Шуңа күрә хәзер, стрессның иң кызган чагында, игътибарны яхшыга юнәлтергә ярдәм итә торган гади практика кулланырга мөмкин. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналына сылтама белән «Интертат» яза.
Игътибарны «барып чыкмаган, эшләп бетерелмәгән» эшләрдән «килеп чыккан, эшләнгән, булдырган» эшләргә юнәлтегез.
Моның файдасы нәрсәдә?
- Бу – баш миенең курку һәм стресска реакция өчен җавап бирүче үзәге – амигдаланың активлыгын киметә һәм борчылучанлыкны бетерә;
- Бу – «яхшы кәеф гормоннары» – дофамин һәм серотонинны активлаштыра, канәгатьлек һәм тынычлык хисе уята;
- Бу – баш миенең үз-үзеңне контрольдә тоту, карарлар кабул итү һәм позитив фикерләү өчен җавап бирүче префронталь кабыгындагы нейрон бәйләнешләрне ныгыта һәм тискәре уйларга бирелмәскә ярдәм итә.
Фәнни тикшеренүләр барышында ачыкланганча, баш мие эшчәнлегендәге мондый үзгәрешләр уңай нәтиҗәләргә китерә. Кичке борчылулары кимү сәбәпле, кеше яхшырак йоклый башлый. Моннан тыш, кешенең депрессиягә бирешүчәнлеге кими.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез