Театр дөньясында тарихи вакыйга: Камал театрының яңа бинасы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Ачылыш көнне Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан бинада тәүге рәсми чара – Татарстан Мәдәният министрлыгының узган елгы эшенә һәм 2025 ел бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Тагын бераз көтәсе
Театрның яңа бинасы тантаналы төстә ачылса да, әлегә кадәр анда эшләр тәмамланмаган. Төгәлрәк әйтсәк, театрның әле тулысынча күченеп бетәсе бар. Журналистлар өчен оештырылган экскурсиядә театр ишекләренең мартта ачыласын хәбәр иттеләр. Әмма анда да экскурсияләр, күргәзмәләр өчен генә. Яңа бинада тәүге спектакльләрнең кайчан булачагын Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да кистереп кенә әйтмәде. Театр администрациясе исә:«Мөгаен, җәй булыр», – дип кенә чикләнде. Кем әйтмешли, моңа кадәр сабыр иткәнне тагын бераз гына түзәрбез.
Ә әлегә Камал театрын һәм, гомумән, бөтен Россиянең театр дөньясын әлеге тарихи вакыйга белән котлыйк! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бу вакыйганы бөтен илнең уңышы дип атады.
– Шундый катлаулы чорда да шундый матур эшләр башкарабыз, – диде ул театр ачылышында. – Театрның тышкы кыяфәте дә, ул төзелгән урын да дөрес сайланган, минемчә. Башкалабызның иң матур урыннарының берсендә төзелде ул. Әлеге бина рекордлы кыска вакытта төзелеп бетте. Ә иң мөһиме: безнең гасырлар буе тупланган иҗади потенциалыбыз бар. Һәм бу бина да – гади театр гына түгел, шул потенциалны чынга ашырыр өчен зур мөмкинлекләр урыны. Ул – Казанның кыйммәтле ташы. Хәерле сәгатьтә!
Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова да сүзен:«Үземне кыйммәтле зәркән эшләнмә эчендә басып торган кебек хис итәм», – дип башлады.
– Россиянең зур картасында менә шундый уникаль урын барлыкка килүгә чиксез шатмын. Монда тамашачы өчен дә, артистлар өчен дә гаҗәеп шартлар тудырылган. Без исә, киләчәктә яңа театрның тормышы тагын да кызыклырак, мавыктыргычрак булсын өчен, кулдан килгәнне эшләрбез, – диде ул.
Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин исә бу вакыйганы Татарстанның чираттагы уникаль казанышы дип атады.
– Мондый казанышлар Татарстанны һәрвакыт озата бара. Билгеле, республика командасының нәтиҗәле эшчәнлегеннән башка, проект институты, төзүчеләр, Рөстәм Нургалиевич кебек җитәкчеләрдән башка мондый объект барлыкка килә алмас иде, – диде ул.
Камал театрының яңа бинасы – фактларда:
– Яңа театр проектын Мәскәүнең «Ваухаус» бюросы җитәкчелегендәге берләшмә ясады. Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект».
– Яңа бинада дүрт зал бар. Алар – Зур зал (751 урынлы), Көнчыгыш залы (242 урынлы), Камера залы (61 урынлы), Универсаль зал (400 урынлы).
– Театрның Көнчыгыш залы тәңкәләр белән бизәлгән. Алар татар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләре – хәситә, изү, калфак белән илһамланып эшләнгән. Фойеда һәм залның үзендә һәркайсы 40 кило авырлыктагы 2411 тәңкә бар.
– Шушы ук залның сәхнәсе артында пыяла дивар бар. Ул нәкъ менә Кабан күленә чыга. Әлеге пыяла дивар спектакльләрдәге декорациянең бер өлеше була ала.
– Универсаль зал кара тартманы хәтерләтә. Аның мөмкинлекләре чикләнмәгән. Әлеге залда хәтта кино да төшерергә мөмкин.
– Яңа бинада балалар өчен аерым бүлмә тәгаенләнгән. Анда алар белән профессиональ педагоглар эшләячәк. Театр артистларының балалары өчен дә шундый ук бүлмә булдырылган.
Дулкынландыргыч мизгел: театрның яңа бинасына символик ачкычны Камал театрының аксакалы Равил Шәрәфиев труппаның иң яшь артисты ӘсфандиярШәмсуаровка тапшыра.
Алты җиңүгә – «Алтын битлек»
Әлеге театр бинасының идеологиясе һәм идеясе – бар дөньяга ачык булу. Россия театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков сүзләре бу. Әнә шул сүзләргә тугрылык йөзеннән, ул XXXI «Алтын битлек» театраль премияләрен тапшыру тантанасының нәкъ менә Камал театрының яңа бинасында уздырылачагын игълан итте. Тантана июньгә планлаштырылган.
– Татарстан – әлеге премиянең триумфаторы. Узган елда гына да сез алты «Алтын битлек»кә ия булдыгыз. Бөтен театраль Россия Казанга килеп, әлеге гаҗәеп талант асылташын үз күзләре белән күрсә, искиткеч булыр иде, – диде ул.
«Алтын битлек»ләрне тагын бер кат саныйк әле. Ник дигәндә, әлеге җиңүләр – узган елгы мәдәни вакыйгаларның иң әһәмиятлеләреннән.
– «Әкият» курчак театрының Евгений Водолазкин әсәре буенча куелган «Авиатор» спектакле (реж. – Илгиз Зәйниев) өч номинациядә җиңү яулады: «Иң яхшы спектакль. Курчак театры», «Иң яхшы режиссер эше» (Илгиз Зәйниев), «Иң яхшы актер эше» (актер Дилүс Хуҗиәхмәтов).
– Камал театрының Мәхмүт Галәү әсәре буенча куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (реж. – Фәрит Бикчәнтәев) спектакле ике номинациядә җиңде: «Костюмнар буенча рәссамның иң яхшы эше» (Марина Марьянич), «Иң яхшы спектакль. Драма театры».
– Кариевтеатрының Гадел Кутуй әсәре буенча куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакле (реж. – Тимур Кулов) театр премиясе жюриеның махсус бүләгенә лаек дип табылды.
Мәдәни елга йомгак
Татар театрының яңа дәверенә зур адымнар ясалды, ә мәдәниятнең башка тармаклары ни хәлдә? Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә яңгыраган берничә нәтиҗәгә һәм 2025 елга куелган бурычларга тукталыйк.
Әйтик, 2019–2024 елларда «Мәдәният» илкүләм проекты гамәлгә ашырылды. Аның кысасында башкарылган эшләр нәтиҗәсендә, Татарстан мәдәният учакларына йөрүчеләр саны 3,6 тапкыр арткан. 2019 елда бу сан 29 меңгә якын булса, 2024 елда 103 меңнән артып киткән.
– Әлеге проект кысасында өч юнәлештә эш башкарылды: матди-техник базаны ныгыту, цифрлы технологияләр һәм иҗат әһелләре белән эшләү. Шулай итеп, һәр бишенче мәдәният оешмасының матди-техник базасы яңартылды, меңләгән мәдәният хезмәткәре белемен арттырды, – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.
Билгеле, йомгаклау утырышы казанышлар турында гына булмады. Әйтик, ел саен коллегия утырышында яңгырый торган яшькадрлар кытлыгы проблемасы да күтәрелде. Баксаң, Татарстан мәдәният тармагында эшләүчеләрнең нибары 5 проценты гына яше 25кә җитмәгән егет-кызлар икән. 14 проценты – 26–35 яшьлекләр. Гәрчә республикада яшь белгечләрне җәлеп итү өчен программалар булса да.
– Аларга өстәп, мәдәният өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итү максатыннан, 2025 елда «Земский работник культуры» федераль программасы эшли башлаячак. Аның кысасында авыллар, бистәләр, халык саны 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдәге мәдәният учакларында эшли башлаучыларга бер мәртәбә 1 млнсумлык субсидия биреләчәк, – дип игълан итте Ирада Әюпова.
Тагын бер нәтиҗә – кул эше осталарын барлау. Билгеле булганча, быел Казанда Һөнәрчелек үзәге ачарга җыеналар. Әлеге проект турында инде шактыйдан сөйләшәләр. Ирада Әюпова, һөнәрчеләрне барлау максатыннан, җанисәпуздырылуы турында хәбәр итте. Нәтиҗәдә, республикада 415 оста табылган, 11 төр һөнәрчелек теркәлгән.
Билгеле булганча, 2025 ел Татарстанда һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Аның кысасында быел биш һәйкәл ачылачак.
– Фронтовик-шагыйрь Фатыйх Кәрим, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, Россия Герое Дамир Гыйлемханов һәм Советлар Союзы Герое Георгий Мосоловка һәйкәлләр ачылачак, – диде Ирада Әюпова.
Саннан сыйфатка күчү. Мәдәният өлкәсенең киләчәккә билгеләнгән юнәлешен кыскача әнә шулай тасвирларга мөмкин. Хәер, сан теленнән сыйфат теленә күчү турында инде беренче мәртәбә генә сөйләнми. Ләкин хәзер бу җәһәттән контроль көчәячәк.
– 10 ел элек Татарстанның социаль-икътисадый үсеш стратегиясе кабул ителде. Әлеге документның үзәгендә – кеше, кеше капиталын формалаштыру, үстерү һәм моның өчен шартлар тудыру. Бүгенге шартларда без шуңа инандык: кеше капиталының үсеше идеологиядән башка була алмый. Шуңа да соңгы елларда традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту алгы планга чыкты, – дип сөйләде Ирада Әюпова.
Аның сүзләре белән әйтсәк, моңа кадәр мәдәният өлкәсендә санлы нәтиҗәләргә игътибар бирелсә, хәзер теләсә кайсы чараның (шул исәптән, видео-аудио һәм башка төр контентның) сыйфаты һәм аның традицион кыйммәтләргә туры килүе – беренче урында. Һәм бу шарт сүздә генә калмаячак, ә тикшерелә башлаячак.
– Мәдәният оешмалары репертуарга яңа чара кертү яки нәрсәне дә булса репертуардан төшерү, шул исәптән күргәзмәләр һәм башка проектлар оештыру мәсьәләләрен министрлык белән килештерергә тиеш булачак, – дип аңлатты министр.
Ничәле куйдылар?
Ахырдан исә Татарстан мәдәнияте Россия мәдәният министры Ольга Любимова тарафыннан мактау сүзләренә лаек булды. Ул тагын бер кат республика уңышларына тукталды. Әйтик, Татарстан «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында куелган бурычларны 100 процентка үтәгән.
Ольга Любимова Татарстан инфраструктурасының алдынгылардан булуын да искәртте.
– Татарстанда 4 меңгә якын мәдәният һәм сәнгать оешмалары исәпләнә. Ел саен Казанда Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивале, «Нәүрүз» театр фестивале, София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка фестивале һәм башка мөһим чаралар уза. Татарстанның мәдәният әһелләре үзләрен Россия һәм дөнья күләмендә уза торган фестиваль-конкурсларда лаеклы күрсәтә. Болар барысы да – республика җитәкчелегенең төрле яклы ярдәме нәтиҗәсе, – диде министр.
Гадәттә, йомгаклау утырышы Татарстан Рәисенең сүзләре белән төгәлләнәиде. Әмма бу юлы Рөстәм Миңнеханов: «Мондый сүзләрдән соң ниндидер кимчелекләр һәм бурычлар турында сөйләү дөрес булмас», – дип кенә чикләнде.
Чыннан да, бәйрәм рухы ахыргачасаклансын дип микән инде, бу утырышта китек яклар турында артык күп сөйләнелмәде. Булган кимчелекләр сөйләнеп тормый гына хәл ителер, дип ышаныйк...
Татарстан мәдәнияте – саннарда:
23 643 мәдәният хезмәткәре (аларның 17 847 се – районнарда, 5796 кеше – дәүләт мәдәният оешмаларында эшли)
3770 мәдәният оешмасы
15 942 клуб
181 музей
Ел саен:
500 меңләп чара
3,5 мең театраль тамаша
3640 концерт тамашасы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез