"Яп авызыңны, клиент һәрвакыт хаклы": «ВТ» хәбәрчесе курьер булып эшләде

Бу эштә этләнгәнче, курьер булып эшлим мин! Мондый сүзне соңгы арада еш ишетергә туры килә. Бигрәк тә ир-егетләр авызыннан. Имеш, кешегә ярап чиләнәсе, җитәкче алдында җавап тотасы юк – йөрисең иркенләп, үз-үзеңә хуҗа булып. Шулкадәр җиңелмени ул курьер эше? «ВТ» хәбәрчесе моны үзе сынап карады.

Әлеге язма Казан урамында чакрымнар урап эшләнгән акча турында.

Бер айга – 140 мең сум! Иртән яңалыклар карап утырганда, социаль челтәрләрнең берсендә әнә шундый белдерү килеп чыкты. Казанда урнашкан мәгълүм пиццерияләрнең берсе үз машинасында курьер булып эшләгән кешегә әнә шундый кызыктыргыч хезмәт хакы вәгъдә итә. Дөресен әйткәндә, суммасы мондый һөнәргә һәвәс студент халкының гына түгел, инде күптән ике кулына бер эше булган һәм шуңа ияләшкән кешенең дә күңел кылларын чиертерлек. Кыскасы, барып карарга булдым.

Интернетта исем-фамилия һәм бу дөнья йөзләрендә ничә кыш һәм ничә җәй яшәгәнем язылган гади генә анкетаны тутыргач, булачак эш урыныннан үзләре шалтыраттылар. Курьер булып эшләү теләгем барлыгын әйтүгә үк, икенче көнгә очрашуга чакырдылар. Менеджер Екатеринаның теле телгә йокмый инде менә. 5 минутта кайда кайчан, ничек һәм кем белән ни буласын аңлатып та бирде. Даими рәвештә эшләү өчен үзмәшгуль булып теркәлергә кирәк. Табибтан белешмә-фәлән сораучы булмады. Иң кызыксындырганы – акча мәсьәләсе булып чыкты. Гади итеп әйтсәк, барысы да күпме эшләгәнеңнән тора икән. Әйтик, эш урынындагы бер сәгать өчен 80 сум түлиләр. Калганы заказлар санына, җитезлеккә һәм теләккә бәйле. Бер заказ өчен 150 сум вәгъдә итәләр. Берьюлы берничәне алсаң, һәрберсе 120 сум тора. Ай нәтиҗәләре буенча, өстәмә түләү каралган. 300 заказ үтәсәң, 3000 сум өстиләр. Машина белән 1000 чакрымнан артык йөрсәң, һәр чакрымына 2 сум түлиләр. Әле курьерлар арасында аерым ярышлар бар. Шул рәвешле көндәшлекне арттыралар. Көндез бушка тамак ялгап алырга була. Башка пиццерияләрдә сыйланырга уйласаң, ташлама ясыйбыз дип сөендерделәр. Болары – колакка рәхәт яңалыклар. Рәхәт түгелләре дә бар. Әйтик, эшкә соңга калсаң, заказны вакытында илтеп җиткермәсәң, клиент дәгъва белдерсә, теге 140 мең сум турында хыяллана алмыйсың инде.

Хыял тормышка ашарлыкмы? Танышып бетерүгә үк, берәр заказ илтеп бирергә тәкъдим иттеләр. Болай ук булыр дип уйламаган идем! Моны менеджер Екатерина да сизде, ахрысы: башта тәҗрибәле курьер белән урап кайтырга кушты. Нигәдер остазым ир-егет булыр дип уйладым. Шуңа күрә матурлык салонына еш йөрүе күренеп торган Анастасиянең машинасына кереп утыргач, гаҗәпләнү хисе тагын бер биләп алды. «Аптырама, бездә студентлар гына түгел, әллә кемнәр эшли», – диде ул. Анастасиягә 30 яшьләр чамасы, баласын үзе генә тәрбияли. Ире белән аерылышканчы беркайда да эшләмәгән. Курьер хезмәтенә узган ел гына алынган. «Миңа җитә, – диде ул җайлап-көйләп кенә әлеге дә баягы акча турында сорагач. – Атнага биш көн эшлим, артыгы кирәкми дә. Минем кебек даими эшләүчеләр дә бар, килеп-китеп йөрүчеләр дә җитәрлек. Әлбәттә, күбесе егетләр, әмма хатын-кызлар да аз түгел. Акчаның артыгы булмый, вакытлары булганда йөргәлиләр. Укулар башлангач, студентлар килеп кушыла. Чит ил егетләре дә бар. Барыбыз да дус, берсенең дә күбрәк акча алам дип этлек эшләгәннәре юк. Борчылма, тиз ияләшәсең. Тормоз булмасаң, шул җитә. Андыйлар озак тоткарланмый». Яшермим, рульдә хатын-кыз булганда бераз курка торган гадәт бар. Аяк белән тормоз педален эзләгән арада кирәкле адреска килеп тә җиттек. Исәнмесез, кабул итеп алыгыз, тәмле булсын, сау булыгыз – заказ үтәлде. Дөрес, һәрвакыт алай булмаска да мөмкин.

Берничә сәгатьтән Екатерина шалтырата: «Ничек, сезгә ошадымы? Бик күп сорау биргәнсез икән. Димәк, сезгә бу эш кызык. Килегез, көтәбез». Чакыргач, барасы иттем. Шимбә көнне, ниһаять, дүрт сәгатьлек беренче сменама чыктым. Заказлар алай күп түгел, шуңа берәрне генә илтәсе. Анастасия алдан ук кисәтеп куйды: иң катлаулысы юлдагы «бөке»ләр түгел. Андый чакта велосипедлы курьерлар булыша. Ахыр чиктә, пиццерия тирәсендәге районда йөрисең. Иң мәшәкатьлесе – заказ җыю. Халык бик нәзберекләнде, җәмәгать. Таләпләр дә каты. Кайнар белән салкынны янәшә куярга ярамый. Ризык белән чәнечкесен, салфеткасын, башкасын да илтергә кирәк. Каһвә икән – шикәр һәм болгаткыч аласы. Әле ничә төрле диген! Әнә берсе 8 стакан каһвә сораткан. Шуларны тутырып җәфаланган вакытта хатын шалтырата: «Кайчан кайтасың, әниләргә барабыз». Аптыратма әле, мине фәлән урамдагы зәңгәр капкалы йортта зарыгып көтәләр. Егетнең йөргән кызын без эчеп карамаган каһвә белән сыйлыйсы килә, ә син әниләр дисең! Барысын да кайнар килеш, түкми-чәчми илтеп җиткерәсе. Бутасаң, йә тиз арада яңадан алып киләсең, мөмкин икән, үз акчаңа якындагы кибеттән кереп аласың. Әмма каршы әйтәсе түгел! Клиент һәрвакыт хаклы, аның сүзе хезмәт хакына йогынты ясаячак.

Араларында исә төрлесе очрый. Хәтта телгә кереп, легендага әверелгәннәре дә бар икән. Әнә көненә берничә заказ ясаган бер абзый үзен киләчәк кешесе дип атый. Кышын да, җәен дә халат киеп каршы алырга гадәтләнгән бу кеше турында егетләр көлеп искә алса, хатын-кыз курьерлар аның янына сагаеп бара. Халат астында ни булмас! Үзем чыгып киткән беренче заказдагы хатын-кыз да бераз гаҗәпләндерде. Ярый инде, пиццаның тәмлесен, җылысын ашыйсың килгәндер. Тик нигә «Баланың инде ярты сәгать буе салкын кола эчәсе килә», –  дип зарланасың? Фатир ишегеннән чыгып, лифтта өч кат аска төшсәң, кибет шунда гына урнашкан лабаса! Тик яп авызыңны, клиент һәрвакыт хаклы!

Велосипедтагы егетләрне кызганып, хатын ял көнендә курьер булып эшләгән ирләр өчен сөенеп йөргән 4 сәгатьтә нибары 6 заказ эләкте. Һава торышы шәп, шәһәр халкы бакча һәм авыл ягына качкан! Яңгырлы көннәрне көтәргә кирәк.  Машинам 25 чакрым юл узды. Ике көннән 1400 сум акчасын барып алдым. Хыялга барып җитү өчен, 100 тапкыр күбрәк эшләргә кирәк, кыскасы. Ә безнең пиццериядә 140 мең сум алучы бар микән? Андый кешене белүче табылмады. Дөрес, узган айда курьерлар кимеп, заказлар арткан бер мәлдә бер курьерның 120 мең сум алганын әйттеләр. Дөрес, хәзер монда эшләми икән инде. Аның урынына исә яңалары киләчәк! Аларның да иркенләп, үз-үзләренә хуҗа булып йөрисе, җиңел генә акча эшлисе килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре