Ял иткәндә өч кешелек гаилә суга батып үлгән

13 июньдә Владимир өлкәсенең Петушинск районы Крутово авылы тирәсендә зур фаҗига булган. Өч кешедән торган гаилә – ир белән хатын һәм аларның улы суга батып һәлак булган. Бу хакта “KazanFirst” төбәкнең иминлек министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ирнең мәетен балыкчылар шул ук көнне тапкан. Калган гаилә әгъзаларын берничә көн дәвамында эзләгәннәр. Министрлыкта аныклап үтелгәнчә, коткаручылар хатын-кызның мәетен сишәмбе – 16 июльдә тапканнар.

Төбәкнең Тикшерү комитеты килеп туган хәл буенча тикшерү башлап җибәргән. Берьюлы өч кеше үлеменең барлык сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре