Нәкъ безнеңчә кыш килде! Декабрьнең беренче атнасын вакласак та, әлегә болай дип әйтергә насыйп булмады. Яуган кар эреп тора, һава температурасы «плюс» белән «минус» арасында тирбәлә. Моның сәбәбе нидә? Кыштан нәрсә көтәргә?
Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев көннәрнең әле дә җылы торуын менә ничек аңлатты:
– Инде июньнән бирле айлык һава температурасы климатик нормадан югары кала бирә. Ә календарьда – декабрь. Һаваның җылынуы көз көне аеруча сизелде. Бу исә Россиянең төньяк Атлантикадан килгән һава массалары йогынтысы астында булуына бәйле, – диде ул.
Метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина әйтүенчә, әлегә кадәр карның бик аз явуның да сәбәбе – җылы һава массалары.
– Югарыга күтәрелгән җылы һава болытлардагы вак тамчыларны катырмый, карга әйләнергә мөмкинлек бирми, – дип аңлатты география фәннәре кандидаты.
Синоптиклар фаразлавынча, бу атна салкын һава торышы белән төгәлләнәчәк. Әмма киләсе атна башында «минус» тамгасын янә «плюс»ка алыштыру ихтималы бар. Мондый тирбәлешләрнең сәбәбе нидә?
– Бу һава массаларының циркуляциясенә бәйле. Норма буенча, безгә 5–7 көн саен яңа һава массасы килә. Август азагыннан октябрь уртасына кадәр антициклоннар берсен берсе алыштырды, ноябрьдә шулай ук циклоннар чиратлашты. Хәзер менә циклоннар арасында антициклоннар йогынтысын тоябыз, – дип җавап бирде Айсылу Мостафина.
Юрий Переведенцев Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразларына таянып әйтүенчә, декабрьдә һава температурасы шулай ук климатик нормадан югарырак булыр дип көтелә. Ә менә явым-төшем күләме тиешенчә булырга охшаган, ди белгеч. Ә менә явым-төшем күләме тиешенчә булырга охшаган, ди белгеч.
Бер караганда, кышның соңрак килүе һәм җылы булуы начар да түгел кебек. Әмма табигатьтәге үзгәрешләр эзсез калмый шул.
– Гомумиләштереп әйтсәк, бу процессларның төп сәбәбе – глобаль җылыну. Безнең ил глобаль процессларга тиз бирешә. Бөтен төньяк ярымшардагы территорияләр белән чагыштырганда, Россиядә һава температурасы 2 мәртәбә тизрәк күтәрелә, – ди Переведенцев. – Казанда чын кыш 22 ноябрьдә башланырга тиеш иде. «Чын кыш» дигәнем, инде кар ятарга тиеш иде. Әмма соңгы елларда кыш соңрак башланып, тизрәк бетә. Һәм, инде әйтелгәнчә, җылы килә. Ә бит табигатьтә бар нәрсә дә баланста булырга тиеш. Карның булмавы шәһәр өчен яхшы, әлбәттә. Кар астыннан машиналарны казып чыгарасы юк, юллар чиста.
Шәһәр өчен яхшы, димәктән, Түбән Кама мэры Рамил Муллин, әнә, кар чамасы белән генә яусын, дип, дога кылырга кирәк, ди. «Шәһәрне кардан чистартыр өчен кеше җитми. Кар узган елгы кебек яуса, шактый авыр булачак», – дигән ул.
Уен-көлкене читкә куйсак, кар аз булу, җиргә кар ятмаган килеш һава температурасының «уйнавы» авыл хуҗалыгы өчен бер дә яхшы түгел.
– Көзен чәчеп калдырган культуралар өчен бигрәк тә. Менә бу көннәрдә без Скандинавия антициклоны йогынтысы астында булачакбыз. Ул дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Температура янә төшәчәк. Җир өстендә кар катламы булса, температураның болай уйнавы куркыныч булмас иде. Әле бит бездә кышлый торган кошлар да бар. Аларның кайберләре кышны кар астында уздыра. Аюларга шулай ук салкында авыр булачак, – дип аңлатты Юрий Переведенцев.
Әмир Шәрәфиев, Балтач районының Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы»:
– Быелгы кыш узган елгыдан җылырак булырга охшаган. Әмма ике мәртәбә кыш кышлыгын күрсәтеп алачак. Яңа ел алдыннан кыска вакытлы суыклар булырга, ә кыш азагында суыклар шактый озакка сузылырга мөмкин. Аннан соң, быелгы кыш, соң башланса да, озакка сузылырга мөмкин. Ә кар 10 декабрьдән соң явачак. Аның күп өлеше февральгә калыр дип фаразлыйм. Хәтерләсәгез, быелгы августның 20 көне яңгырлы булды. Бу нәкъ менә февральнең 20 көненә туры килә. Ул чорда кар шактый булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез