Газетага язылу

Яңа сулыш: Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» китабы тәкъдим ителде

Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» дип исемләнгән беренче китабын укучыларга тәкъдим итте.

Яңа сулыш: Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» китабы тәкъдим ителде
Фото: Татар-информ

«Уй + Гамәл = Язмыш» китабын тәкъдим итү чарасына авторның иҗатташлары,  хезмәттәшләре, дус-туганнары һәм китап геройлары җыелды. Татар телендә дөнья күргән нон-фикшн жанрындагы әлеге китап «Үз юлым» сериясендә беренчесе булды. Киләчәктә бу серия  төрле авторларның башка темага язылган китаплары белән тулыланачак. 

 

Китапның язылу тарихы кызыклы: Алсу Исмәгыйлевага ялда вакытта Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Рөстәм Галиуллин китап язарга тәкъдим итә. Шулай итеп, һич уйламаганда туган уй китапка салына һәм, ике ай дигәндә язылып, 5 мең данә булып басылып та чыга. 

 

 

Китапта уй һәм гамәл сөрешен башка якка юнәлтеп, тормышларын үзгәрткән 19 хатын-кызның язмышы сурәтләнә. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән 16 китап герое тамашачы арасында утыра иде.

– Геройларыбызның географиясе дә бик киң: араларында Татарстанның төрле төбәкләреннән, күрше Башкортстаннан, Киров һәм Пермь өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Алар бүген безнең янда була алмасалар да, күңелләре безнең белән, – диде Алсу Исмәгыйлева.

Калыпка сыйдырып булмый

Китапны тәкъдим итү кичәсенә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та килгән иде.  

Алсуга мин еш кына син «бешеная» дим, моны яхшы мәгънәдә әйтәм. Ул тынгысыз, туктаусыз, анда шулкадәр күп энергия. Мин аны җитәкче буларак аңлыйм. Аны бер генә калыпка сыйдырып булмый, – диде ул. – Алсу Исмәгыйлеваның журналистикадан язучылыкка адымы бик дөрес һәм табигый, анда тәҗрибә дә, белем дә җитәрлек. Әлеге китап – бүгенге тормышның үзәгендә торган хатын-кызларыбыз өчен зур бүләк. Ул меңләгән ханымга өмет, дәрт һәм хыялларына омтылырга көч бирер дип ышанам.

Ирләр өчен сабак

Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин китапның ир-атлар өчен дә сабак булуын әйтеп үтте.

– Мин аның нәрсә турында язачагын үзем дә белми идем, шуңа күрә беренче мәртәбә, ни язган икән дип, кызыксынып укыдым. Икенчесендә ир-ат буларак укыдым. Чөнки хатын-кызның иң якын дусты һәм зур дошманы бар: ул – без бит инде – ир-атлар. Бу хатын-кызлар өчен язылган китап булса да, мин аны ир-атлар өчен дә дәреслек дип кабул иттем. Өченчесендә нәшрият хезмәткәре буларак, укучыга яхшы китап тәкъдим итәбез, дип укыдым. Безнең татарда: «Чирен яшергән үлгән», – дип әйтәләр бит, ә бу китап бөтенләй башка юнәлешкә алып чыга. Чөнки монда уртага салып сөйләшү һәм аны хәл итү юлларын эзләү бар, бу – безнең милләт өчен яңалык, – диде нәшрият җитәкчесе.

Шөкер итик

 «Уй + Гамәл = Язмыш» китабының редакторы Рәмзия Шакирова геройларның язмышы белән танышу үзенә ничек тәэсир итүе турында сөйләде. Китапның кулъязмасы аңа ел ахырында – эш тыгызлыктан кылны кырыкка ярырдай, күңел төшенкелеге биләп алган вакытта килеп ирешә. Сөмбел тарихы аны «шөкер» дияргә мәҗбүр итә.

– Алсуга шундый матур китапны хатын-кызларыбызга бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерәм. Бәхетле булу үзебездән тора, ә мондый китаплар шул бәхеткә юлны күрсәтә, – диде ул.

Канатландыргыч йомгак

Тәкъдим итү кичәсе авторның канатландыргыч лекциясе белән тәмамланды. Анысы – вакыт турында.

– Белмим, кем, кайчан, кайсы мизгелдә, кайсы гасырда «вакыт» төшенчәсе белән фикерләүне керткәндер... Ләкин нишләптер без аны бик зур дәрәҗәгә санап, иң беренче итеп вакытны уйлыйбыз. Уй-идея килә, без «вакыт юк, вакыт җиткерә алмыйм, миннән булмый, чөнки минем вакытым юк» дибез. Әмма бөтен кешегә дә 24 сәгать бирелгән бит. Моңа кадәр «чөнки мин планлаштырам, минем дисциплина, минем тайм-менеджмент буенча эшлим» дия идем, ләкин болар бөтенесе дә ялган! Мин дисциплина белән дә яшәмим, планлаштырмыйм да, алай яши башласам, әллә кайчан энергиясез калып, егылыр идем. Хатын-кызга «вакыт» төшенчәсе белән түгел, «ният» төшенчәсе белән уйлап карарга тәкъдим итәм. Нинди дә булса идея туса да, һәрвакыт әле безгә килмәгән вакыт белән исәпләшә башлыйбыз. Ул вакыт әле безгә килмәгән, аны Аллаһы Тәгалә безгә бирмәгән, без инде аны бүлеп, хәл итеп, «шулай итәргә кирәк, юк, болай булмый» дип әйтеп куябыз. Миңа калса, бу – Аллаһы Тәгаләгә карата бик зур тәкәбберлек. Без ният белән эшли башласак, күп эш үзеннән-үзе дә эшләнә, күп эшкә өлгерә дә башлыйбыз. Күптән ниятләп яшим икән, тормышка карашым да һәр эшемдә чагыла, шуңа күрә мин өлгерәм. Еш кына миңа, шуның кадәр генә түләгәнгә шуның кадәр эш эшләргә тиеш, дигәнне ишетергә туры килә. «Ни өчен бу кеше гомерен заяга уздыра икән?» дигән сорау туа. «Нишләп бу монда вакытын уздырып йөри икән?» – дип уйлап куям. Әгәр дә без эшебезне намуслы эшләсәк, хезмәт кодексы белән, эш сәгатьләре белән түгел, ә ниятебез белән уйлый башласак, ул шәхси үсеш тә була. Ул кешеләргә файда да була. Иң кызыгы: менә шул вакытта вакыт та җитә башлый.

Иң зур байлык ул – безнең вакытыбыз. Безнең нишләптер социаль челтәрләрдә озаклап утырырга, сериаллар карарга, гайбәт сатып чәй эчәргә вакытыбыз бар, ә үзебезнең тормышны үзгәртергә вакытыбыз җитми. Шушы китаптагы дөрес сорауларга җавап биреп, вакытыгызга бәрәкәт итеп караганнан соң бәлки фикерләрегез үзгәрер. Минем максат бераз булса да күңелегезгә шушы уйларны сеңдерү иде, – дип сүзен йомгаклады Алсу Исмәгыйлева.

Фотода: китап геройлары 

Елмайта да, елата да торган гадәти булмаган китап кичәсе күңелдә бер рәхәтлек калдырды. Ә «Уй + Гамәл = Язмыш» формуласын кулына төшерүчеләр аны үзләренчә чишә башлагандыр, мөгаен...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре