Ямаулы яз. Начар юллардан котылып буламы?

Яз – яз инде, кояш рәхәт... Тик машина йөртүчеләрне генә яз галәмәтләре сөендерми. Көннәр җылытуга, юллардагы чокыр-чакырлар ачылды. Бу арада рульдә йөрүчеләрне иң нык борчыган мәсьәлә әнә шул. Дөрес, юл хезмәтләре дә кул кушырып утырмый. Татарстанда кыштан соң чокырларны ремонтлау эшенә керештеләр. Илдә ике бәланең берсе саналган начар юлларны тәртипкә китереп буламы? Быел кемнәр яңа юллы булачак? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Кыш гаепле

Бу атнада республика күләмендә, шул исәптән, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда чокырларны ремонтлау эшенә керештеләр. Шәле белән Саескан Тавы арасындагы трассадагы эшне журналистларга да күрсәттеләр.

– Быел кыш үзенчәлекле булды, кар да аз яуды. Нәтиҗәдә, юллар тагын да ныграк тузды, – ди «Главтатдортранс» оешмасы директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин. – Статистика мәгълүматларына караганда, быел кыш айларында һава температурасы 47 тапкыр нуль градус аша «плюс»тан – «минус»ка, «минус»тан «плюс»ка күчкән. Шул ук вакытта, мондый һәр күчеш асфальт катламы өчен җимергеч көчкә ия. Мондый вакытта асфальт күзәнәкләренә су тула һәм юл өслеге ярылуга китерә.

Юлларны ямауның да җае бар: иң элек юлдагы чокырның кырыйларын тигезләп кисәләр һәм эчен вак таштан чистарталар. Көрәкле абзыйлардан соң, зур тузан суырткычка охшаган җиһаз таккан эшче чокырны өрдереп, юлдагы «ертык»ны киптерә. Аннары әзер чокырга яңа асфальт салалар. Аны трактор ярдәмендә тигезлисе генә кала. Юлларны кайнар асфальт ярдәмендә ямыйлар. Әлеге технология кипкән юллар өчен яхшы икән. Мондый ямау озаккарак җитә, дип тә ышандырдылар. Чокырларны әнә шулай берсе артыннан берсен ямап баралар. Мәсәлән, киңлеге ярты метрдан артмаган, озынлыгы ике метр чамасы бер чокырны ремонтлау өчен ун минут вакыт җитә.

Кайнар асфальт эш урынына махсус бункерларда килә. Ямау салучылар 150 градуслы катнашма белән эш итә. Асфальтны Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама, Чирмешән һәм Чистай районнарында урнашкан ун заводтан ташыйлар. Республика күләмендә исә барлыгы 35 асфальт-бетон заводы бар. «Кирәге чыкса, аларның барысы да эшкә әзер», – ди юлларны төзекләндерүчеләр.

Чокырларны ремонтлауда 245 техника һәм 535 эшче катнаша. Алар 26,7 мең квадрат метр мәйданда ямау салырга өлгергән инде. Эшнең гомуми күләме – 300 мең квадрат метр. Чокырларны ремонтлау өчен аерым чыгымнар каралмаган. «Әлеге эш юлларны эксплуатацияләү һәм карап тору кысасында алып барыла. Ремонтны май ахырына кадәр төгәлләргә ниятлибез», – ди Зөлфәт Ханмурзин.

«Ышанып та булмый»

Ямау салып кына эш бетми, әлбәттә. 2025 елда Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә 39 миллиард сум акча тотылачак.

– Республикада моңа кадәр зур юллар төзегәндә төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге күп кенә юлларны туздырдык. Дөресрәге, йөк машиналары аларга шактый зыян китерде. Бер-ике ел эчендә шул юлларның барысын да рәткә китереп бетерергә кирәк. Бу – бик күләмле эш, – диде очрашуларның берсендә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Аерым алганда, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында быел Казан агломерациясендә 21 чакрымнан артык автомобиль юлы капиталь төзекләндереләчәк. Аерым алганда, башкалада Әмирхан Еники урамын (Вишневский урамыннан алып Товарищеская урамына кадәр) рәткә китерәчәкләр.

«Шулай ук, Югары Ослан районындагы «Казан–Ульяновск»–Соболевский–Чулпан автомобиль юлында капиталь төзекләндерү эшләре башкару каралган. Биектау районында Алан Бәксәр–Ислейтар урманчылыгы автомобиль юлы участогы яңартылачак. Казан агломерациясенә кергән  Лаеш районында Урта Девятово–Татар Янтыгы автомобиль юлында ремонт эшләре дәвам иттереләчәк», – диелә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Юл салучыларны Биектау районының Алан Бәксәр җирлегенә кергән авылларда түземсезлек белән көтәләр.

– Ремонт безнең җирлеккә кергән ике авылга һәм Казаклар җирлегенә кергән ике авылга бара торган юлга кагыла. Анда вак таш җәелгән иде инде. Әмма урман эче булганлыктан, сазлыклырак җир ул. Шуңа күрә юл тузып бетте. Язын-көзен яңгырлар яуганда, аннан үтеп йөрү бик кыенлашты. Ул юлдан балалар да мәктәпкә йөри, автобус Гәр һәм Ислейтар лесхозы (Наратлык) авылыннан укучыларны Алан-Бәксәргә алып килә. Юл начар булгач, моңа кадәр мәктәп автобусын йөртмәгәннәр иде. Тик әти-әниләр бик нык сорагач, бу уку елыннан ул йөри башлады. Безнең мәктәптә интернат та бар үзе. Тик әти-әниләрнең балаларны анда калдырасы килми. Моңа кадәр үзләре көн дә китереп, алып китеп йөрделәр. Бик кирәкле юл бу безгә. Гәр авылына кадәр 13 чакрым барырга кирәк. Быел юлның бер өлеше ремонтланачагын ишетеп, бик куандык. Бу мәсьәлә буенча күп тапкырлар Дәүләт Советы депутатларына да мөрәҗәгать иткән идек инде. Быел була гына күрсен. Ышанып та бетә алмыйбыз әле. Бөтен чыганакларда программага кергән дип язылгач, бик тә көтәбез, – ди Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина.

Аның әйтүенчә, юллы авылларның киләчәге бар. «Безнең җирлеккә биш авыл керә, 600 тирәсе кеше яши. Теркәлмичә яшәүче «дачник»лар да күп. Урман, елгалар якын, авылларыбыз бик матур урында урнашкан. Казаннан да ерак түгел. Бездә тумаган, бездә үсмәгән кешеләр, җир алып, иске йортларны төзекләндереп кайтып урнаша. Юл гына булсын», – ди җирлек башлыгы.

Чокырга – ГОСТ

Тик менә иртәгә юл салучылар килгәнче, бүген чокырга эләгеп, тәгәрмәчсез калган машина йөртүчеләргә нишләргә?

Автоюрист Денис Егоров сүзләренә караганда, эштән чыккан тәгәрмәч өчен акчаны суд аша кайтарырга туры киләчәк.

– Чокырларның үз ГОСТы бар. Аның нигезендә,  чокыр озынлыгы – 15 см, киңлеге – 60 см, тирәнлеге 5 сантиметрдан артмаска тиеш. Әлеге күрсәткечләрнең берсе артып киткән икән, зыян күрүче компенсация алырга хокуклы. Моның өчен ГАИ хезмәткәрләрен чакыртырга, чокырны үлчәргә, фото һәм видеога төшерергә кирәк. Тәгәрмәчләрне ремонтлауга киткән чыгымнарның чекларын да саклагыз. Әлеге документлар судка мөрәҗәгать итү өчен кирәк булачак. Бу эшне автоюристларга ышанып тапшырсагыз яхшырак. Дөрес, бу – өстәмә чыгым дигән сүз. Акчаны кайтару өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Чөнки машина йөртүче буларак, сез гадәттән тыш хәлне булдырмый калырга тиеш. Шул ук чокырны, мәсәлән, читләтеп узарга яки аның каршында туктап калырга мөмкин иде бит. Суд еллар буена сузылырга мөмкин.

Сан

Ел башыннан бирле «Халык контроле»нә, начар юллардан зарланып, 6 меңгә якын шикаять килгән.

Белеп торыгыз!

Агымдагы елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан территориясендәге төбәк әһәмиятендәге юлларда авырлыгы бер күчәренә 6 тоннадан артып киткән йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Автомобиль юлларын җимерелүдән саклау өчен эшләнә бу. Вакытлыча чикләүгә бәйле искәрмәләр дә бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор юллар дороги

Көн хәбәре