• Фото: Эльвира ВӘЛИЕВА

Яңа бәрәңге ашап карадыгызмы?

Ландыш Нигъмәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты:

– Җәен Балтач районындагы йортыбызга кайтабыз. Әти-әни белән балалар җәй буе шунда тора. Рәхәтләнеп бөтенебез бергә җыелып, күңелле итеп яшибез. Быел бәрәңгене июнь башында гына утырттык. Шөкер, бик тиз өлгергән. Бәрәңгене бик яратам. Гел пешереп торам. Узган ел 1 капчык утыртып, 18 не казып алган идек. Быел тагын да күбрәк булыр кебек. Бакчада бар яшелчәләр дә яхшы үсте. Помидор, кыяр, суган, кишерләрне сатып алганыбыз юк. Елдагыча чебиләр алып үстердек. Быел 80 не алдык. Үстереп урнаштырып та куйдык инде.

Лилия Кыямова, укытучы (Теләче):

– Әтием Рәис белән әнием Әлфия бакча эшен бик ярата. Мичуриннар дип йөртәбез аларны. Без – аларга булышып кына йөрүче. Бакчабызда ни генә юк! Быел ташкабак бик уңды. Кәбестәсе дә шәп. Бәрәңгене безнекеләр 12 апрель көнне утырткан иде. Шундый яхшы сорт ул. Чәчәге шәмәхә төстә, бик матур. Шул бәрәңге шаулап үсте. Инде әллә кайчан ашый башладык. Сарымсак белән суганны да җыеп алдык инде. Әни суган түтәле урынына тагын бәрәңге утыртып куя. Анысын октябрь аенда казып алалар.

Зөһрә Насыйбуллина, почта хезмәткәре (Кукмара):

–  Без бик соң утырттык. Бакчаны сукалатып кына куйган идек, ишеп яңгыр явып китте. Шулай итеп, җир катты. Ул бакчаның кипкәнен, кабат трактор кергәнен көтеп, июнь башы җитте. Сабан туенда бәрәңге утырттык. Гомер-гомергә июньдә бәрәңге утырткан  кешеләр инде без. Өлгерми калмас әле. Әле авыз итеп карамаган.

 Алсу Данилова, пенсионер (Чүпрәле):

– Безнең якта җир иртә өлгерә. Апрельнең 20 сендә бәрәңге чәчкән идек. Кышка саклый торган сорт ул. Сары эчле ак бәрәңге. Рәхәтләнеп ашыйбыз инде. Аның тәмлелеге! Уалып тора. Былтыр май аенда утырттык. Тишелеп чыга дигәндә, кар явып китте. Инде уңышы булмас дигән идек тә, шөкер, шулкадәр яхшы үсте. Салкын да куркытмый икән, диюем. Быел бар да ишелеп уңды. Сөенеп кенә җыярлык. Авылда эш бик күп. Үстергәнне эшкәртәсе дә бар. Әнә шуңа бер дә тик тормыйбыз. Инде шул әзерләгән ризыкларны исән-сау, күңел тынычлыгы белән ашарга язсын.

Фәүзия Кашапова, иминият хезмәткәре (Мамадыш):

– Бәрәңгене 1 майда утырттык. Элек бакчабыз бик зур иде. Быел бераз киметтек. Әле тагын да киметсәк була икән дибез. Бакчаның  буш өлешләренә сарымсак утыртабыз. Иң җайлы яшелчә шул икән. Беркат тишелеп чыга да үзе үсә. Суган да шаккатырды. Бәрәңгенең үзебезнең элек-электән килгән сортын утыртабыз. Сары бәрәңге бик уалма була. Кызылын кышка сакларга әйбәт. Менә бер атна элек, уңыш ничек икән дип, бер төптән бәрәңге алып карадык. Шулкадәр әйбәт булды. Сигез бәрәңге чыкты. Арада иң эресен үлчәп тә карадык: 800 грамм чыкты. Помидорларның да 1 килога җиткәннәре бар.

Равил Нигъмәтҗанов, йөртүче (Лаеш):

– Казан читендә генә яшәгәч, бакчабыз зур түгел. Без анда үзебезгә көзгә кадәр җитәрлек итеп кенә бәрәңге утыртабыз. Авылдагы бакчада кышка дип үстерәбез. Быел 1 июльдә яңа бәрәңге ашый башладык. Үзеңнекенә җитми инде! Базарда нәрсә сибеп, ни белән агулап үстергән икәнен белмисең бит. Бәрәңгедән дә тәмле ризык юк. Аны әллә ничә төрле итеп пешереп тә була. Тикмәгә генә икенче икмәк димәгәннәр инде. Хәер, быел бакчадагы бар уңыш сөендерә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА сораштырды

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре