсәчәк, башка бәяләр дә калышмас.
Федераль газеталарның берсе: «Россия совет электр станцияләрен берни белән дә алыштыра алмый», – дип яза. Кирәкле җиһазлар үзебездә җитештерелми чөнки. Читләр бирми, санкцияләр... Бу энергетик державада электр кытлыгы таулар артында ук түгел дигәнне аңлата. Кичекмәстән санкцияләр алынмаса, билгеле.
Югарыда саналган проблемаларны чишү катлаулы, әмма мөмкин әле. Илнең иң үзәгенә үткән нәрсә – демографик кризис. Бу тарафка байтак акча бүленде, ләкин бәбиләр туарга теләми. Демографик стратегия белән бер көтү югары чиновник шөгыльләнә. Алар иҗат иткән стратегия кәгазьдә мул җимешләр бирергә вәгъдә итә. Туу коэффициенты 2030 елга – 1,6 га, 2036 елга 1,8 гә җитәргә тиеш. Үткән ел ул минималь күләмдә – 1,41 генә булган. Исегезгә төшерәм: халык кимемәсен өчен, ул санның 2,1 булуы кирәк. Димәк, хәтта бюрократия куйган саннарга ирешелсә дә, без кимүне дәвам итәчәкбез. Бик җитди мәсьәлә бу. Песков әфәнде тиктомалдан гына: «Һәр россияле Россия демографиясе турында уйларга тиеш, бу – ил өчен гаять зур проблема», – дими. Бу уңайдан югары чиновникларның әллә никадәр креатив тәкъдимнәре бар, ләкин алар барысы да – гамәл кыласы урынга уйлап утыру нәтиҗәсе. Ягъни чынга ашмаслык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез