Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов концертларының алып баручысы ул. Хәзер инде без аны гомер-гомергә Салаватта эшләгән дип кабул итәбез. Ул аның фикеренең дәвамы, концертының рух сакчысыдыр да әле, бәлки. Быел концерт Ядкәр Хәбибуллинсыз була дисәләр, тамашачы ышанмас иде. Татарстанның атказанган артисты Ядкәр ХӘБИБУЛЛИН гомер буе алып баручы булган һәм күпчелек тамашачы аны җырчы буларак белми калган. Хәер, үзеннән сөйләтик әле.
– Исемең матур, кемнәр кушты? – диләр бит әле, Ядкәр абый, «затлы», «кадерле» дигәнне аңлаткан исемегезгә бәйле истәлек белән уртаклашыгыз әле.
– Миңа еш кына беренче тапкыр ишетәбез мондый исемне дип әйтәләр. Сирәк очравы белән дә бик ошый ул миңа. Бу хакта сүз чыкса, әни мәрхүмә, барыгызга да исемне әбиегез кушты, дип әйтә торган иде. Әтинең әнисе инде ул. Аның улы – минем әти – ветеран, сугыштан бер кулсыз кайткан инвалид. Кирәк бит ә, әби аның сугышка кадәр туган балаларына гел немец исемнәре кушкан, сугыштан соң да беркадәр дәвам иткән әле бу хәл. Аннан соң гына Мөдәррис, Рәис һәм Ядкәр исемнәренә чират җиткән.
Әни тугыз бала тапкан, балачакта өч туганыбыз вафат булган. Әйткәнемчә, сугышка кадәр туганнары Руаль, Рудаль, Роберт атлы, сугыштан соңгы икесе Радик белән Фердинант. Аннан соң гына татар исемнәре киткән. Моның хикмәтен белсә, әби генә белә, ләкин ул да, әти-әни дә якты дөньяда юк инде. Фәния исемле кыз туганыбыз да яшь тә ике айлык чагында суга батып үлгән. Тугыз баладан алты малай исән-сау үсеп җиткәнбез.
– Без сезне Салаваттан башка күз алдына китерә дә алмыйбыз инде. Әгәр дә мәгәр Салават булмаса, язмышыгыз ничегрәк булыр иде икән?
– Гомер буе алып баручы булып эшләрмен дип башыма да килмәгән иде. Язмыш дисеңме инде моны, кемнеңдер нәрсәнедер эшләмәве аркасында килеп чыкканмы – тормышта андый хәлләр бер генә булмады.
Беренче концертка Нәҗип абый Бәдретдинов чакырды. Сабада эшләп йөргән чагым иде, монда эшли торган кеше түгел инде син, Винера Ганиеваның концерт бригадасына җырларга кил, диде. Килдем. Җырларга. Беренче концерт инде бу. Алып баручы килмәде бит. Шулай итеп концертны миңа алып барырга туры килде. Клубта эшләгән кеше буларак, аның әллә ни кыенлыгы булмады. Шуннан соң, кирәкми безгә ул алып баручы, син эшлә, диделәр. Менә шулай итеп алып баручы дигән дан чыкты. Шуннан Татар дәүләт филармониясенә чакырдылар, анда, Салаватка килеп эләккәнче, күп кенә артистлар белән эшләдем. Салават минем өчен беренче номерлы артист булды. Аның белән эшләү – дәрәҗә дә, җаваплылык та. Салаватка ничек килеп эләктемме? Зәйнәб белән Зөфәрдә шактый гына эшләгәннән соң, берничә ел ял итеп тор әле, дип, эштән җибәрделәр. Моны Гамил Әсхәдулла белеп алган. Аларның Салават белән эшләгән чаклары. «Безнең бит үзебезнең эшебез – «Мунча ташы» бар, зинһар, кил әле», – дип чакырып алдылар да шуннан бирле эшлим менә. Салават белән эшләмәгән булсам да, барыбер концерт эшчәнлеге алып барган булыр идем дип уйлыйм.
– «Алып баручы» дигән төшенчә дә юкка чыгу алдында бит әле. Артистлар хәзер концертларын үзләре алып бара. Алып баручы ни дәрәҗәдә кирәк?
– Рус эстрадасында алып баручылар бетте, ә безнекеләр аннан үрнәк ала. Ничек булса да, алып баручы кирәктер дип уйлыйм мин. Ник дисәң, татар халкы театр ярата, театральләштерелгән тамашаны бигрәк тә үз итә. Алып бара белә икән, җырчы да алып бара ала. Салават та яшьрәк чакта алып бара иде, хәзер ике эшне иярләү авыр, егетләр, дип әйтә. Алып баручы җырны җырга, чыгышны чыгышка ялгаучы гына түгел, ул телне үстерү һәм саклау өчен дә кирәк. Никадәр пафослы яңгыраса да, шулай. Ул фикер белдерә, шул фикеренә тамашачыны инандыра. Элегрәк без профессиональ язучылар әсәрләрен укый идек. Мин Фаил Шәфигуллин, Гамил Авзал, Туфан Миңнуллин әсәрләрен сөйләдем. Рәшит Шамкай: «Ничек өйрәнеп бетерәсең бу монологларны?» – ди торган иде. Шәп әсәр үзеннән-үзе күңелдә кала ул. «Моны ник искә алып утыра соң әле?» – дип аптырама, эстрада артистлары минем өчен тел сагындагыларның алгы сафында. Без бөтен Россия буйлап йөрибез, шунысын да искәртим әле: тамашачы арасында яшьләр дә бик күп хәзер. Шушы концертлар, җырлар ярдәмендә алар телгә якыная.
– Һәр сезонның үз темасы була торган иде. Быел Салават концертыннан нинди үзенчәлек көтәргә?
– Безнең төп тема һәрвакыт милләт язмышы һәм телне саклау булды. Ә үзенчәлеккә килгәндә, гадәттә концертны яңа җырлардан төзиләр. Әйтик, программада 20 җыр бар икән, аның 4–5 е элеккеге, калганы яңа җырлар була. Хәзер Салават киресенчә эшли: программа 4–5 яңа, калганы элекке җырлардан тора. Ул аны «хитлар концерты» дип йөртә, инде менә быел өченчесе. Концертны Алмаз Бәдертдинов дигән егет белән алып барачакбыз. Монда яшьләр һәм өлкәннәр, тәҗрибә һәм тәҗрибәсезлек, соңгы яңалыклар, яңа биналар, яңа театр мәсьәләләрен күтәрәбез.
– Сезон саен тәнкыйть сүзләрен дә ишетмичә калмыйсыздыр. Әйдәгез, үзегезгә кагылган иң кызыгын искә төшерик әле. Гомумән, тәнкыйтьне ничек кичерәсез?
– Тәнкыйтьнең мәгънәсезе дә, киңәш итеп әйтелгән файдалысы да була. Соңгысына колак саласың, әмма барыбер үзеңчә эшлисең инде. Кайчак шундый шәп фикер килеп ирешә, аны файдаланмый һич кенә дә мөмкин булмый. Ә начар сүз истә тормый минем, гадәтем шундый. Мәзәгрәкләре истә кала. Мәрхүмә шагыйрә Нәҗибә Сафина сәхнә артына кергән бер елны. «Ядкәәәр», – ди. Мәйтәм, хәзер бетереп ата инде бу. Әйтсә, турыдан яра, боргаланып тормый, бик коры, әмма гадел иде ул. Коридордан бара-барышка: «Бу концерт түгел!» – дип кычкыра үзе. Бетте, хәзер тиз генә котылырмын димә, тетмәне тетәчәк, дип уйлыйм эчтән генә. «Бу концерт түгел, бу – митинг!» – ди һәм кочаклап ала. Истә Нәҗибә апа, һаман истә...
– Ә эстраданы тәнкыйтьләүгә ничек карыйсыз? Эстрада – бизнес өлкәсе бит инде ул, аны тәнкыйтьләсәң ни, тәнкыйтьләмәсәң ни...
– Фикерне кайда да ишетергә тиешләр дип уйлыйм мин. Аннан соң, бизнес өлкәсе булса да, безнең эстрадада теләсә нәрсә кыланалар дип әйтеп булмый. Халык үзе барометр бит, чыгырыңнан чыгасың икән, ул сиңа арты белән борыла да куя. Әдәп бар, намус бар бит әле. Дөрес, узган гасырның туксанынчы елларында туарылып алу булды, хәзер инде матур итеп, зәвыклы итеп эшләргә тырышулары күренә. Сәхнәдә теләсә нәрсә кылану тәҗрибәсезлек һәм наданлыктан килә.
Теләсә нәрсә сөйләү, теләсә нәрсә куллану ул бер вакыт кына эшли, сәхнәдә каласың килә икән, тавышыңны да, белемеңне дә ныгытырга туры килә. Башка юл юк.
– Мәгарифтәге соңгы үзгәрешләр турында да сорамыйча булдыра алмыйм: алда безне ни көтә?
– Бик хафага калып күзәтәм соңгы яңалыкларны. Совет заманында да мондый хәл булмаган юкса. Без – татарча укып, тормышта үз урыныбызны тапкан кешеләр. Хәзер инде авылда да русча укыйлар – шуңа шаккатам. Ләкин өметсезлеккә бирелергә ярамый.
Галимнәр дә, дөньяның бетүе депрессиядән булырга мөмкин, ди бит. Безгә бетәргә, димәк, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Һәрберебез татарча мохит тудыруга үзеннән өлеш кертсә, өмет ныгыячак.
Без Салават яшьләр үзәгендә эшлибез, районнарга йөреп, яшьләр белән очрашабыз. Мәктәпләрдә, гимназияләрдә татарча чыгыш ясыйбыз. Төрлесе бар, билгеле: кайберләрендә бөтен мәктәбендә татарча чыгыш ясыйбыз, кайсыларында берәр сыйныфта гына. Ничек тә милли мохит булдырырга тырышырга кирәк. Менә минем русчам шул кадәр генә. Чөнки институтта укыганда һәм армиядә хезмәт иткәндә генә русча аралаштым, калган вакытта татар мохитендә яшәдем. Гаиләдән башлап, милли мохитне бетермәскә иде. Бу хакта концертта да сөйләшербез әле, килегез, яме.
Блиц-сораштыру
– Соңгы укыган китабыгыз?
– Укыган китапларны кабат-кабат кулга ала торган чакка җиттек. Сорауга җавап эзләп тә, күңел тынычлыгы юллап та. Бүген өстәлемдә Туфан Миңнуллинның «Утырып уйлар уйладым» дигән китабы янәдән ачылган.
– Хәзерге мизгелдә күңелегезгә килгән җыр нинди?
– «Уфтанма». Уфтанып яшәмик.
– Иң зур теләгегезне әйтегез әле.
– Җырдагыча: гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле.
– Иң әйбәт ял кайда?
– Иң әйбәт ял – өйдә. Үз йортым белән яшим, рәхәт.
– Тамашачыга әйтер сүзегез.
– Концерт-спектакльләргә йөрегез, рухи яктан бай кешенең тормышы да бай була. Телефонга вакытны әрәм итмәскә тырышыгыз. Концертта да әйтәм инде: без яшь чакта вакытны ала торган ике нәрсә бар иде: аның берсе –телевизор, икенчесе – көнбагыш. Тишек оекбашыңны күрсәләр, нәрсә сезнең телевизорыгыз бармыни, дип сорыйлар иде. Хәзер исә телефон вакыт карагына әйләнде.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез