Яңгырлы һәм коймаклы бәйрәм. Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеннан РЕПОРТАЖ

Унбишенче тапкыр оештырылган Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен быел Киров өлкәсе кабул итте. Көннең яңгырлы һәм суык булуы да бәйрәм ямен киметмәде: Нократ Аланындагы мәйдан 26 мең тирәсе кешене җыйды. Кунакларны бушлай шулпа, пылау һәм коймак белән сыйладылар.   

Үзебезчә

Иртәнге якта шактый холыксызланып алган һава торышы аркасында бәйрәм программасына шактый гына үзгәрешләр кертеләсе иде. Тик, Ходай рәхмәте, Сабан туе башлангач, күк йөзе ачылып китте. Ара-тирә хәтта тансык кояш та чыгып сөендерде. Шуңа күрә көндезгә таба мәйданга шактый халык агылды. Алар чүлмәк тә ватты, йомыркалы кашык кабып та йөгерде, утын да кисте, көянтә-чиләк тотып та чапты, ат чабышы белән көрәшне дә тамаша кылды. Чигүчеләр, тегүчеләр, итек басучылар, кәрзин үрүчеләр, биючеләр, җырлаучылар, сатучылар, чәкчәк һәм коймак пешерүчеләр яныннан да халык өзелмәде. Әйтергә кирәк, милли бәйрәмдә коймак пешерүчеләр аеруча күп иде. Аларга чират та бетмәде.

Сүз уңаеннан, Киров өлкәсендә 36,5 мең кеше яши. Татарлар халык саны буенча икенче урында тора һәм Киров, Нократ Аланы, Сосновка, Малмыж, Красная Поляна һәм Көлмез бистәләрендә яши. 

Истә калачак     

Бәйрәмнең төп өлеше мәйданга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко килеп кергәч башланды. Иң элек алар барлык мәйданчыкларны, ишегалларын карап узды, кунаклар һәм делегатлар белән аралашты. Кайнар мич коймагы, чәкчәк белән сыйлангач, төп мәйдан сәхнәсе янына уздылар.

Ә анда күрсәтелгән тамаша милләтләр дуслыгы бәйрәменә әверелде. Биредә төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре күрсәтелде, хезмәт кешесенә дә дан җырланды. Шулай ук солдат каршы алу йоласын да читләтеп узмадылар.

Рөстәм Миңнеханов Сабан туе хуҗаларына бәйрәм өчен рәхмәт әйтте.

– Бу искиткеч бәйрәмдә катнашу – безнең өчен зур мәртәбә. Бүгенге Сабан туе хуҗалары – безнең яхшы дусларыбыз. Без сезнең кунакчыллыгыгызны тоябыз. Һава торышы бераз гына без уйлаганча булмады, әлбәттә, ләкин Сабан туе бик матур оештырылган. Бу – безнең иң яраткан бәйрәмебез, – диде Татарстан Рәисе.

«Мондый зур вакыйга уздыруны безгә ышанып тапшырганнары өчен Татарстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт». Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов та сүзен «рәхмәт»тән башлады.

– Без – күпмилләтле халык. Руслар, татарлар, башкортлар, мордвалар, марилар, удмуртлар – барыбыз бергә дус-тату яшибез һәм Ватаныбызны яратабыз. Махсус хәрби операция ветераннарын аерым сәламлисе килә. Егетләребезнең барысы да өйләренә җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде. Сабан туе барлык катнашучылар һәм кунакларның хәтерендә калыр дип ышанам.

Сыйлы чират

Ә Сабан туе дәвам итте. Төп мәйданда бәйрәм сәхнәсе, аның каршында бәйге-ярышлар узды. Аннан ерак түгел генә җирле халык көнкүрешен тасвирлаган, шулай ук татар (анысын Кукмара районы әзерләгән иде) һәм башкорт ишегаллары урын алды. Монда кунакларны районның йөзек кашы булган һөнәрчеләре, осталары, сәнгать әһелләре каршы алды. Биредә милли аш-су һәм киемнәр, халыкларның көнкүреше белән танышырга мөмкин иде.

– Мин Купкадан килдем. Безнең авыл элек-электән итек басучылары белән данлыклы. Хәзерге вакытта да мондый осталар күп авылыбызда. Үзем фермер, терлекчелек белән шөгыльләнәм. 60 баш сыерым бар. Шулай ук мәдәният өлкәсендә дә эшлим. Ә итекне 40 ел бастым. Ике ел элек туктасам да, мондый милли бәйрәмнәргә итек, шәлләрне күрсәтергә алып чыгам, – диде Кукмара һөнәрчесе Илһам Гыйльметдинов.

Болардан тыш, этноавыл музее һәм мастер-класслар, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган мәйданнар, сату нокталары урнашкан иде. Билгеле, хәрби тема да читтә калмады. Бигрәк тә игътибарыбыз СВО һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаиләләренә багышланган палаткага төште. Россия хатын-кызлары союзының төбәк бүлеге әгъзасы Наталья Карелина сөйләвенчә, биредә әтиләрнең сугышта һәлак булган һәм бүген дә ил тынычлыгы өчен көрәшүче улларына язган хатлары, һәлак булган солдатларның күмер белән ясалган портретлары, СВО солдатларының хатыннары, балаларының фотосурәтләре һәм хатлары, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында язылган истәлекләр урын алган иде.

Чиратның иң зуры бушлай шулпа, пылау, коймак һәм дучмак белән сыйлый торган почмакта иде. Әлеге сыйларны әзерләгән оешма рәисенең урынбасары Ренат Бикбов сөйләвенчә, 300 литр су сыешлы самавыр алып килгәннәр. Зур казанда исә 12 баш сарык итеннән шулпа әзерләгәннәр.

– 200 литрлы казанга 4 мең порция шулпа сыя. Барысын да бушлай таратабыз. Бик яраталар, чират торып алып бетерәләр. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та без пешергән коймак һәм дучмаклар белән сыйланды. Моннан тыш, кооперацияләр әзерли торган чәкчәк, бавырсак, казылык, лимонад һәм башка ризыкларыбызны сату ноктасы оештырдык, – диде Ренат Бикбов.

Сабан туеның иң кызу ноктасы, гадәттәгечә, көрәшчеләр янында булды. 103 егет бил алышкан көрәш бәйгесенең батырын исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» белән бүләкләделәр. Билгеле, җилкәсенә тәкә дә салдылар. Бу юлы бу исемгә Чаллыдан Эльдар Хәмитов лаек булды. Көрәшче бу көнне алтынчы машинасын отты. Ләкин җиңү җиңел генә бирелмәде, шактый бил алышырга туры килде аңа. Җитмәсә, ике ел элек җитди операция дә кичергән булган икән.

– Мәйданны сагынып чыктым. Чаллыда да җиңүгә өметләнгән идем, тик, кызганыч, насыйп булмады. Менә монда җиңдем. Әйе, авыр булды, тик кайсы гына җиңү җиңел бирелә икән? – диде батыр.

Киләсе елда исә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туен Пенза өлкәсенең Кече Труев авылы кабул итәчәк. Бәйрәмнең күчмә символы – Тулпар атны өлкә губернаторы Олег Мельниченко алып китте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре