Газетага язылу

Яңа елдан Казанда автобуста йөрү бәясе 46 сумга җитәчәк

2026 елдан Казанда җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе 46 сумга кадәр артачак.

100 тапкырга исәпләнгән юл йөрү картасы белән түләгән очракта – 36 сум. Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитетының бу хактагы карары республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Бүген Татарстан башкаласында автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү бәясе – 43 сум. Шулай итеп, юл йөрү бәясе өч сумга кыйммәтләнәчәк.

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Казан метрополитенында йөрү бәясе шулай ук яңа елдан 46 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре