Яңа уку елыннан ниләр көтәргә?

Бердәм расписание кертәләр, өй эшен чамалап бирәләр, тәртип өчен билге куя башлыйлар, тарих дәресләрен яңарталар, җәмгыять белеме азая. Быел яңа уку елында мәктәпләрдә әнә шундый үзгәрешләр көтелә. Укытучыларның эшен дә киметергә җыеналар. «ВТ» журналисты яңа уку елында кертеләчәк яңалыкларга ачыклык кертте һәм мөгаллимнәрнең фикерен белеште.

Бердәм расписание

Яңа уку елыннан мәктәпләргә бердәм расписание кертмәкчеләр. Россия Мәгърифәт министрлыгы белдергәнчә, бердәм расписание дәресләрнең озынлыгын, һәр укытучы өчен билгеләнгән сәгатьләр нормасын, һәр сыйныф өчен дәресләр исемлеген җайга салачак. Мондый расписание кертүнең төп максаты – дәресләрне тигез бүлү, укучыларның эшен киметү. Ләкин бу барлык мәктәпләрдә дә дәресләр бер үк төрле, берсе артыннан икенчесе барырга тиеш дигән сүз түгел. Мәктәпләр бердәм федераль таләпләр кысасында расписаниене үз шартларына яраклаштыра алачак.

Безнең тарих

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә «Безнең төбәк тарихы» дәресләре кертелә. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә республиканың 5–7 сыйныфлары өчен дәреслек эшли торган 32 төбәк исемлегенә керүен әйтте. «Татарстан Фәннәр академиясе, КФУ галимнәренең укыту-методик комплексы иң яхшыларның берсе дип танылды. Дәреслекләр федераль исемлеккә кертү өчен экспертизага җибәрелде», – диде ул.

Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдиновның да фикерен белештек.

– Дәреслек иң әһәмиятле барлык вакыйгаларны үз эченә алды. Татарлар тарихына бәйле барлык чорлар да кертелде. Борынгы төрки чор да, Болгар чоры, Алтын Урда, Казан ханлыгы, ТАССР оешу, Бөек Ватан сугышы һ.б.лар, – диде белгеч.

Дәреслекнең электрон форматы да әзер. Анысы замана укучысына тагын да кызыграк булыр. Аудио, видео өлешләре дә, тестлар да бар. QR-кодлар да күп. Татарстанда булган барлык музейларга сылтама да куелган.

Өй эше тәртибе

Моңа кадәр әти-әниләрдән, өй эшләре күп, дигән зарларны еш ишеттек. Соңгы вакытта Дәүләт Думасы депутатлары да әлеге мәсьәләне күтәргән иде. Өй эшләрен бетерергә кирәк, укучылар аны барыбер интернеттан күчерә, дигән фикерләр дә еш ишетелә. Россия Мәгърифәт министрлыгы башлангыч сыйныфлар өчен өй эшен әзерләү буенча яңа нормаларны раслады. Яңалык быел 1 сентябрьдән гамәлгә кертелә. Шулай итеп, 1 нче сыйныф укучыларына – 1, 2–3 нче сыйныфларга – 1, 5, 4 нче сыйныфта укучыларга 2 сәгатьлек өй эше бирәләр. Мәгърифәт министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, яңа уку елыннан фәннәр буенча бердәм план, контроль һәм тикшерү эшләре нормасы (дәресләрнең гомуми санының 10 процентыннан артмаска тиеш) да кертелә. Мәктәпләр барлык фәннәр буенча һәр сыйныф өчен өй эшләре күләмен тикшереп торырга тиеш булачак.

– Өй эше буенча бердәм норма кертүне хуплыйм. Кайбер фәннәрдән күп, ә кайберсеннән бик аз бирелә чөнки. Бөтенесеннән дә тигез күләмдә булырга тиеш дип саныйм. Укучы кайбер фәннән өй эшен эшләргә җитешә, кайберсеннән юк. Мисал китерәм. Математикадан 70 мисал бирелгән, ди. Моны эшләмәсәң, укытучы ачулана. Химиядән 2 мәсьәлә, 1–4 терминны ятларга ди. Әлбәттә, укучы теге 70 мисалны эшләп килә. Химиягә вакыты калмый яки яртылаш кына башкара. Бөтен фәннән дә норма тигез булса, укучы өй эшен эшләргә җитешәчәк, – ди Балтач районындагы Салавыч лицееның биология укытучысы Резеда Бәдгиева. – Моңарчы өй эшен федераль белем бирү стандартлары буенча баланың үзләштерү сәләтенә карап бирә идек. Мин гадәттә, иҗади, логик фикерләүгә биремнәр, текст белән эш, өй шартларында лаборатор эшләр бирергә тырышам.

Кыскару-кыскармау турында

Моңа кадәр җәмгыять белеме дөресе 6–11 нче сыйныфларда укытылса, хәзер 9, 10 һәм 11 дә генә кала. Дәресләр саны ике сәгатьтән артмый. Профиль сыйныфларда ул 4 сәгать булачак.

– Җәмгыять теле дәресләрен кыскартуны Татарстан Дәүләт Советында узган парламент дәресләрендә дә күтәргән идем. Моны Россия Мәгърифәт министрлыгының иң начар карары дип саныйм. Әлеге фән тормышның барлык өлкәләрен үз эченә ала. Без анда бөтен нәрсәне өйрәнәбез. Икътисад, хокук, законнар, социаль өлкә... Тарихка да бәйле ул. Балаларның күзаллавын киңәйтә торган фән бит ул, – дип борчыла Әлмәттәге «Адымнар» мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Гатауллина.

Әти-әниләр арасында, чит телләр кыскартылачак, дигән сүзләр дә йөри. Мәгърифәт министрлыгында да чынлап та 5–7 сыйныфларда чит телләрне кыскарту турында сүз булган. Әлегә ул проектта гына кала. Яңа нормалар кабул ителгән очракта, киләсе елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.

Тәртипкә – билге

1 сентябрьдән Новгород, Ярославль, Тула, Ленинград өлкәсе, ЛНР һәм Мордовия укучыларының тәртибенә билге куя башлаячаклар. Программада 84 белем бирү оешмасы катнаша. Яңалык бары 1–8 нче сыйныф укучыларына гына кагыла. Югары сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерләнәсе бар. Шуңа күрә аларны борчымаячаклар. Киләчәктә проект барлык мәктәпләрдә дә тормышка ашырылачак.

Татарстанда өйдә белем алучыларның саны арткан. Узган уку елында әлеге уку төрен сайлаучылар 2329 га җиткән. Алар бигрәк тә башлангыч сыйныфта күп – 1120.

Сез әзерме?

Укырга укучыларыгыз, укытырга укытучыларыгыз бармы? Мәктәпләрегездә нинди проектлар тормышка ашырыла? Узган уку елын ничек тәмамладыгыз, ә яңа уку елында ниләр көтәсез?

Вадим Никитин, Мамадыш районы башлыгы:

– Авыл хуҗалыгы районы без. Авылны, мәктәпләрне сакларга тырышабыз. Быел районга 12 яшь укытучы эшкә кайтты. Яңа кадрларны җәлеп иткәндә, яшәү шартларын кайгыртырга тырышабыз. Быелдан башлап, авыл җиренә кайткан төрле өлкәләрдәге белгечләргә, яңа йорт төзегәндә, 1,5 миллион сум субсидия бирәбез. Авылдагы буш торган йортларны сатып алучыларга 750 мең сум каралган. Районыбыз булдырган мондый чара авыл мәктәпләренә укытучыларны кызыксындырырга ярдәм итә. Безгә математика, физика укытучылары җитми. Быел районда федераль программа буенча 28 шәхси йорт төзелде, шуларның 14 е укытучыларга бирелде.

Мәктәпләребез яңа уку елына әзер. Укучыларыбызның барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырып, аттестатлар алды. Быел 43 медалистыбыз бар. Районда булдырылган тормыш дәресләре, әхлак дәресләре, сәләтле балалар проектлары укучыларны тормышка әзерләргә ярдәм итә. «Патриотлар үстерәбез» проектын кертеп җибәрдек.

Алсу Рәхмәтуллина, Нурлат районы мәгариф бүлеге башлыгы:

– Безнең 4 укучыбыз 100 балл туплады. 58 егет һәм кыз медальгә лаек булды. Сигез фәннән имтихан нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югарырак. Профильле математика, физика, химия, информатика күрсәткечләрен яхшырттык. Укучылар әлеге фәннәрне күбрәк сайлый башлады. Районда икенче ел инде укучылар саны арта бара. Мәктәпләрне төзекләндерергә, информатика, химия, биология, физика кабинетларын җиһазларга нефтьчеләр булыша. Бу инде яшьләрнең техник вузларга керү күрсәткечен дә арттыра.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре