Татарстанда 31 нче декабрьдән 1 нче гыйнвар төнендә 66 бала туган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
2025 елда беренче бала Казанның М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә 00 сәгать 05 минутта дөньяга килә. Яңа туган малайның авырлыгы 3480 грамм тәшкил иткән, үсеш - 54 сантиметр, Апгар шкаласы буенча бәяләү - 8 балл. Табиблар яңа туган сабыйның сәламәтлеген яхшы дип бәяли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез